Туган як

«Кешене сөендерә алу – үзе зур бәхет»

Депутатларның төрлесе була. Кайберсенең исеме сайлау компанияләре вакытында гына ишетелә дә каядыр югала. Кайберләре «әйдә узсын»га сайлаучыларын берәр мәртәбә кабул итәләр дә, вәссаләм. Ә менә сайлаучыларның «наказ»ларын үтәргә тырышып, алар өчен янып-көеп йөрүче депутатлар бармак белән санарлык. Җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы ВӘЛИЕВ - шундыйларның берсе. Әле...

Депутатларның төрлесе була. Кайберсенең исеме сайлау компанияләре вакытында гына ишетелә дә каядыр югала. Кайберләре «әйдә узсын»га сайлаучыларын берәр мәртәбә кабул итәләр дә, вәссаләм. Ә менә сайлаучыларның «наказ»ларын үтәргә тырышып, алар өчен янып-көеп йөрүче депутатлар бармак белән санарлык. Җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы ВӘЛИЕВ - шундыйларның берсе. Әле шушы көннәрдә, чираттагы мәртәбә сайлаучыларын кабул итәргә килгәч, форсаттан файдаланып, депутатлык эшчәнлеге турында аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Разил Исмәгыйлевич, депутат эше нәрсәдән башлана?
- Депутат эше әле депутат булып сайланганчы ук, кандидат булып, халык белән очрашып йөргән вакыттан башлана. Мин үзем шул чакта ук халыкның сорауларын бер дәфтәргә теркәп барам. Узган сайлаулар алдыннан, сайлау алды кампаниясе вакытында йөздән артык очрашу үткәрдем. Шул очрашулар вакытында өч йөздән артык гозерне язып куйганмын. Анда алар иң мөһимнәргә, уртачаларга һәм җиңелләргә бүленгән. Беренче чиратта кайсыларын хәл итәргә кирәклеге турында да шул чакта ук уйлана башлыйм һәм депутат булып сайлангач, әкренләп хәл итәргә тотынам. Аларның һәр-берсен берьюлы шунда ук хәл итеп булмый. Әмма беренче урында торганнарын тизрәк хәл итәргә тырышабыз
- Күпчелек нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
- Авыллардан килгән иң күп мөрәҗәгатьләр юл мәсьәләсенә кагыла. Авыллар арасын тоташтыручы юллар хәзер әкренләп төзекләндерелә. Ә менә авыллар эчендәге юллар белән кыенрак. Ул мәсьәләне муниципалитет, авыл җирлеге үзләре хәл итәргә тиеш тә бит... Тик авыл җирлекләренең мондый эшләргә җитәрлек акчасы юк, аларның салым базасын арттырмыйча бу проблеманы тулаем хәл итеп булмый. Шулай булгач, мондый эшләрне республика, хәтта федерация дәрәҗәсендә генә башкару мөмкин. Чөнки республика бюджеты да аңа тулысынча мөмкинлек бирми. Аның мөмкинлекләре шулай ук чикләнгән. Республиканың юллары да, авыллары да бик күп.
- Кабул итүгә килгән кешеләр белән сөйләшүегездән аңлавымча, авылларда укыту-тәрбия һәм мәдәният объектлары төзелешенә кагылышлы сораулар да байтак икән.
- Чыннан да, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары төзү яисә ремонтлау эшләренә ярдәм итүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Бу өлкәдә шактый эшләр башкарылды. Соңгы елларда мондый эшләр шактый уңышлы алып барылды. Республикабыз Президентының карары нигезендә, мәктәпләрне ремонтлау буенча махсус программа да бар иде. Аның шартлары буенча, 1981 елга кадәр төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт ясалырга тиеш. Бу карар 2011 елда кабул ителгән иде. Һәм менә бүгенге көнгә кадәр республикада барлыгы 800дән артык мәктәпкә ремонт ясалды. Шул исәптән, әлеге программа нигезендә, Түбән Кама районында да шактый мәктәпләр ремонтланды. Әмма программага кермичә калган һәм бик авыр хәлдәге мәктәпләр дә бар. Минем округта, мәсәлән, Кама Аланы поселогындагы 1нче һәм 2нче мәктәпләр бу программага кермәгән иде. Чөнки алар 1981 елдан соң салынган. Ләкин аларның җылыту системалары һәм канализация торбалары черегән, түбәләреннән яңгыр үтә, стеналарының акшарлары коелып беткән иде. Мин Президентка үтенеч белән кердем. Нәтиҗәдә, аларга ремонт ясау өчен 52шәр миллион сум акча бүленде. Район җитәкчелеге һәм Президент ярдәме белән бер елны - 1нче, икенче елны 2нче мәктәп ремонтланды. Камааланлылар моңа бик канәгать һәм бик рәхмәтле. Бу алда әйтелгән программадан тыш эшләнде.
- Районыбызда әледән-әле мәдәният йортлары да сафка бастырыла. Алар арасында сезнең турыдан-туры катнашыгыз белән тормышка ашырылганнары да бар.
- Мәдәният йортлары төзү буенча шулай ук республика программасы эшли. Әмма монда да программага кермәгән бик авыр хәлдәге мәдәният йортлары бар. Мәсәлән, Иске Чишмә авылындагы мәдәният йорты бик начар хәлдә иде. Ул - зур авыл, анда һичшиксез, мәдәният йорты эшләргә тиеш. Авыл җирлеге җитәкчелеге, авыл кешеләре һәм шулай ук район депутатлары миңа мөрәҗәгать иттеләр. Шуның нигезендә Президентка хат яздым. Аның белән очрашып сөйләшкәч, бу мәдәният йортын ремонтлау өчен бюджеттан өстәмә 12 миллион сум акча бүленде. Мәдәният йорты бик матур итеп төзекләндерелде һәм бүгенге көндә балкып тора.
Аннан соң миңа Югары Чаллы авылы халкы исеменнән мөрәҗәгать белән килделәр. Аларда бик зур мәдәният йорты бар. Әмма ул бик начар хәлдә иде. Гомумән, эченә керерлек түгел: идәннәре черегән, бөтенләй сыгылып сынарга тора, түбәсе дә бик тузган иде. Шулай ук Президентка мөрәҗәгать иттем. Акча табып, ул мәсьәләне дә хәл иттек. Үткән ел Айдар Рәис улы белән шул мәдәният йортын ачу тантанасында катнаштык. Бик матур булды. Халык моңа бик тә канәгать, бик тә риза. Аннан соң, боларны күреп, Каенлы авылыннан мөрәҗәгать итә башладылар. Каенлы гомер-гомергә мәгърифәтле, мәдәниятле авыл булган. Анда хәтта заманында татар халкының мәгърифәтчесе, атаклы дин галиме Таҗетдин Ялчыгол да укыткан. Сүз уңаеннан, киләсе елга Таҗетдин Ялчыголның туына 250 ел тула. Президентка хат язганда мин боларын да искәрттем. Нәтиҗәдә, башта 7 миллион сум акча бирү турында карар чыкты, ул гына җитмәгәч, аннары тагын 5 миллион сум акча бүленде. Берничә ай элек, төзекләндерү эшләре төгәлләнеп, ул сафка басты һәм тантаналы рәвештә авыл халкына файдалануга тапшырылды.
- Түбән Камада китапханәне төзекләндереп яңарту идеясе дә сезнең күңелдә туган дип ишеткән идем. Аны тормышка ашыру ничегрәк булды?
- Соңгы вакытта «халык газета укымый, китап укымый, китапханәләргә йөрми» дип сөйләшергә яраталар. Мин аның сәбәбен күптәннән белә идем. Әгәр уңай шартлар булса, китапханәләрнең фондлары бай булса, газета-журналлар килеп торса, җитәрлек дәрәҗәдә белгечләр булса, халык нишләп укымасын да, китапханәләргә йөрмәсен?! Менә шул хакта Айдар Рәис улы Метшин белән дә сөйләштем. Ул да бу фикерне хуплады. Һәм мин бу мәсьәлә хакында Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш ясадым, Президентка да мөрәҗәгать иттем. Нәтиҗәдә, Түбән Кама китапханәсенә ремонт ясау өчен акча алдык. Бер ел эчендә ул шундый матур итеп эшләнде, андый китапханәләр безнең республикада гына түгел, хәтта Россиядә дә берничә генәдер. Бу китапханәнең уникальлеге нәрсәдә соң? Айдар Рәис улының мөрәҗәгате, Президентның ярдәме белән, китапханә янәшәсендә генә бик яхшы уку паркы ачылды - Тукай паркы. Андый уку паркы Татарстанда бүтән юк. Ул шулкадәр матур итеп эшләнгән, Тукай әсәрләрендәге, әкиятләрендәге персонажлар белән бизәлгән. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, аны ачу тантанасына килгәч, бөтен район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: «Сез моны килеп карагыз, һәрбер районда шушындый китапханәләр, менә шушындый парклар булырга тиеш», - диде. Түбән Кама үрнәгендә кайбер районнар бу эшкә тотындылар да инде. Мөслимдә, үз районнары дәрәҗәсендә, шуңа охшаш китапханә эшләп куйдылар. Шунысы игътибарга лаек: кеше, китап алгач, янәшәдәге паркка чыгып укый ала. Парк, дигәннән, аның «Сәяхәтче китап» дигән бер урыны бар. Анда кеше үзенә кирәк булмаган китапларын калдырып китә һәм аны теләсә кайсы кеше шунда укый ала. Бу паркта язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар оештырыла, концертлар куела, башка төрле чаралар да үткәрелә. Кыскасы, чаралар гөрләп тора. Озакламый китапханәдә балалар бүлеге ачылды. Анысы да ремонтланды. Китапханә белән парк комплексы ачылганнан соң, китапханәгә йөрүчеләр саны бер елга биш мәртәбә арткан! Димәк, шартлар булса, нишләп йөрмәсен халык, йөри икән. Аларны гаепләргә ярамый, иң беренче чиратта халыкка шартлар тудырырга кирәк. Балалар бакчалары дигәннән, без программага кермәгән килеш, өстәмә акча алып, Ташлык авылында балалар бакчасы төзетүгә дә ирештек.
- Планга кертелгән рәсми очрашулардан тыш, сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
- Миңа сайлаучылар мөрәҗәгать итмәгән, гозер белән килмәгән көн юк. Алар Казанга да киләләр. Районда хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләрне без район җитәкчеләре белән хәл итәргә тырышабыз. Әмма күп кенә проблемалар районда түгел, Казанда хәл ителә. Шуңа күрә башкалага килгән кеше, проблемасы булса, Дәүләт Советына сугылып чыгарга тырыша. Түбән Камадан Казанга килгән якташларыбыз соңгы вакытта бигрәк тә ике төрле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләр. Беренче чиратта, хастаханәләргә урнаштырырга ярдәм итүне сорап. Төбәгебездә экологик шартларның уңай булмавы аркасында, авыручылар Казандагы хастаханәләргә килергә мәҗбүр. Ә аларда операцияләргә чират зур. Кайвакыт авырулары соңгы чиккә җиткәнлектән, тиз генә операция ясатырга кирәк була. Шуңа күрә мин баш табиблар һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аша аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Бигрәк тә онкология авырулары буенча мөрәҗәгать итәләр. Әлегә кадәр андый үтенечләрнең хәл ителмичә калганы булмады. Бу яктан Сәламәтлек саклау министрлыгына да, баш табибларга да рәхмәтлемен. Аннары, укырга керү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Ләкин соңгы вакытта бу мәсьәлә безнең ярдәм белән генә эшләнә алмый, бердән, анда дәүләт имтиханнарындагы баллар буенча кабул итәләр. Анда инде ректорга хат яисә «ходатайство» язып кына баланы югары уку йортына урнаштырып булмый. Ләкин башка төрле юллар да бар. Мәсәлән, район администрациясе, югары уку йорты һәм абитуриент белән махсус өчьяклы килешү төзеп кабул ителү мөмкинлеге. Әгәр бу абитуриент укып бетергәннән соң үз районына кайтырга җыенса, администрация аны кабул итәргә теләсә һәм күпмедер дәрәҗәдә моңа матди ярдәм итсә, менә шундый юл белән кайбер кешеләрне укырга кабул итәргә булыша алабыз.
Эшкә урнашу мәсьәләсендә дә миңа, еш мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге көндә бик күп яшьләр үзләренә эш таба алмый. Чөнки хәзерге яшьләрнең икесенең берсе я икътисадчы-хисапчы, я юрист белеме алган. Бүгенге көндә аларга андый эшкә вакансияләр юк. Бу бик зур мәсьәлә.
Без инде бу хакта югары уку йортлары ректорлары, администрация башлыклары, мәктәп җитәкчеләре, Мәгариф министрлыгы белән дә сөйләштек. Белем алуда һәм эшкә урнаштыруда, һичшиксез, дәүләт заказы булырга тиеш. Безнең республикага, мәсәлән, күпме хисапчы яисә юрист кирәк, нинди эш урыннары бар, күпме табиб кирәк? Табибларның да бит әле төрлеләре бар. Күпме педиатр, терапевт, хирург кирәк. Һәрбер белгечлек буенча шундый мәгълүмат булырга тиеш.
Студентларны югары уку йортларына шундый ихтыяҗ нигезендә генә алырга кирәк. Ә хәзергә бер вакантлы урынга унар белгеч әзерләнгән. Кайбер белгечләр, киресенчә, бик аз. Бу мәсьәлә кичекмәстән хәл итүне сорый һәм аның буенча хөкүмәткә эзлекле эш алып барырга кирәк.
- Алай да, депутатка бирелгән «наказ»ларның күпмесе хәл ителә соң?
- Сайлаучыларны кабул итүләрнең төрле формаларын кулланабыз. Сораулар белән төрле вакытта, төрле санда кеше килә. Көненә егермешәр-утызар кеше килгәне дә булды. Нинди генә проблемалар белән мөрәҗәгать итмиләр! Аларның һәммәсен дә 100 процент тормышка ашыру мөмкин түгел. Чөнки шактые федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Республика дәрәҗәсендәгеләрен кулдан килгән кадәр хәл итәргә тырышабыз, билгеле. Кабул итү, алда әйткәнемчә, Түбән Камада яисә Кама Аланында гына була алмый. Миңа Казанда да һәр көнне Түбән Камадан килгән кем дә булса мөрәҗәгать итмичә калмый. Аларның һәрберсен теркәп барабыз. Депутатларга мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча беренче урында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булса, икенче урында - безнең комитет. Бу минем исем белән генә бәйләнмәгән, әлбәттә. Чөнки безнең комитетыбыз шундый. Комитетның даирәсе искиткеч киң: мәгариф, мәдәният, фән, дин, матбугат, иҗтимагый оешмалар һәм милли мәсьәләләр. Шуңа күрә мөрәҗәгать итүчеләр дә күп була. Бүгенге көндә республикада мәгариф системасына кагылышы булган 500 мең кеше яши. Аларның үтенечләрен 100 процент хәл итү һич мөмкин түгел. Төрле вакытта төрлечә була. Кайбер вакыт Түбән Камада кабул итү көнне мине 20 ләп кеше көтеп тора. Шулар арасында дүрте-бише рәхмәт әйтергә килә. Иң куандырганы - әнә шул. Бу дөньяда үзең сөенүгә караганда, кешене сөендерә алу зуррак бәхеттер. Мөрәҗәгать итүчеләр сорауларының 50 процентын күпмедер дәрәҗәдә хәл итеп була дип уйлыйм. Дүрттән бере тулаем хәл ителә.
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ язып алды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: