Туган як

Кем ничек булдыра ала...

Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? Туй күлмәге - гомерлек. Ак күлмәк киеп, киләчәккә зур ышаныч белән бәйрәм иткән туй көне күңелдә иң бәхетле көн булып истә кала ул. Ямьле җәй көннәре якынлаша. Гадәттә, җәй айларында урамнарны иңләп килгән туй машиналары ешрак күренә башлый. Еллар...

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме?
Туй күлмәге - гомерлек.
Ак күлмәк киеп, киләчәккә зур ышаныч белән бәйрәм иткән туй көне күңелдә иң бәхетле көн булып истә кала ул. Ямьле җәй көннәре якынлаша. Гадәттә, җәй айларында урамнарны иңләп килгән туй машиналары ешрак күренә башлый. Еллар узган саен кешеләр дә, гореф-гадәтләр дә, туйлар да үзгәрә.
Узган гасырның 60нчы елларында килен белән кияү, җигелгән тарантасларга утырып, урам әйләнәләр иде. 70нче елларда яңа өйләнешүчеләр утырган машина артыннан автобус барды. Бераз соңрак бу күренеш ниндидер ярышка әйләнеп китте: әби-бабайлар кулларын каш өстенә куеп, ничә машина узганын санап тора башладылар. Хәзерге туйлар бөтенләй башкача: лимузиннар, һавага фейерверк атулар, 100дән артык кунак һәм, әлбәттә, туйны алып бару өчен тамада. Анысы ничек булдыра инде - озын-озак хикәя сөйлиме, «түбән» төшеп китеп мәзәкләр тезәме... Кунаклар тыңлый-тыңлый арып бетә, аннары рәхәтләнеп үзләре күңел ача баш-
лый.
Моннан күп еллар элек авылда кече энемнең туен алып барган идем. Энемнең инде оныклары үсеп җитте. Ә без, очрашкан саен, нинди күңелле иде дип, искә төшереп сөйлибез.
Берничә ел элек Казанда кыйммәтле рестораннарның берсендә туйда булдым. 100дән артык кеше, табынның бер башыннан икенчесе күренми. Андый «кырмыска оясында» берсе сөйли, берсе көлә, берсе җыр суза. Туй барганда, баянын күтәреп, артист Рөстәм Вәлиев килеп керде. Ичмасам, бер күңелле чыгыш була икән дип шатланып хуҗадан: «Ничек итеп шундый яхшы артист чакырырга булдың?» - дип сорыйм. Ә ул, уйлап та тормыйча, «Мин бит, берәр артист җибәрегез, дип шалтыраттым. Ә кем соң ул Рөстәм Вәлиев?» - дип сорый. Мин туры сүзле кеше, шуңа күрә әйткән җавабымны язып тормыйм.
Узган ел үзебездә шәһәрдә булган туйда гаҗәп «эшлекле» тамада туры килде. Тар гына чалбар кигән ханым Зәйнәп Фәрхетдинова дискын куйды да, микрофон боргалап торды. Нишлисең инде, кем ничек эшли ала. Туйлар уздыруны һәркем үзенчә хәл итә, әлбәттә. Кемдер акчасын кая куярга белми интегә, кемдер, туйлар узганнан соң, еллар буе кредит түли. Кайберәүләр туй үткәреп тормыйча, туй сәяхәтенә чыгып китә.
Ничек кенә булса да, туй көне иң бәхетле көннәрнең берсе булып гомергә истә калсын. Яшь парлар бер-берсен хөрмәт итеп, гомер көзләрен бергә каршыласыннар иде.
Мин үзем пар атларга утырып килгән яшьләрне, гармун тавышлары яңгыраган авыл туйларын сагынам. Дугасында кыңгыраулар чыңлаган, ялларында чигүле сөлгеләр җилфердәгән атларны зур тизлектә тузан туздырып узып киткән кара тәрәзәле машиналар белән чагыштырып булмый инде. Бу фикеремә кушылучылар бардыр дип уйлыйм. Бу язмамны да Разил Вәлиев сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
...Авылда туй.
Тракторчы егет
Сыер савучыга өйләнә.
Машинлар
тынып калган бүген
Атлар чаба, чаба ...
Әл-лә-лә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: