Туган як

Исеме җисеменә күрәме?

Түбән Кама автошәһәрчеге үз исемен үзгәртте. Хәзер ул «Велики» дип аталачак.

Әлегә анда төзекләндерү эшләре бара. Проект буенча, ул әкияти Голландияне хәтерләтәчәк. Вокзал алды мәйданчыгы, керү аркасы, яңартылган күпер – барысы да бер стильдә булачак. Әмма ул төп тематикасын саклап кала – балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. Автошәһәрчеккә капиталь ремонт ясау өчен республика бюджетыннан 96 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Барлык эшләр агымдагы елның октябрендә төгәлләнер дип көтелә. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: