Туган як

Кайбер һөнәр ияләре өчен яңа елның беренче атналары кызу эш вакыты

Түбәнкамалылар ял иткән вакытта көчәйтелгән режимда коткаручылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре эшләде. Түбән Кама ел башыннан ук карга күмелде. Ул бер атна диярлек бертуктаусыз яуды. Шуңа күрә торак-коммуналь хезмәте хезмәткәрләре 1нче гыйнвардан ук эшкә чыкты. Көн саен урамда 800ләп кеше һәм 70 техника берәмлеге эшләде. Тәүлеккә шәһәрдән 850 кубометрдан артык кар...

Түбәнкамалылар ял иткән вакытта көчәйтелгән режимда коткаручылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре эшләде.

Түбән Кама ел башыннан ук карга күмелде. Ул бер атна диярлек бертуктаусыз яуды. Шуңа күрә торак-коммуналь хезмәте хезмәткәрләре 1нче гыйнвардан ук эшкә чыкты. Көн саен урамда 800ләп кеше һәм 70 техника берәмлеге эшләде. Тәүлеккә шәһәрдән 850 кубометрдан артык кар чыгарылды.

ЮХИДИ инспекторлары да көчәйтелгән режимда эшләде. Зур аварияләр теркәлмәде. Ә менә кагыйдәләрне бозу очраклары күп булды. Рульгә исерек килеш утыручылар саны артты, бер атна эчендә 25 кешегә беркетмә төзелгән.

Йогышлы авырулылар очраклары 50 процентка арткан. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм машинасын шәһәрдәшләр 3-4 сәгать дәвамында да көткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: