Туган як

Җиңүле бәхәс

Чаллыдан дус кызым Алсу: «Эш белән Түбән Камага барам әле, сиңа да керергә уйладым», дип шалтыраткач, кунак каршыларга әзерләнә башладым. Озак көттермәде Алсу, килеп тә керде. Чәйләр эчеп бераз сыйлангач, шәһәр күрсәтеп кайтырга дип, алып чыгып киттем үзен. «Нәрсә бар инде бу Түбән Камада? Ни күрсәтә аласың?» дип сөйләнә башлаган...

Чаллыдан дус кызым Алсу: «Эш белән Түбән Камага барам әле, сиңа да керергә уйладым», дип шалтыраткач, кунак каршыларга әзерләнә башладым. Озак көттермәде Алсу, килеп тә керде. Чәйләр эчеп бераз сыйлангач, шәһәр күрсәтеп кайтырга дип, алып чыгып киттем үзен.

«Нәрсә бар инде бу Түбән Камада? Ни күрсәтә аласың?» дип сөйләнә башлаган Алсуга, күрмәгән-белмәгән килеш нәтиҗә ясарга ашыкма дип, биредә ике ай гына яшәсәм дә, Түбән Кама «патриот»ы буларак, шәһәрне мактарга керештем. «Барыбер, Чаллыдан матуррак түгел инде!» дип Алсу һаман үз сүзен сөйли. Шуннан, моны Красный Ключ поселогындагы Изге чишмәгә алып киттем. Язгы табигать сафлыгы, гаҗәеп матур чишмәнең шаулап агуы, Чулман ярындагы хозурлык... Дус кызым да минем белән бик тиз килеште: «Әйе, бик матур монда! Юкка гына Чаллыдан килеп йөрмиләр икән шул бу гүзәллекне
карарга».

...Бакый Урманче урамындагы мәһабәт мәчет яныннан үткәндә дә Алсу соклануын яшермәде. «Чаллыда моның хәтле үк зур мәчет юк әле. Бигрәк биек, бигрәк матур икән мәчетегез!» диде ул. «Менә шулай шул! 2:0 минем файдага!» дип, сүзне шаяруга бордым.

Дус кызыма «Кояшлы алан» паркындагы халык бушлай файдалана торган тренажерларны да зур горурлык белән күрсәтеп йөрдем. Мондый парк Чаллыда юк әле, диештек. Шәһәр музее да бик ошады безгә. Яшеллеккә күмелгән төз урамнар, биек заманча йортларга хозурлану күңелне шатландырды. Театрлар турында сүз чыккач, драма театрын, «Мунча ташы»н искә алдык. Түбән Каманың танылган җырчылары барлыгы, талантлы рәссамнар шәһәре булуы турында да сөйләштек.

Булгач булсын инде дидем дә, Алсуны Түбән Камадан кул сузымы гына ераклыкта булган «Аккош күле»нә алып киттем. Яшеллек эчендәге зәп-зәңгәр күл, әкият кызы төшереп калдырган көмеш көзгене хәтерләтеп, җәйрәп ята... Күл өстендә - ап-ак аккошлар, туган якларына кайтып барышлый ял итәргә дип тукталганнар. Мондагы матурлыкны аңлаган күңелдән шигырь туадыр ул, әйбәт картина языладыр...

«Безнең бәхәстә син җиңдең, дустым, - диде миңа Алсу. - Түбән Камаң бик матур, күңелле булып чыкты».

Өстәвенә, һавасы да саф, суы да чистарак булса, тагын да яхшырак булыр иде, дип уйлап куйдым мин...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: