Туган як

Күңелдә син һаман, Алсу

Бу язмам 37нче балалар бакчасында бергә эшләгән, аннан соң юлларыбыз аерылса да, гел аралашып яшәгән якын дустым, шәһәрнең педагогия көллияте укытучысы Алсу Әздаһ кызы Гатауллинаның якты истәлегенә багышлана. Аның безнең арадан киткәненә дә биш елдан артып киткән икән. - Казаннан кайтканда юл буе уйладым: язмышым шулдыр, бер генә табиб та,...

Бу язмам 37нче балалар бакчасында бергә эшләгән, аннан соң юлларыбыз аерылса да, гел аралашып яшәгән якын дустым, шәһәрнең педагогия көллияте укытучысы Алсу Әздаһ кызы Гатауллинаның якты истәлегенә багышлана. Аның безнең арадан киткәненә дә биш елдан артып киткән икән.
- Казаннан кайтканда юл буе уйладым: язмышым шулдыр, бер генә табиб та, дарулар да, әбиләр дә ярдәм итә алмас инде. Шуны аңладым: үлемнән курыкмыйм. - Алсуның бу сүзләре мине аптырашта калдырмады, чөнки бу көннең киләсен белдем. Авыруы белән сигез ел көрәште бит ул. Соңгы минутына кадәр бирешмәде, сыкранмады, авызыннан бер генә уфтану сүзе чыкмады, үзен кызгануларын теләмәде. Яшим дип тырмашты, планнар корды…
Алсу белән сердәшләр булмадык, бары тик якыннан аралашкан танышлар идек. Балалар бакчасына бер тирәдә эшкә урнаштык. Ул югары белемле педагог. Кияүдә, инде көмәне дә бар. Алсуны коллективта берничә көн эчендә үз иттеләр, чөнки бигрәкләр дә эчкерсез, шат күңелле, мөлаем иде ул. Үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге бар иде бугай аның.
Гадәттә, коллективның актив кешеләре аерым бер төркемгә берләшә. Без дә шундый группага оештык. Алсуыбыз бар яктан да килгән-булган: җырлый, бии, сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Моннан тыш ул үзен психолог итеп тә танытты. Берәүне дә читкә этәрмәде, мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итә белде. Ә мөмкинлегенең иге-чиге юктыр кебек иде безгә. Тәүлекнең нинди сәгатендә мөрәҗәгать итмә, ул уяу булыр, төпле киңәшен бирер, кирәк булса ачуланып та ала.
Туксанынчы еллар. Милли хәрәкәтнең иң актив чагы. Бакчаларда татар төркемнәре ача башлагач, югары белемем булуын искә алып, миңа татар төркеме туплау эшен тапшырдылар. Зур кыенлыклар белән группа тупладык. Эшне тулаем татар телендә алып барырга кирәк, ә әдәбият юк. Ярый да тәрҗемә өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәм бар. Алсуга кадәр методист булып чуваш хатыны эшләгән иде. Рәхмәт, хәлебезгә керде, ике көннең берендә кереп, тикшереп, ачуланып йөрмәде, киресенчә, тырышып эшләвебез өчен рәхмәт әйтә иде. Алсу исә оста оештыручы булып чыкты. Үзе дә өйрәнде, безне дә онытмады. Бакчадан педагогия училищесына эшкә күчкәч тә аның: «Кызлар, хәлләр ничек?» - диюен сагындым. Гади генә сүзләр, югыйсә, ә Алсу аларны сузып, шундый матур итеп әйтә, күңелгә рәхәт булып китә. Ә бит балалар бакчасында эшләве җиңел түгел, утырып елаган чаклар да булды. Менә шундый вакытта Алсу яныңа килә дә, йомшак куллары белән башыңнан сыйпый - җиңел булып китә. «И, кызлар, җыен юк-бар өчен баш ватмагыз. Эшнеке эштә булсын, өйнекен өйдә калдырып килегез. Берәүгә дә авыр сүз әйтмәгез, сезгә әйтсәләр, ул кешегә ачу да сакламагыз, рәнҗемәгез дә. Яшәүнең кадерен һәм рәхәтен белергә кирәк. Гел авыз ерып йөргәч, минем тормышта барысы да ал да гөл дип уйлыйсызмы? Көне-төне шулар хакында гына уйлый башласаң, үләргә генә кала, ә минем яшисем килә, балалар үстереп, оныкларымны күрәсем килә», - дия иде. Кем ничек, әмма аның бу сүзләре минем канга сеңеп калды. Үзем дә балалар бакчасында озак тоткарланмадым, үз һөнәрем буенча эшкә күчкәч, Алсуның сүзләрен хезмәттәшләргә әйтә торган булдым.
Ул чакта бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәгәнмен икән бит. Алсу белән ничә еллар аралаштык, әмма ул бервакытта да ачылып бетмәгән. Баксаң, аның эче тулы ялкын булган.
Көннәрдән бер көнне балалар бакчасында бергә эшләгән танышым авыр хәбәр җиткерде: Алсуда яман шеш тапканнар, инде операция ясаганнар, хәле җиңел түгел. Ышанырга да, ышанмаска да белми, тораташтай басып калдым. Шуңа кадәр генә Пермьдә яшәүче элеккеге хезмәттәшем Сәминә Түбән Камага кунакка килгәч, балалар бакчасындагы «банда» белән Алсуларга кунакка барган идек. Бергә эшләгән вакытларны искә төшереп, гөрләшеп утырдык. Бер-беребезне күздән югалтмаска, мөмкинлек чыккан саен очрашып торырга булдык.
Белмим нигә, әмма Алсуга шалтыратырга үземдә көч таба алмадым. Шулай килеп чыкты: яңа эш урынымнан Наташа Алсуның якын дусты икән. Аның аша сәлам җиткереп, хәлен белешеп тору насыйп булды. Алсу турында хәбәр алгач, Сәминә кайтты. Очрашу өчен сәбәп булды.
Очрашу җылы килеп чыкты. Алсу, һәрвакыттагыча, шат. Сөйләшеп сүзләр бетмәс төсле. Сораучы булмаса да, Алсу авыру тарихы турында сөйли башлады. «Күреп торам, сорарга гына кыймыйсыз, - дип башлады ул сүзен. - Дөресен генә әйткәндә, бу көн киләсен белдем мин. Әбием дә, әнием дә 35 яшендә рактан үлде. Димәк, бу нәсел чире һәм аның белән кызлар авырый. 35 яшемне куркып көттем. Анализлар яхшы булды, һәм мин шуның белән тынычландым. Аллага шөкер, әнидә туктаган, дип, тынычландым. Ялгышканмын икән шул. Өч елдан чир үзен сиздерде. Ул көнне мәңге онытасым юк. Аналыкта шеш булуы турындагы хәбәрне тыныч кабул иттем булса кирәк, врач аптырап: «Башкалар елап шешенеп бетә, сез, берни булмагандай, елмаеп торасыз», - ди. «Елаудан ни файда? Чирдән котылу чарасы бармы?» - дим. Бердәнбер юл - операция, анысы да Казанда. Менә шул минуттан минем өчен мәхшәр башланды. Бер кабинеттан икенчесенә чабу, анализлар, Казан юлын таптау. Ә иң мөһиме - күпме генә тыныч булырга тырышсам да, йөрәк сыкрый. Үземне түгел, иремне, балаларымны жәлләдем. Шулай да хисләремне тышка чыгармаска тырыштым. Операция уңышлы узды кебек. Аннан инде химиятерапия. Аерым туклану. Күреп торам: иремнең кәефе юк, уйчанланып калды. Аны аңлыйм: яп-яшь килеш ике бала белән ялгызы калырга мөмкин. Менә шундый уйлар белән яңа тормышта яши башладым. Химиятерапия җиңел процедура түгел, шулай да түзәрлек. Чәч коелды - парик кидем, кашсыз кал-
дым - карандаш белән сызып куйдым. Базардан матур яулыклар сатып алдым, аларны төрлечә бәйләргә өйрәндем. Аллага шөкер, тормыш тагын үз кальясына керде сыман. Үлем турында уйламыйм да, уйларга вакытым да юк. Эшем бар. Җәйге ялда гаилә белән кая да булса ялга барырга исәп. Шулай, кызлар, хәзер мин һәр көннең кадерен белеп, аны яшәү өчен көрәшеп уздырам».
Алсу сөйләгәнне тын да алмый тыңладык. Эчемнән генә аның өчен сөендем. Болай булгач, яшәячәк әле ул, бары тик чире генә азып китмәсен.
Чыннан да, Алсу теш-тырнагы белән тормышка ябышты. Эшен дә ташламады. Ә бит хезмәте җиңел түгел иде аның. Педагогия көллиятендә балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләүче группада укытты. Коллегалары арасында да хөрмәтле булды, студентлары яратты үзен, балалар бакчаларында да көтелгән кеше, киңәшче-ярдәмче булды ул. Күңеле төшенке чагын күргәнем булмады. Бер танышыма педагогика буенча китап кирәк булды да, аны Алсу янына җибәрдем. Икенче көнне танышым шалтырата: «Дөньяда шундый да итәгатьле кеше булыр икән. Оялып кына булса да сорау биргән идем, җавабын авызыма чәйнәп диярлек каптырды. Карале, син бит аны авыру дигән идең, бер дә андыйга охшамаган», - ди.
Белмәгән кешегә түгел, танышына чире турында сөйләсә, Алсу була димени?! Исән чагында соңгы тапкыр аны хастаханә коридорында очраттым. Әллә каян ук танып алдым үзем. «Сөбеханаллаһ, һич үзгәрми», -
дим эчемнән. Ә аның химиятерапиядән соң
больничный алырга килүе икән. Минем хәлләрне сорашты. «Бирешмә, андый чирне генә җиңеп була. Мин өч атна саен химиягә йөрим - яшим бит. Син ачуланма инде, мине студентлар көтә. Бер очрашып сөйләшербез әле, яме. Син югалма, шалтыратып тор», -
дип саубуллашты. Кем белгән бит, кем белгән...
Әлеге сөйләшүдән соң озак та үтмәде, бер танышым шушы чир белән аяктан егылды. Холкы белән паникага бирелүчән кеше ул. Мин аңа Алсу турында сөйләдем. Тыңлады, билгеле, тик сүзләремә колак салмады. Хәер, онкология бүлегендә ятучылар бер-берсен яхшы белә. Алсу турында да күпләр хәбәрдар булып, танышым аның хакында шактый күп мәгълүмат туплаган иде. Алсу кебек көчле ихтыярлы булыр өчен Алсу булып туарга кирәктер! Тик паразит чир кешегә бер ябышса, аннан котылам димә. Дөрес, операциядән соң да шактый еллар яшәүчеләр бар. Минем әби, мәсәлән, 70 яшендә катлаулы операция кичереп, унөч ел яшәде. Урын-җирдә интегеп ятмады. Урыны оҗмахта булсын. Алсу да да бит үз тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында гомерен сигез елга озайта алды. Һәр көнен булмаса да, тормышын планлаштырып яши белде. Ә бит шул елны без тагын Пермьгә, Сәминәнең юбилеена барырга тиеш идек. Тагын дим, чөнки аңа кадәр Алсу, ире, ике баласы һәм мин дустыбызның илле еллык юбилей кичәсендә булган идек. Мин сөйләдем, Алсу җырлады, шигырь укыды. Пермь шәһәренә бардык, музейларда булдык, кире кайтканда Воткинск шәһәрендәге Чайковскийларның музей-утарына сугылдык. Бүген ул чакны сагынып сөйләргә генә калды.
Алсу белән телефоннан ешрак аралаша башладык. Сер бирмәскә тырыша, ләкин тавышыннан ук хәленең шәптән түгел икәнен аңларга мөмкин. «Казанга барырга туры килә, шешнең учагын таба алмыйлар», - ди. «Аллага тапшырган инде, Алсу», - диюдән ары сүз әйтә алмадым бугай ул чакта. Аннан соң берничә тапкыр аралаштык, шалтыраткан саен аның Казанда чагына туры киләм. «Таптылар бит тегене. Һич көтмәгән җирдә яшеренеп яткан. Хәзер химия үтәргә кирәк. Составы көчлерәк инде, түзми кая барасың», - ди Алсу. «Бары бирешмә генә, яме?» - дим дә сүзне балаларга күчерәм.
Аннан ул шалтыратуларга җавап бирми башлады. Шулай да телефоннан сөйләшергә насыйп булды безгә. «Син мине аңларсың дип уйлыйм. Бу арада кәеф китеп тора. Әти үлеп китте. Якын кешең белән мәңгелеккә саубуллашу бик авыр икән», - ди. «Аллаһы гомерне шулкадәр биргән, димәк. Син бик борчылма, үзеңне сакла», - диюемә каршы ул болай диде: «Мин бит исән». Озак сөйләштек ул көнне. Читләтеп тормыйча, турыдан-туры мәчет кибетеннән дога китаплары алырга киңәш иттем. Үпкәләмәде, «ярар», диде. Бер кешегә дәваланырга йөри икән. Аягына басмаячагын белсә дә, ул кеше белән аралаша башлагач, тынычланып калуы турында әйтте. Бу аның үлемгә әзерлеге булгандыр инде.
Сәминәгә шалтыратып, хәлне аңлатам. Ышанмый. Аңа атна ахырында ук кайтырга кушам. Юк, кайтмады. Тагын шалтыратам. Һаман да ышанасы килми. Аныңча, Алсу үлә
алмый, ул яшәргә тиеш. Их, шулай булсын иде дә бит, ләкин бу чирне һич кенә дә җиңә торган түгел. Икенче шимбәдә Сәминә кайтты. «Абый мине нык ачуланды, үлем синең эшең беткәнне көтеп ятмый, үз вакыты белән килә. Иртәгә үк юлга чыгасың!» - ди.
Балалар бакчасында бергә эшләгән, хәзер үзе башка бакча мөдире булып эшләүче Галина белән Сәминә Алсуның хәлен белергә киттеләр, мин өстәл хәстәрләп калдым. Үзем эшлим, үзем елыйм: «Ник бармадым, соңгы күрешү булыр иде бит!» Аннан үземне тынычландырам: кеше күрәсе килми торгандыр шул, телефоннан да шулай диде бит.
Галина белән Сәминә озак тормадылар, әйләнеп кайттылар. Кәефләре юк. Алсу аларны җылы каршы алган, әмма кисәтеп куйган: «Мине кызганмагыз. Өстәл әзерли алмадым», - дип гафу да үтенгән хәтта. Тормыш хәлләре турында сөйләшеп утырганнар. Ире икенче бүлмәгә чыгып киткән арада аны да мактап алырга онытмаган. «Шундый ир бирүе өчен Аллаһыма рәхмәт. Авыру хатын белән яшәү җиңел түгеллеген аңлыйм, ә ул бер тапкыр да зарланмады, авыр сүз әйтеп рәнҗетмәде», - дигән.
Сәминә икенче көнне кайтып китте. Алсу исә бер атнадан күзләрен мәңгелеккә йомды. Аны үлгән дип әйтергә тел әйләнми, әйтерсең, йоклый һәм йокы аралаш елмая.
Алсуны озатырга килүчеләрнең саны юк кебек иде. Телефон хәтереннән аның номерын алып ташларга базмый озак азапландым. Шалтыратырмын да, аның ягымлы итеп: «Хәлләр ничек, Нурисә?» - дигән сүзләрен ишетермен күк. Йә булмаса, май кояшыдай елмайган, зәвык белән киенгән Алсу каршыма килеп чыгар төсле. Аны белгән, аның белән аралашкан һәркемнең күңелендә ул шундый булып калыр.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: