Туган як

Карбыз сезоны ачылдымы?

Карбыз-кавын сатуда май аенда ук күренсә дә, аның сезоны җәй уртасы узгач кына башлана.

«Инде ашап карадык»

Безнең шәһәрдә дә Үзәк базарда, кибетләрдә карбыз-кавын инде күптән күренә. Бәяләре баштарак нык «тешләсә» дә, хәзер инде алай ук кесәгә сукмый. Сатучылар ышан­дыруынча, карбыз-кавын тәмле, Казахстаннан китерелгән. Бәяләре төрлечә. Әйтик, базарда кавынның бер килосы 60-70 сум булса, кар­бызныкы – 30-40 сум. Кибетләрдә бәяләр аерыла: карбызны 36 сум­нан да, 28 сумнан да саталар, ә менә кавын хакы 80 сумга кадәр булырга мөмкин.

Тик сатып алырга иртәрәк түгелме? Бу хакта «Роспотребнадзор» идарәсенең Түбән Кама бүлеге на­чальнигы Рөстәм Изиятуллиннан сорадык.

– Карбыз-кавын сезоны инде баш­ланды. Шикле урыннардан алып, агуланмас өчен, аларны стационар сәүдә урыннарыннан гына алыр­га киңәш итәм. Анда сатыла тор­ган җиләк-җимешләр нитратлар­га һәм башка химикатларга ныклы тикшерү үтә. Ә юл буенда яки урам чатларында сәүдә итүчеләрнең тикшерүчеләрдән тиешле рөхсәт кәгазьләре булмаска мөмкин. Әгәр андый урыннардан карбыз сатып алып агулансагыз, гаеплене табу авыр. Шикләнсәгез, сатучыдан ул сата торган карбыз-кавынның тикшерү үткән беркетмәсен сорап карый аласыз, – дип аңлатты ул.

Ә түбәнкамалылар карбыз ашый башлаганмы соң? Бу хакта аларның үзләреннән сорашып белештек.

– Быел инде карбызны берничә мәртәбә алып ашадык. Берсе алай ук тәмле чыкмады. Ә соңгысы бик ошады. Тик шулай да иң тәмле кар­быз – август аенда була. Кисәтеп торсалар да, узган ел юл буенда сатып торучылардан да алган бул­ды. Алай агуланмадык, – ди Алсу Галимова.

– Юк, әле карбыз татып карамадык. Без аны сентябрь аенда гы-на ашый башлыйбыз. Үзебез дә бакчада карбыз үстерәбез. Тик сатудагы карбыз барыбер тәмлерәк. Аны ел саен ала торган таныш сатучылардан гына алабыз, – дип үз фикерен белдерде Фәридә Хи­самова.

Сайлый белергә кирәк

Ел саен карбыз-кавын сатып алу турында киңәшләрне би­реп барсак та, быел да бу хакта берничә сүз язып китәбез. Алар бик гади: чамасыз зур карбыз һәм, киресенчә, бик кечкенәне дә алырга кирәкми. Артык зур кар­бызны ясалма рәвештә үстергән, ә кечкенәсе өлгермәгән, балсыз булуы мөмкин. Карбызның авыр­лыгы биш-җиде килограмм чама­сы – иң яхшысы. Карбызларның да җенесе барлыгын онытмагыз. «Ма­лайлар» – зур, озынча, ә «кызлар» – кечерәк һәм шарсыман. «Кыз» карбызлар тәмлерәк һәм баллы­рак була. Һәр карбызның койрыгы булырга тиеш. Әгәр койрык сары һәм корыган икән, мондый кар­бызны курыкмыйча сатып алыгыз. Кемнәрдер карбызны шакылдатып карап та өлгергәнлеген чамалый. Өлгергән карбызга шакылдаткач, артык тавыш чыкмый, өске һәм аскы якларыннан кысып карасаң, шыгырдап куя. Кайбер сатучылар үз товарларын рекламалау макса­тыннан карбызны кисеп куялар. Белгечләр мондый җиләкне ал­маска киңәш итә. Чөнки карбыз нинди пычак белән киселгәне бил­гесез, өстәвенә ачык һавадагы кар­быз бар зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерүчән.

Белгеч кисәтә

«Роспотребнадзор» түбән-камалыларга эссе вакытта дөрес туклану кагыйдәлә-рен аңлата.

Җәен аз калорияле ризык ашар­га кирәк. Бигрәк тә, ысланган, кыздырган һәм майлы ризыктан баш тарту хәерлерәк. Ит урыны­на балык һәм диңгез ризыклары сатып алыгыз. Ашау вакытын күчерегез, көндез җиңелчә генә капкалап, төп ризык иртән һәм кичен генә булсын. Витамин­нарга бай яшелчә һәм җиләк-җимеш турында онытмагыз.

Көненә 1,5 литрга кадәр сыеклык – минераль су, җиләк суы, чәй, компот һ.б. – эчәргә кирәк (та­биб белән киңәшләшергә оныт­магыз). Ләкин шикәр күп булган газлы эчемлекләрдән, энерге­тиктан, хәмердән баш тартыгыз.

Юл буендагы сәүдә урынна­рыннан ризык сатып алмагыз. Кибеттә суыткыч эшләргә, са­тучы тиешенчә киенергә тиеш, шикләнсәгез, продукциягә доку­ментларын сорарга оялмагыз.

Әлбәттә, гигиена турында да онытмау мөһим. Ризык әзерләү һәм ашау алдыннан куллары­гызны юыгыз, балаларыгызның кулларын юдырыгыз. Тиз бозы­ла торган ашларны суыткыч­та сакларга яки сатып алуга ук ашарга кирәк.

Илһамия Гаффарова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: