Туган як

Камада – йөзмә фонтан, ярында – заманча ял үзәге һ.б.

Түбән Каманың елга капкасы булган Кама буендагы ташландык елга порты, янәшәсендә кунакханә буларак төзелгән бина, шул тирәдә үк, үзе исән чагында ук рәссам Фәтхет- диновка вәгъдә ителеп тә, әле һаман да ачыла алмаган Әхсән музее. Кайчанга кадәр шулай, акча җиткерә алмаганлыктан кул тимичә ятар иде әле алар, бәхеткә Түбән Камага...

Түбән Каманың елга капкасы булган Кама буендагы ташландык елга порты, янәшәсендә кунакханә буларак төзелгән бина, шул тирәдә үк, үзе исән чагында ук рәссам Фәтхет-
диновка вәгъдә ителеп тә, әле һаман да ачыла алмаган Әхсән музее. Кайчанга кадәр шулай, акча җиткерә алмаганлыктан кул тимичә ятар иде әле алар, бәхеткә Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгы җитә. Бу юбилей яхшы үзгәрешләр китерер дип уйлаучы халыкның өметләре акланыр, мөгаен, республика казнасыннан бирелгән 100 миллион сумга Кама елгасының яр буен матурларга җыеналар. Шул уңайдан муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе начальнигы Фирдәвис ХАНОВның газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җавапларын урнаштырабыз.
- Красный Ключтагы елга вокзалы урынында нәрсәләр булачак?
- Кама елгасында «Метеор»лар, теплоходлар йөзгән елларны хәтерлисездер әле. Кешеләр иртәләрен ашыга-кабалана елга вокзалына йөгерәләр иде билет сатып алу өчен чират алып калырга. Ни кызганыч, ул заманнар артта калды. Елга юлын халык оныткач, вокзалы да ябылды. Ул бинада ресторан да ачып карадылар, әмма озакка түгел. Бинаны үзгәртеп ремонтлау өчен акча булмаганлыктан, ул ташландык хәлгә калды. Соңыннан, Түбән Кама өчен, елга вокзалы буларак әһәмияте тәмам югалгач, аны сүтәргә дигән карарга киленде.
Хәзерге вакытта ул урында рестораннары, кафе, фреш-барлары булган дүрт катлы үзәк ачу күздә тотыла. Ул үзәктә эшлекле очрашулар, киңәшмәләр, семинар һәм симпозиумнар уздыру өчен төрле зурлыктагы офис бүлмәләре булачак. Бинаны төзүгә, «Камаглавстрой» идарәче компаниясенең директорлар советы әгъзасы Валерий Самилов әйтүенчә, тиздән керешәчәкләр. Моңа кадәр дә инде Самиловның бу елга вокзалын үзгәртеп ясау нияте булган, шәһәрнең 50 еллыгына үзенең биредәге шул объектларын тәртипкә китереп, тирә-ягын төзекләндерергә вәгъдә итте ул.
- Елга вокзалы янәшәсендәге өр-яңа килеш ташланган кунакханә бинасын да җимерәчәкләрме?
- Нигә җимерергә?! Ул үз урынында калачак һәм кунакханә буларак үзгәртеп корылачак. Әлбәттә, бина эчендәге барлык бүлмәләр дә сүтеләчәк, коммуникация тулысынча яңартылачак. Яңа үзәк белән аңа тоташкан кунакханә биналарының тышкы яклары бер үк стильдә ясалачак һәм алар тулы комплекс тәшкил итәчәк. Ул хакта җентекләбрәк белешәсегез килсә, Самиловның үзеннән сорый аласыз. Ә безнең өчен иң мөһиме, шәһәрдән Кама елгасына төшкәндә күренә торган ул урын төзек һәм матур булсын.
- Ни кызганыч, Әхсән ага үзенең елга вокзалы янәшәсендә урнашачак музей-йортын күрү бәхетенә ирешә алмады.
- Нишлисең, яхшы ниятләрне көне-сәгате белән тормышка ашыру акча булу-булмауга бәйле шул. Әхсән аганың музей йорты узган ел төзелә башлады. Бинаның корпусы әзер инде. Аңа илтә торган юллар, электр яктырткычлары да сузылган. Бу эшләрнең барысы да муниципалитет һәм спонсорлар акчасына башкарыла. Республика һәм федераль казнадан бер тиен дә акча бирелми. Быел Әхсән аганың музей-йортын төзеп бетерергә бурычлыбыз. Анда Түбән Кама рәссамнары эшләячәк, алар үзләренең картиналары күргәзмәләрен оештырачаклар. Шәһәребезгә килүче туристларга шул музейда Түбән Кама тарихы белән танышып, сувенирлар, картиналар сатып алу мөмкин булачак.
- Изге Чишмә нинди үзгәрешләр кичерәчәк?
- Җир уйнаганлыктан, һәр язда Изге Чишмә биләмәсе тәртипкә китерелә, төзәтәсе урыннары төзәтелеп, яңартылып куела. Табигыйлыкка туры китереп классик стильдә ясалган Изге Чишмә биләмәсенә заманча үзгәрешләр кертмичә, вокзал ягыннан башлап чишмәгә илтә торган юл тирәсен бүгенге көнгә яраклы итеп үзгәртергә җыенабыз. Аның проект-эскизы ясалып расланган инде. Белгечләр аңа китәчәк чыгымны исәпләячәкләр.
Кама елгасы яры - елга вокзалыннан алып, көймә станциясенә кадәрге арада - шәһәр халкының ял урыны да бит әле. Реконструкциянең беренче этабында шул ара төзекләндереп үзгәртеләчәк. Аның ярында халык ял итеп утырачак, табигатькә хозурланып йөриячәк. Әмма суда коену тыела!
Көзге айларда, Тукай паркындагы кебек, андагы юл-сукмакка төсле резина җәелеп, яр буена төшү-менү урыны махсус көйләнгән велосипед юллары да ясалачак. Ял урыны булгач, төрле сәүдә павильоннары да көйләнәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, Красный Ключтан елга ярына төшә торган урыннардагы кибет-корылмалар сүтеләчәк. Таудан елга ярына төшә торган урын чиста, матур булырга тиеш, елга ярында безне уң якта - кунакханәле яңа үзәк, ә сулда исә елга эченә көйләнгән зур фонтан каршы алачак. Диаметры - 50-60 метр, ә өскә ыргыла торган су ташкынының биеклеге 45-50 метр булган фонтан ял зонасының төп элементын тәшкил итәчәк. Бәлки әле «көйле-музыкалы» төсле фонтан булыр ул. Халык биредә җәйләрен генә түгел, кышкы айларда да ял итәргә килер дип уйланыла, шунлыктан, тамак ялгап алу өчен кафелар да урнаштырылыр, мөгаен.
- Бик кыйммәткә төшә-дер бит?
- Безнең исәпләүләр буенча, аның беренче чиратын төзү өчен 120 миллион сум акча кирәк булачак. Хәзергә әле республика, бу максатка 101 миллион сум акча бирде. Калган сумманы җитәкчелекнең үзенә юллап табарга туры килер, мөгаен. Ә бәлки әле, эш барышында Татарстан бюджетыннан тагын акча бирерләр.
- Проектның беренче чираты дидегез, ә икенчесе?
- Анысында коткару станциясеннән башлап хәзерге вакытта түләүле пляжлар били торган урынга реконструкция уздыру күздә тотыла. Ул пляжлар, корылмалар һ.б. болай да инде нормативларга туры килми. Шәһәр җитәкчелеге анда барысын да тиешле норматив таләпләренә туры китереп эшләү бурычы куя. Ә аның өчен Яр Чаллыдагы һәм Казандагы шикелле, су агымы көчле булмаган заманча кызыну-су коену зоналары төзү зарур. Елга эчендә махсус су киртәсе көйләп, ясалма култык булдыру, дамбаны киңәйтү җиңел эш түгел. Аларны, техник якны исәпкә алып, белгечләр төзергә тиеш. Әле күптөрле органнарның тикшерәселәре бар, шуннан соң алар ул төзелешкә керешергә рөхсәт итәрләрме, хәзергә билгесез.
- Димәк, түләүле су коену-кызыну урыннары булган комлы пляжлар бетереләчәк?
- Әйе, пляжлар муниципалитет карамагында булачак. Ә анда ял итүче кешеләргә хезмәт күрсәтү эшмәкәрләргә ышанып тапшырылачак: комлыкта кызыну, су коену өчен кирәк-яракны прокатка бирү, ял итүчеләр тамак ялгарлык кафелар төзү һ.б.
- Дамба ничек үзгәртеләчәк?
- Анысы проектның өченче этабы булып, техник хезмәтләр өчен махсус территорияләр һәм берьюлы берничә йөз машинаны вакытлыча куеп калдырырлык стоянкалар төзү, юл буйлап яктырткычлар көйләү һ.б. ниятләнелә. Узган гасырның туксанынчы елларында салынган дамбаны юлдан бер ун метрлап читкәрәк күчерергә кирәк. Дамбадагы иске бетон стена-киртәне алып, анысы урынына заманча яңасын (промышленность предприятиеләре ярдәме белән) кую планлаштырыла. Сүз уңаеннан, мин үзем берничә вариант тәкъдим иттем. Аерым алганда, ул хәзерге шикелле туп-туры сузылган бетон стена түгел, ә урыны-урыны белән, куышланып эчкә кереп торган дамба булачак. Биеклеге шул килеш калса да, хәзерге урыныннан бер ун метрлап эчкә таба кереп торачак. Шул урында гына булса да юлны ике полосалы итеп салу мөһим. Юл буйлап баскычлар ясалачак һәм шул рәвешле тагын өстәмә декоратив дамба килеп чыгачак. Биредә чәчәкләр, агачлар утыртылачак, шунлыктан ул як паркка охшап торачак.
Ә соңгы дүртенче этабында ял зонасының административ биналарын, спорт мәктәпләре, прокат пунктлары, медицина учреждениеләре, кафе һәм рестораннар төзү планлаштырыла. Аквапарк ясап куярга да була. Бу тирәдә бит әле Сүбәләк күле дә бар. Күлне чистартып, аңа илтә торган юлларны рәтләп, пляж ясарга мөмкин. Поселок ягыннан күлгә төшү урыны сөзәк тау итәген хәтерләтеп тора, шуңа күрә анда ролик-ларда төшү өчен махсус юл көйләсәң, бала-чага өчен яхшы булачак.
- Хыялларга бай Сез, Фирдәвис Гайнетҗанович.
- Һәрбер хыял - якын киләчәк, дип заманында Такташ та язган үз шигырендә. Архитектор буларак, хыялларымның кайчан да булса чынга ашасына ышанып яшим. Тормыш үзе дә шуны ук раслый. Тукай паркын гына алыйк. Аның проектына 25 ел элек, ул урында Тукайга һәйкәл куелгач та керешкән идем. Һәр елны яңа бер үзенчәлек, төсмер өстәлә барып, ул бераз үзгәртелде һәм Тукай паркы проектыма халыкара конкурста зур бәя бирелде. Ә иң зур бәя -Тукай паркының бүгенге көндә түбәнкамалыларның яраткан ял урынына әйләнүе.
- Әлбәттә, Петергофтагы кебек, кышкы вакытка Тукай паркындагы сыннар да төреп, каплап калдырылса, сакланышы буенча да, сакчыллык ягыннан да дөресрәк булыр иде. Югыйсә, үсмерләрнең сыннар өстенә үрмәләүләрен, кар йомарламы атып уйнауларын күреп, йөрәк әрни.
- Моңа кадәр андый парк-лар бездә юк иде бит әле. Тәҗрибә тора-бара килә, диләр. Алга таба анысы да игътибардан читтә калмас, дип өметләник. Хәзерге балаларның, яшьләрнең әдәп-әхлагы - гаиләгә, ата-анасының тәрбияле яки тәрбиясез булуына бәйле.
- Кама елгасы ярын матурлауга кагылышлы проектыгыз белән дә конкурста катнаштыгыз бит.
- Красный Ключны төзекләндерү һәм анда Түбән Каманың ял базаларын төзү буенча материалларым 2013 елда ук эшләнеп беткән иде. Мәскәүдә уздырылган халыкара конкурста ул эшем югары бәяләнеп, дипломга ия булдым. Проект, башлыча, ял зонасына кагылышлы иде. Шәһәребез Кама елгасына якын урнашса да, су коенырга яраклы урыннар бик аз бездә. Шуңа күрә дә мин әлеге проблеманы хәл итү юлларын шул проектымда чагылдырырга тырыштым: зур пляж зонасы, төп административ биналар, прокат урыннары, күл буенда балалар мәйданчыгы, стоянкалар һ.б. 2016 ел сулыкларны саклау елы дип игълан ителгәч, артык күп сумма түкмичә генә яр буен үзгәртергә кирәк иде, шул сәбәпле, елга вокзалы янәшәсендәге территориядән алып чишмәгә кадәрге араның өстәмә проекты эшләнде...
Әгәр дә мөмкинлек булса, биредә әллә нәрсәләр эшләп куярга була: яр буеннан югары алып менә торган фуникулер көйләү, балалар өчен аттракционнары, вертикаль корылмалары, кабартыла торган көймәләре һ.б. уен элементлары булган махсус коену урынлы ял зонасы ачу, ә замана яшьләре өчен -
нинди дә булса экстрим.
- «Туган як»ны укучыларны шәһәрнең үзендә төзелә торган объектлар, шул исәптән, салына башлап та, ярым-йорты килеш ташланган биналар һ.б. кызыксындыра. Якын арада газета укучыларыбызның ул сорауларына да җавапларыгызны ишетербез дип өметләнәбез.
- Һичшиксез. Сорауларыгызны беркайчан да җавапсыз калдырган юк.
Әңгәмәне Фирая
МОРАТОВА язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: