«Калабыз югарыдан матур күренә!»

Түбән Каманың рәсми туган көне уңаеннан, Халык иҗаты йортында зур чара узды. 22 сентябрьдә аңа 53 ел тулды. Бирегә шәһәр, сәнәгать предприятиеләре төзелешендә катнашкан, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган ветераннар чакырылган иде. Сәхнәдән яңгыраган җылы сүзләр, җырлар, биюләр – барысы да алар хөрмәтенә булды.
Халык иҗаты йорты фойесында ыгы-зыгы. Чәчләренә чал кунган «беренчеләр» бер-берсе белән исәнләшәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар, хатирәләрне яңарталар. Ә шәһәребез рәссамнары эшләреннән оештырылган күргәзмәдә Түбән Каманың иң матур күренешләре, урыннары сурәтләнгән.
– Мондый очрашуга чакырулары өчен рәхмәт. Мин Түбән Камага 1968 елда килеп, химкобинат һәм шиннар заводын төзүдә катнаштым, 1977 елдан шәһәрдә йортлар җиткердек. Корабельная һәм Химиклар урамы киселешендәге беренче панельле йортны салып бетергәч, күпме шатлык булды! Бу аклы-зәңгәрсу йортлар югарыдан шундый матур күренә! Лаеклы ялга 70 яшем тулгач кына, 2017 елда киттем, – дип искә ала Николай Типтәров.
Концертта, нигездә, совет заманы җырлары яңгырады. Һәм бу дөрес тә – нәкъ менә өлкәннәр өчен алар күңелгә якын да. Шуңа күрә кушылып җырлаучылар күп булды. Яшьләр исә шәһәр төзелешенә багышланган сәхнәләштерелгән җырлы тамаша күрсәттеләр. Кызлар тарафыннан башкарылган татар биюе дә тамашачыларны битараф калдыра алмады. Алып баручылар «беренчеләр»гә дә сүз бирергә онытмадылар.
59 ел элек Бөтенсоюз яңа шәһәрләр проектлары конкурсында Түбән Кама планы алтын медаль алгач, декабрьдә төзүчеләр белән беренче чана-трактор поезды килә. Авыр шартларда эшли башлаган кешеләр максатларына ирешерләр, зур сәнәгать комплексы булган менә дигән шәһәр төзеләчәк, дип күз алдына китергән микән? Кала тарихында җуелмас эз калдырган шәхесләр, биредә ул вакытта булган Чәбия һәм Актүбә авыллары исемнәрен урамнар йөртә. Ә Түбән Кама һаман гөрли, үсә, матурлана.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.800
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.3200
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3000
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.24200
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә... Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.24200
-
16 апрель 2021 - 13:11Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар21600
-
16 апрель 2021 - 13:08Түбән Каманың “Кружка” кибетендә хәмерне кичке сәгать 10нан соң сатканнар Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, кибеттә тыелган вакытта бер хатынга ике шешә сыра сатканнар.17100
-
16 апрель 2021 - 13:05Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.15100
-
16 апрель 2021 - 13:04Кама елгасының кушылдыгында йөзеп йөргән бозлар өстеннән балалар йөгереп йөрүен күргәннәр Күргәннәр генә түгел, кисәтү ясамыйча, кумыйча, телефонга төшереп торганнар.9400
-
16 апрель 2021 - 11:29Язучы, якташыбыз Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителгән Тәрҗемәче Мехмет Араз романны Төркиядә китап буларак чыгарырга тели. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.7900
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.7902
-
16 апрель 2021 - 10:39«Юллар, юллар, инде ничә еллар...» Ачулы машина йөртүчеләр юллардагы чокырларны фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштыра.7800
-
16 апрель 2021 - 09:36РАМАЗАН – изгелекләр кылу ае 13 апрельдә бар мөселман дөньясы, шул исәптән түбәнкамалылар да, уразага керде.6400
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.3200
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3000
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика