Туган як

Хәрби хезмәткә әзерләнәләр

Химия-технология институты студентлары өчен «Яшь сугышчы курсы» узды. Өч көн дәвамында егетләр корал белән эш итәргә, хәрби дисциплиналарга өйрәнде.

Лагерь максаты – студентларны һәм курсантларны хәрби хезмәткә әзерләү. Егетләр автоматларны сүтеп җыярга, шулардан төз атарга өйрәнәләр.Инструкторлар – үзләре дә мондый мәктәпне тәмамлаган студентлар һәм укытучылар. «Әлеге лагерь миңа бик тә ярдәм итте. Мин Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иттем. Спорт буенча медальләргә ия булдым», – ди инструктор Максим Антонов. 
Студентлар әле хезмәт, тактик алымнар, медицина, мина-соперлык әзерлеге дә узарга тиеш. Ялга вакыт юк диярлек. Булачак солдатларны төнлә дә торгызалар.  Яшь сугышчы курсын егетләр үз  теләкләре буенча үтә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: