Туган як

Карап йөрдем әле...

Шәһәр урамнары буйлап җәяүләп йөрдем. Чүп контейнерларын вакытында бушаталармы, урамнарны, ишегалларын җыештыралармы, чәчәк үстерәләрме, капкачсыз канализация коелары бармы - шуларны үз күзләрем белән карап кайту иде исәбем. Шул максат белән, иртәдән үк 36нчы микрорайонны әйләнеп, Яшьлек, Мурадьян, Мәктәп бульвары, Төзүчеләр урамнарына чыгып киттем. Чынлап та, иртәрәк булды ахрысы, «Титан» клубы...

Шәһәр урамнары буйлап җәяүләп йөрдем. Чүп контейнерларын вакытында бушаталармы, урамнарны, ишегалларын җыештыралармы, чәчәк үстерәләрме, капкачсыз канализация коелары бармы - шуларны үз күзләрем белән карап кайту иде исәбем.

Шул максат белән, иртәдән үк 36нчы микрорайонны әйләнеп, Яшьлек, Мурадьян, Мәктәп бульвары, Төзүчеләр урамнарына чыгып киттем. Чынлап та, иртәрәк булды ахрысы, «Титан» клубы артындагы павильонда бер бомж йоклап ята иде әле. Ә менә дворниклар һәм чүп түгүче машиналар йокламый - шәһәр буйлап һәр урамда чүп җыялар, контейнерларны бушаталар. Кемнедер рекламалау булмасын өчен, исемнәрен, оешмаларын әйтеп тормыйча гына, күргәннәремне язам. Боларның эшен ныклы «4»легә бәяләп була. Ярты шәһәрне әйләнеп, бары тик 1-2 урында гына түгелмәгән чүп контейнерлары күрдем. Күбесе яңа, капкачлы контейнерлар, чүбе бушатылып, өсте ябылып куелган.

Капкачсыз канализация коелары да тапмадым дигән идем, кайтканда гына Балалар иҗаты йорты янында күрдем. Берәр бала егылып төшсә - аягын яки кулын сындыруын көт тә тор. Мондагы сусыз, ярымҗимерек бассейн да матур күренеш түгел.

Ә менә корыган агачлар шәһәребездә шактый икән. Ярар, аулаграк урыннарда, өй яннарындагыларын күрмәсәләр дә, юл кырыйларында, аеруча Төзүчеләр урамының буеннан-буена мондый агачлар шактый җыела. Электр линиясе янәшәсендә, юл кырыенда ук үскән зур агачлар каты җилдә аусалар - ни буласын үзегез дә чамалыйсыздыр.

Сөембикә, Тынычлык урамнарын, яңа төзелгән йорт тирәләрен карап, матурлап торалар, аларда балалар өчен уен мәйданчыклары да төрле атынгычлар белән җиһазландырылган. Ә менә иске микрорайоннарда балалар уен мәйданчыклары аз. Булганнарында да - тагансыз атынгычлар, аркылы борыссыз турниклар һ.б.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем - чәчәк түтәлләре аз безнең шәһәрдә. Мәктәпләр, балалар бакчалары террито-рияләре, кайбер кибет каршылары күзләрне генә түгел, җаннарны да иркәләп, шау чәчәктә утыра. Ә моннан берничә ел элек үзәк урамнарны бүлеп торган полосалар шау чәчәккә күмелеп утырса - хәзер аларда печән генә үсә. Төзүчеләр һәм Химиклар урамнары кисешкән урындагы тавис кошы беренче елны бик матур күренсә дә, аңа инде күз ияләнде, ә яңалары юк. Күп урыннарда чәчәк түтәлләренә дә газон үләне генә чәчеп куйганнар. Мәктәп бульвары да элегрәк чәчәкләргә күмелеп утырса, хәзер клумбаларда үлән үсә.

Чәчәкләр утыртучы юк дип тормыйлар, күп йортларның тирә-ягына шунда яшәүчеләр үз тырышлыклары белән чәчәк түтәлләре ясый, агачлар утырта. Агачлар дигәннән, «Яшел дулкын» акциясе барышында утырткан агачларның күбесе яңармады. Моңа май аеның коры, кызу килүе начар йогынты ясагандыр. Яңа утырткан агачлар корылыкта яңарып китә алмадылар, су сибүче булмады - утырттылар да оныттылар.

Оныттылар дигәннән, «Көнкүреш йорты» тукталышыннан Химиклар урамына таба барганда трамвай юлының бер ягындагы печән матур итеп чабылган булса, икенче ягында билдән печән һәм язгы янгыннан калган корыган агачлар - бу ягын тәртипкә китерергә онытканнармы, әллә ике хуҗа булып, берсенең үзенә бирелгән территорияне карап, тәртиптә тотарга вакыт ягы тармы?

Яшеллек яратучы шә-һәрдәшләребез үз тырышлыклары белән өй яннарын чәчәккә күмә дип яза башлаган идем. Шундыйларның берсе - Мәктәп бульварындагы 4нче йортта яшәүче Вера апа үз подъезды янын чәчәк бакчасы ясаган. Яныннан үтешли, аңа сүз катмыйча китә алмадым. «Үзем үстерәм, үзем су сибәм, чүпләрен утап, карап торам», ди. Хәзер бала-чага тәртипсез бит, чәчәкләреңне йолкымыйлармы соң дигәч, «узган елларны нәниләр бакчага барганда-кайтканда йолкыйлар иде, гел күзәтеп, ата-аналарына кисәтү ясап торгач, быел тимиләр», дип җавап кайтарды.

Шулай карап йөри торгач, шәһәребезнең иң матур урыны «Кама» кунакханәсе һәм аның территориясе дигән нәтиҗә ясадым. Бер җирдә чүп кисәге тапмассың, агачлар матур итеп киселгән, газоннары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра.

Шәһәребезнең иң ямьсез, күңелсез күренешләреннән берсе - төрле формада, ярым җимерек, түбәсез, буяулары кубып беткән тукталышлар. Байтагында утырып тору өчен утыргычлар да юк. Бик озак сөйли торгач, юлларны ясарга акча таптылар бит. Бәлки, кайчан да булса, тукталышларга да чират җитәр.

Икенчесе - Бызов урамындагы базар. Теләсә нинди тәртиптә куелган төрле формадагы һәм төрле материалдан ясалган павильоннар телевизордан күрсәтә торган качаклар лагерын хәтерләтә. Бу базар белән Үзәк базарны чагыштыру, гомумән урынсыз. Ул микрорайонда яшәүчеләргә бу базар кирәктер, сүз дә юк. Тик аны бераз матурлап, замана таләпләренә яраклаштырып, цивилизацияле итәсе иде бит.

Кыскача шулар, шәһә-ребезнең мин күрми калган матур урыннарын яки, ярымҗимерек төзелеш объектларын, озак вакыт түгелми яткан чүп контейнерларын күрсәгез, бу турыда безгә хәбәр итегез. Без, үз чиратыбызда, аларны фотога төшереп, газетада бастырып чыгарырбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: