Туган як

Интернетка кереп кара

Хәзерге фән-техника заманында үзеңә кирәкле мәгълүматны каян аласың?! Әлбәттә, интернеттан. Бүген инде авылдагы иң «артта калган» саналучы әби-бабайлар да интернетта утыра, «скайп» аша аралаша. Интернетны «пәрәвез» диләр, чынлап та аның ятьмәсенә кереп бату бер ни түгел. Ноутбук кабызып куйдың да, теләсәң кино кара, теләсәң китап укы, аралаш - бар да...

Хәзерге фән-техника заманында үзеңә кирәкле мәгълүматны каян аласың?! Әлбәттә, интернеттан. Бүген инде авылдагы иң «артта калган» саналучы әби-бабайлар да интернетта утыра, «скайп» аша аралаша. Интернетны «пәрәвез» диләр, чынлап та аның ятьмәсенә кереп бату бер ни түгел. Ноутбук кабызып куйдың да, теләсәң кино кара, теләсәң китап укы, аралаш - бар да бар бит.
 
Интернетның тагын бер файдалы ягы - сайтларга кереп, шәһәрдәшләребезне нинди проблемалар борчыганын карап була. И-и, ниләр генә язмыйлар анда: берәүләр такси хезмәтеннән зарлана, берәүләр балалар бакчаларындагы түләүләрдән. Ипотека, кредит ише замана афәтләреннән зарланучылар да байтак. Лидерлык инде, билгеле - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе кулында. Түләүләр күплегеннән зар елый шәһәр кешеләре.
 
Менә соңгы араларда шәһәребез урамнарында йөргән хуҗасыз этләр проблемасын да кузгатып, кызу бәхәс башладылар. Сүз дә юк: өере белән ач этләр йөргәндә, балаңны ничек курыкмыйча урамга чыгарып җибәрәсең, ди. Ярый әле, мин яшәгән районда күренми хуҗасыз этләр. Югыйсә, иртәнге алтыга эшкә барып җитәр өчен, әче таң тишегеннән ни йөрәгең белән тукталышка чыгып басарга кирәк.
 
Күптән түгел генә Россиянең бер шәһәрендә хуҗасыз этләр талап үтергән бала турында сөйләделәр. Монда югыйсә, этләрне түгел, ә эт алып, аны караудан туйган һәм шул сәбәпле урамга чыгарып җибәргән кешеләрне хөкемгә тартырга кирәк. Бездә депутатлар закон чыгарырга ярата, ә һәр эткә паспорт бирү хакындагы сүзләр имеш-мимеш кенә булып калды бугай. Этләр исәптә булса, хуҗасыз этләр саны шулай тиз артмас иде, бәлки.
 
Интернетта утыручы кешеләр яшүсмерләр (соңгы вакытларда пенсионерлар да) арасында үз-үзенә кул салу очраклары күбәюе хакында борчылып, бу афәттән котылу юлы эзлиләр. Бәхәскә психологлар кушылып, үз киңәшләрен бирә. Шәһәребез зур түгел, шулай да интернетта дистәдән артык сайты бар. Димәк, карап, чагыштыру мөмкинлеге дә зур дигән сүз.
 
Интернетта мәгълүмат беренче күренә, бу яктан ул вакытлы матбугатка төп көндәш. Монда бит нәрсә әйтәсең килсә, шул күренә. Ә вакытлы матбугатта журналист халкы аны үзе теләгәнчә боргалап, синең фикереңне бөтенләй башкага да үзгәртеп куя.
 
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, дөньяда да, шәһәрдә дә проблемаларның беткәне дә, бетәсе дә юк. Ышанмасагыз Интернетка күз салыгыз.
 
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: