Туган як

Килделәр, карадылар, тәкъдимнәрен әйттеләр

Түбән Кама аксакаллар шурасыннан бер төркем өлкәннәр - Камил Фатыйхов, Мәснәви Һадиуллин, Суфиян Минһаҗев, Миңнегаян Ягъфәров, Рәшит Шәяхмәтов, Хәмәтхәсән Хәлиуллин һәм Мансур Ганиев НПАТПга барып, аның эше белән таныштылар, предприятиенең генераль директоры Юрий Иванов белән әңгәмә кордылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, кайбер тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аксакаллар шурасыннан шундый "десант төшү"нең сәбәпләре...

Түбән Кама аксакаллар шурасыннан бер төркем өлкәннәр - Камил Фатыйхов, Мәснәви Һадиуллин, Суфиян Минһаҗев, Миңнегаян Ягъфәров, Рәшит Шәяхмәтов, Хәмәтхәсән Хәлиуллин һәм Мансур Ганиев НПАТПга барып, аның эше белән таныштылар, предприятиенең генераль директоры Юрий Иванов белән әңгәмә кордылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, кайбер тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Аксакаллар шурасыннан шундый "десант төшү"нең сәбәпләре нидә соң? Шул хакта соравыма каршы, Камил ага Фатыйхов: "Пассажир автотранспорты -шәһәребездәге иң әһәмиятле тармакларның берсе. Алар хезмәтеннән башка кешеләрнең көнкүрешен күз алдына да китереп булмый. Безнең максат - предприятиенең эшчәнлеген урынга барып карау, аларның эш-мәшәкатьләрен үз күзләребез белән күрү, шуларны халыкка да җиткерү", - диде.
НПАТПның генераль директоры Юрий Иванов, өлкәннәр белән әңгәмәне: "Түбән Камада кешеләргә пассажир автотранспорты хезмәте күрсәтү буенча монополист булдым инде", - дип шаярып башлады. Совет чорында яшәп, социалистик тәрбия алган өлкәннәребез, бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлаганнардыр, белмим. Чынында, ярым шаярып әйтелгән бу сүзләрнең төбендә хаклык бар кебек. Чөнки шәһәр һәм шәһәр яны автобус маршрутларының барысында да, бакчаларга кешеләрне НПАТП автобуслары йөртә. "Нижнекамскефтехим» һәм «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыятьләренең дүрт маршрутында вахта тәртибендә эшчеләр ташу да шушы ук автопредприятие карамагында.
Әле моннан берничә ел элек кенә, НПАТПның икътисадый хәле бик мактанырлык түгел иде. Саный китсәң, аның сәбәпләре шактый инде. Шуларның иң саллылары - автобусларның бик нык искергән булуы, пассажирларны йөрткән өчен җыелган юл хакы чыгымнарны капламау, предприятие территориясендәге гаражларда һәм автобусларга хезмәт күрсәтү биналарында энергия ресурсларының кирәкмәгәнчә күп исраф ителүе һ.б. Әнә шундый шартларда, предприятие җитәкчелегенә икътисадый кризистан чыгу юлларын эзләргә кирәк иде. Соңгы берничә елда бу юнәлештә шактый эш башкарылган. Шулар нәтиҗәсе буларак, хәзер кыенлыклар артта калган инде.
Быел, дәүләт программасына кушылып, газ ягулыгы белән эшли торган 70 яңа автобус кайтарту да предприятиегә бик зур ярдәм булган. Юкса, 2001-2003 елларда ук эшләп чыгарылган 80ләп автобус белән әлләни майтара алмаслар иде. Бүгенге көндә иске техниканы тоту, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау нинди зур чыгымнар сораганын, язып торырга кирәкме икән?! Аның бит шәһәрдәге юллары да әле, болай да тузган техниканы ватып-җимереп бетерү өчен махсус җайланган, диярсең.
Хәзер, яңа автобуслар булгач, яшьләр дә шофер булып эшләү белән кызыксына башлаганнар. Чөнки болар майга-мазутка баткан иске автобуслар түгел инде - газ ягып эшлиләр, чиста. Шофер эшкә чиста кием белән килеп, чиста кием белән кайтып китә. Ул гына түгел, автобус йөртүчеләрнең хезмәт хаклары да күтәрелгән. Былтыр автобус шоферларының хезмәт хаклары айга уртача 19-21 мең сум булса, быел август аенда ул 32 мең сумга җиткән. Бу шәһәрдәге башка предприятиеләрдә эшләүчеләрең хезмәт хаклары белән чагыштырганда шактый алга китеш. Шуның нәтиҗәсе буларак, хәзер шоферлар саны узган елгыдан 12 кешегә күбрәк икән. Узган ел, "электрон проездной"лар кулланыла башлагач, пассажирлардан кергән түләүләрдән дә керем күп булган.
Тагын бер яңалык: предприятиедә шофер булып Таҗикстаннан килгән 25 кеше эшли, ди. Алар - рәсми документлары булган мигрантлар. Хәер, ул башкача була да алмый. Югыйсә, хәзерге вакытта качып килгән кешеләр белән эшләү, җитәкче өчен файда түгел, ә өстәмә камыт кына. Буш торган бинада тулай торак ясап, читтән килгән ул шоферларны шунда урнаштырганнар. Тулай торакта душ бүлмәләре дә, үзенең кухнясы да бар. Очрашуга килгән аксакаллар, тулай торакка кереп, андагы яшәү шартлары белән таныштылар, таҗик шоферлары белән әңгәмә дә кордылар. Аларның яшәү шартларын санэпидстанция дә әледән-әле тикшереп тора икән. Бүлмәләрдәге уңайлыкларны арттыру буенча эш хәзер дә дәвам итә. Яңа бүлмәләр ясап, киңәйтү мөмкинлеге дә бар икән. Таҗиклар хәзер коллективка ияләшеп җиткәннәр. Бер ел эшләү дәверендә, алар гаебе белән юлларда аварияләр булмаган...
Газ ягулыгы белән эшли торган автобуслар кыйммәтрәк икән - берсе 5миллион 800мең сум тора, ди. Дизель ягулыгы белән эшли торган шундый ук автобус 4 миллион 300мең сум тора икән - 1,5 миллион сумга арзанрак. Шуңа да карамастан, автобусларны хөкүмәт программасы буенча алганлыктан, һәр автобуска 2,5 миллион сумны федераль бюджет, ә 1миллион 70 мең сумны Татарстан биргән.
Автобусларны алганда ук, газ заправкасы станциясе төзеп бирү турында "Газпром" белән сөйләшенгән булганнар. Чөнки шәһәребездә андый станция берәү генә (Сүбәләк юлы читендә). 2005 елда җитештерелгән ул станциянең 6 колонкасыннан 3есе генә эшли. НПАТПның бензин белән эшләүче автобусларын заправить итә торган урында буш җир бар. Яңа газ заправкасын шул тирәгә төзүне планлаштыралар. Юлдан да ерак түгел, предприятиенең базасына да якын. Ә хәзергә, яңа газ заправкасы төзелеп беткәнче, күчмә заправка установкасы кайтару турында карар чыгарылган.
Татарстан, Россиядә беренчеләрдән булып, газ ягулыгы белән эшләүче автобуслардан файдалана башлады. Андыйлар әлегә Казанда да юк. Яр Чаллыда газ ягып эшли торган 60лап автобус кайткан, тик аларның яртысы тик тора, ди. Чөнки шәһәрдә күбрәк кече күләмле автобуслар йөри икән. Шулай булгач, Түбән Кама беренче дигән сүз. Инде хәзер үк, чит регионнардан да килеп, НПАТПның эш алымнарын өйрәнә башлаганнар: тәҗрибә уртаклашалар, ремонт мастерскойларының эшен ничек оештырулары турында кызыксыналар. Бу башкача була да алмас иде, чөнки газ белән эшләүче 70 автобус әлегә Россиянең бер төбәнгендәге предприятиедә дә юк.
Заводтан алып кайтып ике көн узгач ук, яңа автобусларны Универсиадага җибәргәннәр. 40 автобус Универсиада кунакларына автотранспорт хезмәте күрсәткән. Баштарак кыен булган, әлбәттә. Яңа автобусларның бөтен үзенчәлекләрен белү өчен шактый тәҗрибә турларга кирәк бит...
Соңгы елларда предприятиенең матди-техник базасын ныгыту буеча да шактый эшләр башкарылган. Әйтик, биналарны җылыту системасына тулысынча реконструкция ясаганнар. Инде менә биш ел НПАТП территориясендә таралып урнашкан һәр бина үзенең газ котельные белән аерым җылытыла. Шуның нәтиҗәсендә, хәзер җылыту өчен түләү 2 мәртәбә азрак. Үзләренең автобуслар юу урынын булдырганнар, канализация системасын үзгәрткәннәр, көнкүреш бүлмәләренә капиталь ремонт ясаганнар, биналарның түбәләрен яңартканнар. Болар барысы да эчке резервтан, үз көчләре белән башкарылган.
НПАТП территориясендә уздырылган гомуми экскурсиядән соң, түгәрәк өстәл артында, күргәннәргә-ишеткәннәргә нәтиҗә ясадылар. Аксакаллар, шәһәр эчендәге һәм бакча маршрутларында халыкка яхшы автотранспорт хезмәте күрсәткәннәре өчен НПАТП җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр. Тәкъдимнәр дә булды. Әйтик, аксакаллар шурасы әгъзалары Суфиян Минһаҗевны һәм Хәмәтхәсән Хәлиуллинны тукталышларда автобусларның йөрү графикларын күрсәткән мәгълүмат булмау бик борчый икән. Икенче мөһим мәсьәлә: пассажирларга тукталышларның исемнәре игълан ителмәү. Бу хәл, бигрәк тә, чит шәһәрләрдән килгән пассажирларга уңайсыз Әгәр электрон система әлегә көйләнелмәгән икән, моны кондукторларга кушып эшләтеп булмасмы, дигән үтенечләрен белдерделәр өлкәннәр.
Аксакалларның әлеге "визит"ы ике якның да үзара аңлашуы шартларында үтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: