Туган як

Кайда сез, ватандашлар?

70 яшьлек Владимир Бородич: «Үзем түбәнкамалы булсам да, беренче чиратта, мин - белорус», - дияргә ярата. Үз Ватаны турында ул сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Ул Минск шәһәренең килеп чыгышы турында, ил һәм шәһәр исемнәре белән бәйле кызыклы легендалар белә. Икенче Бөтендөнья сугышында Белоруссиягә фашистлар һөҗүме, алар кулыннан һәлак булган һәм...

70 яшьлек Владимир Бородич: «Үзем түбәнкамалы булсам да, беренче чиратта, мин - белорус», - дияргә ярата. Үз Ватаны турында ул сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Ул Минск шәһәренең килеп чыгышы турында, ил һәм шәһәр исемнәре белән бәйле кызыклы легендалар белә. Икенче Бөтендөнья сугышында Белоруссиягә фашистлар һөҗүме, алар кулыннан һәлак булган һәм Германиягә эшкә куылган миллионнарча кешеләр турында әрнеп сөйли.
Владимир Федорович Гомель өлкәсендә узган балачагын әйбәт хәтерли. Анда гаиләсе Көнбатыш Белоруссиядән килеп төпләнә. Көнчыгыш Белоруссиягә күченү малай өчен башта зур кыенлыклар тудыра.
- Мәктәпкә килгәч, миңа «иностранец» дигән кушамат тактылар. Без элек яшәгән урын Польша белән янәшә булгач, мин поляк, немец телләрендә сөйләшә идем. Ә яңа урында күбрәк рус телендә аралашалар, - дип искә ала Владимир Федорович. - Миңа ул балаларны, ә аларга мине аңлау авыр булды. Вакыт узгач, ияләштем үзе.
Гаилә яшәгән авыл янында куе урман була, сазлыкларныӊ иге-чиге юк. Алар өстеннән йөрер өчен махсус чаңгы үргәннәр, юкса, бату өчен бер ялгыш адым җитә. Сазлыклар Белоруссиянең өчтән бер өлешен били икән.
- Сазлык аша утрауларга җиләк, гөмбә җыярга, печән чабарга, ауга йөр-дек, - ди ул. - Якында гына торф чыгаралар. Аны киптереп, машиналарга төяп алып китәләр иде. Без исә аның белән мич яктык. Мәктәп авылдан берничә километр ераклыкта иде. Язын ташу вакытында юллар киселә, авылныӊ дөнья белән элемтәсе өзелә иде.
Мәктәпне тәмамлагач, Владимир Бородич техникумга укырга керә. Аннан хәрби хезмәткә алына, тик туган якларына әйләнеп кайтмый. 1969 елда үз ризалыгы белән комсомол төзелешенә Себергә - Норильск янында урнашкан Оганер торак пунктын төзергә китеп бара. Краснодар өлкәсендә яшәргә дә туры килгән аңа.
Түбән Камага ул 55 яшен тутыргач кына килеп төпләнә: биредә тормыш иптәшенең туганнары, үз балалары, 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы яши. Шәһәрне мактый, яшәү өчен уңай шартлар тудырылган, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, медицинасы да әйбәт, ди.
Владимир Федорович Ватанын онытмый. Кызганычка каршы, авылыннан берни калмаган. Чернобыль авариясеннән соӊ, радиация болыты тузаны аныӊ өстенә дә куна. Авылны юк итәргә туры килә.
Шуӊа күрә шул ук районда яшәүче туганнары янына кайта. Монда да газиз як, рәхәт саф һава, бар нәрсә дә күңеленә якын.
- Урамнан барганда, каршыга очраган кешеләр исәнләшә, елмая, - ди ул. - Агачларда үскән алма, груша, чия коймадан урам ягына асылынып, менә-менә кулга төшәм дип тора.
Күршеләре татар булгач, Владимир Федорович күчтәнәчкә алып кайтыр өчен кибетләрдән Тукай китапларын эзләп карый, әмма тапмый. Шәһәр мэры Айдар Метшин түбәнкамалыларны кабул иткән чакта килеп, бу хакта әйткән.
- Шуннан кибетләрдә Тукай китаплары күпләп сатыла башлады. Миңа исә шәһәр администрациясендә бер кочак китап бүләк иттеләр, - дип сөенә ул. - Күршеләрем дә шатланды. Тагын бер кыенлык бар - кибеттә татар телендәге китаплар иң аскы киштәләргә куела. Минем кебек өлкән яшьтәге кешеләргә аларны иелеп карау авыр.
Туган ягына кайткан саен Владимир Федорович истәлеккә нинди дә булса әйбер сатып ала: тоткалы чүлмәк, статуэткалар һ.б. Милли бизәкләр белән чигелгән күлмәге («вышиванка») да бар, тик аны кими, саклап кына тота.
Минем белән рус телендә аралашса да, Владимир Федоровичныӊ сөйләме аерылып тора. Белорус теленең кайбер сүзләре үзгә: роща - гай, ухо - вуха, быстро- хутка, железная дорога - чыгунка һ.б.
Узган ел Түбән Камада белорус җәмгыяте барлыкка килә, аныӊ рәисе итеп Владимир Бородич сайлана. Паспорт өстәле аша алынган мәгълүмат буенча, шәһәрдә 300 белорус милләте вәкиле яши. Тик менә җәмгыятьтә нибары 12-13 кеше исәпләнә. Шуңа күрә Владимир Федорович еш кына идарәче компанияләр исәп-хисап тотканда бара, үзидарә территориаль-иҗтимагый советлары белән элемтәдә тора. Ватандашларын табып, җәмгыятькә җәлеп итәсе килә аныӊ.
- Югыйсә, украиннар җәмгыяте нинди актив, - ди ул ачынып. - Алар күп кенә чараларда катнаша, балалары туган телен өйрәнә, аралаша. Ә бездә әлегә бүлмәдән башка берни юк.
«Туган як» газетасы аша ватандашларына мөрәҗәгать итәргә булды ул. Милли җанлы, туган илен онытырга теләмәүчеләр Владимирга 89872698054 номеры белән телефоннан шалтырата ала.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: