Туган як

Исәннәрнең кадерен белегез!

93 яшьлек ветеран Миңнеәхмәт Фәхретдинов соңгы 15 елын кызы Рәүфә тәрбиясендә Түбән Камада яши. Үзе тумышы белән – Оренбург өлкәсенең Красногвардейск районы Ибраево авылыннан.

Бик куркыныч вакытта да

“үләрмен” дип уйламадым

Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь була. Ләкин 1944 елда хәрби комиссариаттан килеп, егетне сугышка алып китәләр. Башта Берлинга  юл тоткан частьне борып, Ерак Көнчыгышка озаталар. Миңнеәхмәт курслар уза, совет-япон сугышында пулеметчы буларак катнаша, яралана.

– Бервакыт безнең яныбызда бомба шартлады. Иптәшләремнең үлүләрен үз күзләрем белән күрдем. Минем гәүдәмне тулысы белән диярлек туфрак күмде, башым гына өстә калды. Янымнан ике шәфкать туташы узганда, туктап, исәнме-түгелме, дип тикшерәләр... Исән икәнлегемне күргәч, чыгаралар, ­ – дип искә ала Миңнәхмәт бабай.

Бер атна буе аңсыз яткан ул. Аңына килгәндә, үзе әйтүенчә, бөтен гәүдәсе нәрсә беләндер катырылган, кымшанып та булмый. Миңнәхмәт Фәхретдиновка дүрт кабыргасы, ике аягы, кулы сынганын әйтәләр. Хәтта мондый вакытта да йөрәгендә курку булмаган, “үләрмен” дигән уй башына да кермәгән. Ә менә маңгаендагы җөе, бөгелми торган кул бармаклары  гомере буе бу яралар турында искә төшерә.

Госпитальдән чыккач та, егетне өенә кайтарып җибәрмиләр – Монголиягә озаталар. Машина йөртергә өйрәнеп, ул часть командирын йөртә. Шулай итеп, җиде ел уза. Миңнәхмәт Фәхретдиновка хәрби хезмәттә калырга, училищега кереп, белем алырга тәкъдим итәләр. Ләкин туган йортын, якыннарын сагынган солдат бу хакта ишетергә дә теләми, баш тарта.

Һәммәсе белән дә горурлана

1951 елда ул туган якларына кайтып, эшкә урнаша.

– Авылда 21 кыз арасында берүзем буйдак егет. Энем берсенә күрсәтеп: “Абый, өйләнергә булсаң, шунысына гына өйлән”, – диде. Шулай эшләдем дә. Мөкәррәмә белән 50 ел яшәдек. Кул түгел, тел дә “тидерми” идем... Үз хатыныңа ничек оялмыйча кычкырасың инде? – ди Миңнеәхмәт бабай.

Хатыны белән биш бала үстергәннәр, кызганычка шуларның икесе бүгенге көндә вафат. Мөкәррәмә әби 2006 елда бакыйлыкка күчкән. Ветеранны өч баласы, тугыз оныгы, ун оныкчыгы куандырып тора.

Миңнеәхмәт бабай бригадир булып та, сәүдә өлкәсендә дә хезмәт куйган,  җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, 30 ел буе колхоз рәисе урынбасары вазифаларын үтәгән. Депутат булып өч тапкыр сайланган.

Ветеран костюмындагы орден-медальләрнең – сугышта бирелгәнме ул, әллә Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннанмы һәммәсе белән дә горурлана. Әле миңа да имтихан үткәрде. Бәхеткә, Ленин, Жуков сурәтләрен тану буенча сынауны “бишле”гә тапшырдым. Бүләкләре арасында шулай ук “Фронтовик” билгесе, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены да бар.

Егет булсаң, Ватан алдында бурычыңны үтә!

Бүгенге тормыш, хәрби хезмәт  турында ни уйлавын сорадым.

– Хәзерге тормыш – яшәргә дә яшәргә. Без үлән ашап үскән вакытлар түгел бу. Бигрәк рәхәт. Хәрби хезмәткә килгәндә, әлбәттә, качмаска. Егет булсаң, Ватан алдында бурычыңны үтә! Ата-аналар, нишләптер, һаман качырырга, армиягә җибәрмәскә  тырыша. Безнең заманда андый нәрсә юк иде. Хәер, сугышта качып калырга теләп, аягына атучы булды-булуын, ләкин андыйлар белән сүз кыска иде: сөйләшеп тә тормыйча, аттылар, –  дип дәвам итте ветеран.

Еллар үзенекен ала шул. Беренче карашка, матур гына бабайның ишетү сәләте начарайган икән. Шуңа күрә сорауларны кат-кат бирергә туры килде.

Кызы Рәүфә Гатина әйтүенчә, Җиңү көне җитәрәк бабай әзерләнә башлый: мәктәпкә дә бара (10 нчы мәктәптән әле дә шалтыратып, хәлләрен сорашалар), 9 майда Мәңгелек ут янына барып, Җиңү парадын карый. Һәм бик еш сугыш турында сөйли.

– Көненә кимендә 10 тапкыр сөйли инде. Исенә төшә дә... Әти игътибарны, кешеләр килгәнне ярата. Аны килеп, фотога да, видеога да төшерәләр, телевизордан күрсәтәләр, – ди Рәүфә ханым.

Соңгы бер-ике елда гына Миңнеәхмәт бабайның чыкканы юк. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” ди халык. Ветераннар исән чакта, мөмкин кадәр күбрәк сорашыйк, балалар, оныклар кайчан да булса бездән сорарлар бит. Бу гаиләдә бабалары сөйләгәннәрне күптән язып алганнар, фильмнарга кадәр төшергәннәр, Бөек Җиңүгә багышланган төрле акцияләрдә дә катнашалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: