Туган як

Ике кешенең берсе адреслы ярдәм ала

Ышанмыйсызмы? Алайса саннарга күз салыйк: хәзерге вакытта 133 меңнән артык түбәнкамалы - шәһәрдә яшәүчеләрнең 48,4 проценты - дәүләт ярдәме, субсидияләр һәм социаль хезмәтләр, шулай ук шәһәр һәм район күләмендә өстәмә ярдәмнәр ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,3 процентка артык. Узган ел социаль ярдәмнәр өчен 1,3 миллиард сум акча бүленгән....

Ышанмыйсызмы? Алайса саннарга күз салыйк: хәзерге вакытта 133 меңнән артык түбәнкамалы - шәһәрдә яшәүчеләрнең 48,4 проценты - дәүләт ярдәме, субсидияләр һәм социаль хезмәтләр, шулай ук шәһәр һәм район күләмендә өстәмә ярдәмнәр ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,3 процентка артык. Узган ел социаль ярдәмнәр өчен 1,3 миллиард сум акча бүленгән.
Без - алдынгы!
Халыкның тормыш итү шартлары хакимиятнең эшчәнлеге дә-рәҗәсен билгеләүче мөһим күрсәткеч булып тора. Бу өлкәдә ирешелгәннәр рейтингында Татарстан Россия күләмендә 4нче урынны били. Алдангы урында - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург кына бездән алда. Ә Идел буе федераль округында республика зур аерма белән алда бара. Шунысын да искәртик: халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләгәндә 64 күрсәткеч исәпкә алына.
Безнең муниципаль районда, тулаем алганда Татарстанда да, авыр тормышлы кешеләрне, шул исәптән, пенсионерларны һәм күп балалы гаиләләрне социаль яклауны уңышлы гамәлгә ашыру икътисади кризис вакытында аеруча әһәмиятле булды. 30дан артык Президент программасының берсе дә туктатылмады.
- Социаль түләүләр системасының төп эш принцибы - адреслылык һәм нәтиҗәлелек саклана. Түбән Кама муниципаль районында сугышта катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар һәм «чернобыльчеләр» - барлыгы 22 мең кеше 30 төрдәге федераль ярдәм чараларыннан файдалана. Хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, реабилитацияләнгән гражданнар, күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм башкалар 49 төрдә республика түләүләре ала, - түбәнкамалыларның мул тормышта яшәвенә республика һәм җирле җитәкчеләрнең дөрес социаль сәясәте аркасында ирешелә, - диде социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Ямалиева.
Дәүләт күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирә. Җәй айларында гына да түбәнкамалыларга 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Ә 2015 елда 26 мең гаиләгә төрле дәрәҗәдәге пособияләр һәм компенсацияләр түләү өчен бюджеттан 214 миллион сум акча бүленгән. Әлеге изге эшкә меценатлар, волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар актив кушылып китте. Мисал өчен, Айрат Сәгыйтов оештырган «Вместе» фонды даими рәвештә төрле акцияләр уздыра, инвалид балаларга дарулар алырга ярдәм итә.
Соңгы елларда актуаль проблемаларны хәл итүгә кагылышлы дистәдән артык проект эшләнде һәм тормышка ашырыла. Федераль закон кысаларында Түбән Камадагы күп балалы гаиләләргә 1634 җир участогы бүлеп бирелде.
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш»
Илдар Шәрифуллин, сугыш хәрәкәтләре ветераны:
- Тормыштан зарланмыйм. Финанс авырлыкларын җиңәргә дәүләт бүлеп биргән социаль түләүләр ярдәм итә. Бу, якынча, ике-өч мең тирәсе. Монда аз керемлеләргә һәм фатир тотуга каралган субсидия-льготалар керә. Болар барысы да фатирда пропискада торган балаларга һәм оныкларга кагыла. Шуның өстенә балалар бакчасы өчен тиешле компенсация дә түләнелә.
Республикада 2007 елда башланган әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күзәтчелеге астында тормышка ашырыла. 2015 елда гына да хәйриячеләр 11 мең укучыга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итте. Болар - аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тормышта авыр хәлгә дучар булган гаиләләрдәге балалар.
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясенә депутатлар, эшмәкәрләр, Түбән Кама муниципаль районындагы оешма һәм предприятие коллективлары да кушылды. Быел гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Веста», иганәчеләр белән арадашлык итеп, беренче сыйныфка керәчәк 97 баланы сумкалар һәм башка мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин иттеләр, 2-11 сыйныфлардан 75 укучы канцелярия товарлары, мәктәп һәм спорт формаларына ия булды. Смыловка авылында Сухрау авыл җирлеге Советы депутаты Федор Шандыров һәм эшмәкәр Булат Мотыйгуллин 1 сентябрьдә беренче мәртәбә мәктәп бусагасыннан атларга җыенучы 14 балага бүләк ясады. Кама Аланында 42 балага ярдәм күрсәтелде. Мондый мисаллар бик күп.
 
Ветераннарны кайгыртып
«Үлемсез полк», «Георгий тасмасы», «Хәтер шәме», «Безнең Җиңү», «Ветеранны котла!» - Бөек Җиңү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлап, Түбән Кама шәһәрендә һәм район авылларында уздырылган шушындый акцияләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел.
Римма Долгополова, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән бала анасы:
- «Надежда» үзәгенә кызым Виканы бушлай дәвалаганнары өчен аерым рәхмәт. Дәүләткә - финанс, ә «Веста» үзәге хезмәт-кәрләренә психологик һәм социаль ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Һәртөрле концертларга, очрашу-кичәләргә чакырып, алар тормышыбызны ямьләндерергә тырыша.
Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «Безнең кадерле ветераныбыз» дигән тагын бер уникаль социаль проект старт алды. Ул бюджет һәм меценатлар ярдәме белән тормышка ашырыла. 9 май алдыннан дәвалау учреждениесендә ветераннар өчен махсус палаталарга капиталь ремонт ясап, җиһазлар яңартылды.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү дәвам итә. Федераль программа кысаларында, сугышта катнашкан 692 кеше һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары торак шартларын яхшыртты. Бүген исемлектә 5 кеше генә калды. Аларның да документлары әзер, дәүләт субсидияләре килеп җитүгә, фатир биреләчәк.
Пенсия яшендә дә укырга мөмкин
Өлкән яшьтәгеләр өчен университетның төрле факультетларына язылган пенсионерлар шулай ди. Узган уку елында биредә 1126 кеше белем алган. Компьютерда эшләргә өйрәнү факультеты аеруча популяр: 40 төркемдә 600ләп кеше шөгыльләнгән. Интернетны өйрәнгән өлкәннәр хәзер төрле хезмәтләр өчен түләүләрне дә компьютер аша башкара, дуслары белән аралаша, ил, республика һәм шәһәрд яңалыклары белән таныша.
Бу университетта укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. 2011 елдан башлап, республика буенча тулаем алганда, 50 мең кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән. Шунысын да ассызыклап узыйк: пенсионерлар арасында компьютер буенча ярышларның Бөтенроссия чемпионатында призлы урыннарны да Татарстан командасы яулаган. Түбән Кама пенсионерлары да үз өлешен кертте.
Фатыйма ЗУБАРЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: