Туган як

Интернетта укырга мөмкин

Шәһәр архивы Түбән Камада чыккан “Ленин нурлары” (“Туган як”) һәм “Ленинская правда” (“Нижнекамская правда”) газеталарның иң беренче саннарын сканер ярдәмендә электрон архивка керткән.

Алардан кала, компьютерга шулай ук 1899-1917 еллардагы метрика китапларын керткәннәр. Быелдан сканер аша чыгарылган әлеге газеталарны интернетта табып укырга мөмкин. Сүз уңаеннан, махсус сканер узган ел архивка республика ярдәме белән кайтартылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: