Туган як

Исемнәр мәңге хәтердә калыр

Түбән Камада 80 нче чаңгычылар батальоны солдатлары батырлыгын чагылдырган сугыш реконструкциясе күрсәтелде. Әлеге батальон ТАССРда 1942 елда тупланган, Великие Луки шәһәре тирәсендәге Липенка авылы янында канкойгыч сугышларда катнашкан. Аның турында дәреслекләрдә берни язылмаса да, ул бик әһәмиятле һәм аяныч вакыйга, аны балалар да, оныклар да белергә тиеш. Реконструкцияне әзерләүдә шәһәребез, Казан, Чистай һәм Киров тарихчылары һәм белгечләре катнашты.

Җиңү мәйданында җыелган халык башта әзерлек эшләрен күзәтте. Әнә чаңгычылар ролен үтәүчеләр узды, «фашистлар» сөйләшеп тора, кырыйда торган палатка янында «совет солдатлары» корал әзерли. Киемнәр дә махсус сугыш елларына туры китереп сайланган. Арттагы диварга сугыш кыры рәсеме төшерелгән.
Реконструция башланып, ату тавышлары яңгырагач, кешеләр сискәнеп китте. 15 минутка зур булмаган мәйдан сугыш кырына әйләнде. Каяндыр килеп чыккан фашист танкы «безнекеләр»гә төбәп атканда, туплар шартлаганда, «яраланган» солдатлар егылганда йөрәк сыкрап куйды. Тамашачылар арасыннан кемнәрдер күз яшьләрен тыя алмады. Икенче яктан «безнекеләргә» ярдәмгә чаңгычылар ашыга. Бу – шул 80 нче батальон солдатлары. Алар дошман тылыннан бәреп кереп, зур югалтулар белән булса да, җиңүгә иреште.
Тамашачылар арасында бу батальонда сугышкан кешеләрнең туганнары да бар.
– Абыебыз Алексей Алаевны табулары турында хәбәр килгәч, без бик шатландык. Ике ел буе тикшерүләр барды. Без, әлбәттә, дулкынландык, – диләр Саратов шәһәреннән килгән якыннары.
Липенка авылы янында табылган 19 солдат җәсәде шәһәребез зиратында җирләнде. Эзтабарлар әйтүенчә, аларның каберен табу кыен булган, чөнки ул урынга иген чәчелгән, бернинди билге дә, таш та куелмаган. 18 кешене 2015 елда тапканнар. Политрук исә бер ел алдан кабердән арырак урында табылган, аның киемендә махсус билгеләргә кадәр сакланып калган. Калганнары белән эш берничә елга сузылган, ярдәмгә заман технологияләре килгән. ДНКларны аерып анализ ясагач, 15 кешенең туганнарын да ачыклаганнар.
Мөҗип Юнысов – Шәңгәлче авылыннан. Кызы Гөлфидә апа әйтүенчә, әтисе фронтка киткәндә, ул әле тумаган да була. Һәлак булуы турында хәбәр килгәч, кая җирләнгәне якынча ачыклана, тик шуннан башкасын белмәгәннәр. Мөҗип абый белән бергә фронтка 23 яшьлек дусты Нурулла Шәрифуллин да киткән. Алар бер көнне һәлак булганнар.
– Әти киткәндә, мин өч айлык бала булганмын. Әти юкка ияләнеп яшәдем, ачысын да, төчесен дә татыдым. Хөкүмәткә, эзтабарларга рәхмәтемне белдерәм һәм Аллаһыдан мондый сугышларны күрергә язмасын, дип сорыйм, – ди аның кызы Разия апа.
– Сугыш корбаннарсыз булмый. Бөек Ватан сугышы башлангач, егетләребез Ватанны сакларга бердәм күтәрелгәннәр. Чаңгычылар батальоннарын 1941 елның кышында җыя башлаганнар. Анда иң нык егетләрне, спортчыларны сайлап алганнар. 80 нче батальон «татарлар» батальоны буларак билгеле иде. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгелбез, – дип ассызыклады ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин.
«Татнефть» эзтабарлар отряды җитәкчесе Миләүшә Котенкова үз хисләрен яшерми. Үзе әйтүенчә, бу 19 сугышчының иң өлкәненә 36 яшь булган, күбесенә – 18 яшь. Эш дәвам итә, чөнки биш солдатның туганнарын табасы бар. Ә хәзергә аларның исемнәре шәһәребез зиратында уеп язылган, җәсәдләре җирләнгән. Хөрмәтләп искә алырга туганнары, якыннары, Түбән Кама һәм шулай ук шәһәребезнең зур предприятиеләр җитәкчелеге һәм башкалар килде. Каберлек өсте чәчәкләр белән тулды. Чәчәк шиңәр, ә менә бу сугышчыларның батырлыклары мәңге хәтердә калыр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотоларда:
сугыш реконструкциясе күренешләре.

Руслан Исламов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: