Туган як

Кама яры буе танымаслык була

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына Красный Ключ поселогының Кама яры буе танымаслык итеп үзгәртелә. Елга причалы белән бергә, шәһәрнең су капкасы булып саналган чаклары узган гасыр азагында калса да, алга таба ул туристлар игътибарын үзенә җәлеп итә торган матур бер комплекс булыр. Баш архитектор Фирдәвис ХАНОВ белән узган...

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына Красный Ключ поселогының Кама яры буе танымаслык итеп үзгәртелә. Елга причалы белән бергә, шәһәрнең су капкасы булып саналган чаклары узган гасыр азагында калса да, алга таба ул туристлар игътибарын үзенә җәлеп итә торган матур бер комплекс булыр. Баш архитектор Фирдәвис ХАНОВ белән узган җомгадагы әңгәмәне дәвам итеп, Кама яры буендагы үзгәрешләр турында сөйләшәбез.
- Үз дигәнемдә тордым, Болгар имамы Дәү-һит Әсмәгыйҗанның шул елларда яшәгән куышы торгызылды. Бу хакта 2001 елда, Изге чишмә комплексы төзелә башлаганда да сүз кузгаткан идем, ул чагында өлгерә алмадык... Әлбәттә, куышны эзләп эчке ягын чистарту тарихи язмаларга һәм шушы поселок кешеләре сөйләгәннәргә нигезләнеп эшләнде. Алабуга педагогия институтында саклана торган тарихи чыганакларда, Красный Ключ тарихына кагылышлы күп кенә китапларда, бу чишмәнең килеп чыгышына кагылышлы язмаларда - һәммәсендә дә шул куыш һәм чишмә башлангычында кем торганлыгы языла. Куышны эзләп табуы авыр булмады. Красный Ключ кешеләре хәтеренә, шул исәптән, «балачакта ул куышка 20шәр метрлап эчкә керә идек», дип сөйләгән «Камаглавстрой» җитәкчесе Валерий Самилов, «кечкенә чакта бу куышка кереп уйный идек», дип сабыйчак хатирәләрен искә төшергән Красный Ключ җирлеге башлыгы Илдус Зәйнетдинов истәлекләренә дә таяндык. Чыганаклардан бил-
геле булганча, Дәүһит Әсмәгыйҗан 1733 елда үлгән. 102 ел яшәгән ул әүлия шушы чишмәнең дәва үзлеген халык арасында тараткан, аны халыкка таныткан. Аның дәвамчылары булган алты буын шул чишмәне карап торган дигән сүзләр дә бар. Алардан соң ташландык хәлгә килгән, онытылган чишмәне XIX гасырда Стахеевлар чистарталар, чит илләрдән күз күрмәгән агачлар, үсентеләр кайтартып, ботаник бакча ясыйлар, санаторий салалар.
Совет чорында ул «Красный Ключ» ял йортына әйләнә. Аның территориясендә табигый таштан мозаика рәвешендә ясалган фонтан бар иде, үзгәреш елларында ул юкка чыкты. Совет халкының яраткан ял урыны булган ял йотрыннан бердәнбер сакланып калганы - Ленин һәйкәле, аны Стахеевлар бакчасына кертеп куйдырдык.
- Куыш эченә кереп булачакмы?
- Куышның берничә коридоры һәм берничә керү-чыгу урыны булган. Берсен ниндидер бер беседка астыннан кермәле дип язылган. Кайда булды икән? Эзләсәң табылыр иде... Аның өчен шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк. Шул ук Красный Ключтагы элекке кошчылык фабрикасы урынында болгар мөселманнары заманыннан калган зират булган. Төрле формадагы кабер ташларын эттереп, яр буена күмгәннәр. «Әле күптән түгел генә бер кеше кабер ташын тапты», дип сөйләп тордылар поселокта.
Нишлисең, шундый хәтерсез халык инде без, күрәсең. Болгар тарихыбызны бульдозерлар белән эттереп күмәбез. Иң сәере, Изге чишмәне тулысынча Стахеевлар белән бәйләмәкче булабыз. Стахеевларга рәхмәт, караганнар, әмма алар бәйләгеч звено гына, чишмәнең башлангычы Дәүһит әүлиягә бәйле. Вафатыннан соң аны шунда күмәләр, «похоронен тут», дип язылган. Кайда җирләнгән? Куышындамы, әллә чишмә янындамы?.. Куышның күренеп торган өлеше чистартылды. Кеше кермәсен өчен ажур металл рәшәткә куелачак. Тышкы як стеналары куышны казыганда чыккан ташлар белән ныгытылды. Куыш янына ике яктан тротуар килә, алар кисешкән урында Дәүһит Әсмагыйҗан истәлегенә зур табигый таш урнаштырыла.
- Димәк, әүлия Дәүһит куышы яр буендагы бу ял комплексының үзенә генә хас аерым бер үзенчәлеге булачак.
- Әлбәттә. Моның мөһимлеген аңлаганы өчен, муниципаль район башлыгы Айдар Рәи-совичка рәхмәт. Андый үзенчәлекләрнең икенчесе - танылган рәссам Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музей. Причалдан килгәндә, Изге чишмә яклап, шул куышка кадәрге урында төзелде ул. Музей бинасының архитекторы - Түбән Кама егете Айрат Җиһаншин. Башта ук музейның залы түгәрәк булыр дип уйланылган иде. Төп зал - уртада, ярым овал баскычтан икенче катка күтәрелгәч, картиналар эленгән ярым галерея каршылый. Бинада, шулай ук, администрация бүлмәсе, архив, складлар һ.б. булачак. Тышкы яктан гөмбәзе таҗ сыман эшләнгән, ул таҗ Әхсән аганың агач эшләре символы формасында эшләнде. Музейда Әхсән Фәтхетдиновның портреты, картиналары һ.б. куелачак. Анда төрле күргәзмәләр, рәссамнар белән очрашулар, сынлы сәнгатькә бәйле чаралар оештырылачак. Туристлар өчен сувенирлар сату һ.б. күздә тотыла.
 
 
- Кама ярындагы ул удар төзелешне исем китеп карап йөрдем. Буяуы купкан утыргычлары, бассейндагы төсен җуйган кыз сыны, басмалары кыйгаган баскычлары белән бергә, Изге чишмәгә ятимлек төсе сеңгәндәй тоелды.
- Изге чишмә комплексында Әхсән абый үз куллары белән эшләнгән агач сыннар, фигуралар үзләренең ныклыгын югалтты, аларны алмаштырачакбыз. Ул скульптураларны алып, нәкъ шул рәвешле итеп, агачтан күчермәләре ясала инде. Шәһәр көненә алар әзер булачак. Изге чишмәдә быел байтак кына әйбер эшләнде: чуен коймалар чистартылып буялды. Астагы чишмә коймалары белән өстәгеләре бер төстә булгач, тулы комплекс төсмерен алды. Изге чишмә комплексы төзелгәндәге нәрсәләрнең барысы да кабаттан торгызылачак. Әмма барысына да быел көч тә, вакыт та җитмәячәк...
 
- Изге чишмәдән төшкәч, тагын бер шарлавык хасил булган.
- Изге чишмәгә бару юлындагы зур шарлавык янын гына түгел, гомумән, ул тирә замана таләпләренә туры килә торган итеп ясап куелды. Анда казыган саен чишмә бәреп чыга. Изге чишмәгә менә торган урыннан аз гына сулдарак кечкенә шарлавыкны үз эченә алган бик матур почмак хасил булды. Зурысыннан аермалы буларак, бу кечкенә шарлавык кеше якын килерлек, йөзен-кулын чылатып, суын эчәрлек итеп көйләнә....
- Элекке елга порты урынында да бик матур бина калыккан.
- Ул урында алты катлы кунакханә төзелеп бетә. «Helios» кунакханә системасы буенча, Мәскәү бренды буларак, шулар консультациясе белән төзелә. Әгәр хәтерләсәгез, елга порты бинасы янәшәсендә элек алты катлы кунакханә төзелгән иде. Ул бинага бераз үзгәрешләр кертелде. Бу ике бина бер-берсенә тоташтырыла. Кунакханә, үз төсен үзгәртә торган яңа тип алюкобонд пластиналар белән тышлана. Җирле экология бүлегенең моңа кадәр күзгә артык ташланмаган кызыл кирпеч бинасын да яңа материаллар белән тышлап, яңача архитектура төсе кертелгәч, танымаслык булып үзгәрде. Ул тирәдәге элекке гаражларның бер өлешендә полиция, администрация, видеокүзәтү, территорияне яктырту, фонтанны көйләү, Wi-Fi, җәмәгать бәдрәфләре һ.б. бүлмәләрне үз эченә алган АБК бинасы төзелә.
 
 
- Бакчалар ягыннан кайтучылар су ала торган чишмә дә бар бит әле анда.
- Ул чишмәнең суы качкан. Каян да булса килеп чыгар инде... «Фактория»нең павильоннарын алып, почмактагы бер урында, су, туңдырма кебек вак-төяк сатыла торган кечкенә генә павильоны урнаштырыла.
- Кунакханә белән елга причалы арасы бик тә иркен. Су трамваен көткән кешеләр төркеме күренми дә диярлек.
- Элек, метеорлар, пароходлар бер-бер артлы килеп туктаганда, анда кеше күп була иде. Ике арадагы бик зур ул мәйдан бүгенге көндә буш тора. Шуңа да кунакханә каршындагы бетон белән капланган сөзәклектә 300дән артык кешегә исәпләнелгән утыргычлар көйләнә. Трибуна урнашкан бетон да, пароход туктый торган причал стенасы да орнамент рәсемле «гидрофобный штукатурка» белән тышланачак. Шул трибунаның алгы ягындагы мәйданда концертлар, уеннар, туйга бәйле төрле чаралар төрле чаралар оештыру күздә тотыла. Кыш көне анда тимераякта йөрү өчен шугалак ясап булмасмы дип уйлап торабыз. Ул трибунадан Кама елгасындагы зур фонтанны карап утыру да мөмкин булачак.
- Су эчендәге фонтан турында җентекләбрәк сөйләсәгез иде...
- Россиядәге иң зур, иң матур ул фонтан яр буе комплексының төп элементларыннан берсе булачак. Су эченә ярдан 50 метрлап кереп торачак фонтанның диаметры 40 метрдан артык. Суны 50 метрдан да биеккәрәк сиптерү мөмкинлегенә ия булачак. Аның форсункалары төрле якка бөтерелгәнлектән, юнәлешен үзгәрткән судан һавада төрле фигуралар ясаячак. Прожекторлар ярдәмендә, ул төрле төстәге утлар белән яктыртылачак. Музыка белән дә бәйләнештә булыр дип уйлыйбыз.
- Кама яры буеннан бакчаларга бара торган юлның сул ягында бетон стена шул килеш калачакмы?
- Бетонны штукатурлап, табигый таш рәсеме ясалып, таш төсенә буяла. Юл белән бетон арасындагы җиргә чәчәкләр, үсентеләр утыртырга дигән фикер дә бар.
 
 
- Яр буйлап баручы җәяүлеләргә хозурлану өчен күпме матурлык!
- Кама елгасы белән олы юл арасында, ярның буеннан-буена, җәяүлеләр өчен үзенчәлекле тротуар ясала. Агачларны үз эченә алган һәм елга яры рельефын кабатлаячак тротуарның олы юл ягындагы кызыл өлеше - велосипедчылар өчен. Анда ял итүчеләргә утыргычлар да ясалачак, җәяүлеләргә квас, туңдырма сата торган махсус урыннар да көйләнәчәк.
- Велосипедчылар белән җәяүлеләр бер-берсенә комачауламаячак, димәк.
- Красный Ключтан төшү юлының сул ягында - велосипедчылар өчен махсус тротаур ясала, ә җәяүлеләр уң яктан, гадәттәге ияләнгән тротуардан төшәчәк. Аларга бер-берсенең юлына керү тыела. Шуны искәртә торган махсус билгеләр дә куелачак. Таудан аска төшкәч, сулга борылган урында, транспортка һәм кешеләргә йөрергә уңайлы булсын өчен «боҗра» ясалып, ГАИ махсус билгеләр дә куячак. Андагы элекке насос станциясе заманча материал белән тышланып, аңа үзенчәлекле архитектура формасы кертеләчәк. Насос станциясе янында 100 машинага исәпләнн стоянка эшләнә.
- Красный Ключтан тротуар буйлап төшкәндә, ул җәяүле юлының тауны кисеп ясалган сул ягын тышланган материал тузган. Урыны-урыны белән, аның өске ягын каерып, буш шешә, чүп-чар тутырып киткәннәр.
- Ул тротуар янәшәсеннән «Водоканал»ның су торбалары уза. Шул оешма карап, тәртиптә тотарга тиеш аны. Тик финанс мөмкинлекләре юк, ахры.
- Коткару станциясе кая китте?
- Анысы пляж зона-сының иң ерак ягында, Пробудиловкага борылып керә торган урында төзелде. Бинасының эчке буяу-сылау эше бетте, җиһазлар көйләнә. Аның каршында «Ашыгыч ярдәм», полиция маиналары туктау өчен махсус урын эшләнде. Красный Ключтан шул көймә станциясенә кадәрге араның озынлыгы чакрым ярымга тула.
- Причал янәшәсендә, коену тыелганлыгы кисәтелгән язу янында ук диярлек, балалы хатыннар кызынып ята. Берсенең кызы, хәтта, төзелеш өчен китерелгән ком тавының өстенә үк менеп утырган. Әгәр берәр бәхетсезлек булса...
- Үз тормышларын, балалары гомерен куркыныч астына куялар. Андый ваемсызлык гафу ителми. Причалның сак зонасы (охранная зона) бар. Анда су воронкалары ясалырга һ.б. куркыныч туарга мөмкин. Шуңа күрә дә «Купание запрещено» дигән язу тора анда. Әлбәттә, аңлый, уйлый белгән кешеләр өчен...
- Шәһәр пляжы турында да әйтегез инде...
- Пляждагы корылмалар сүтелеп, ул урын киңәйтелде. Әмма быел аны төзеп бетерерлек мөмкинлек булмаячак. Төп эшләр икенче елга кала. Пляжда яңа ком җәелеп, халыкка комлыкта кызынып, культуралы ял итәрлек мөмкинлек тудырылачак.
Әңгәмәне Фирая
Моратова язып алды.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: