Туган як

Гадәти булмаган юл һәлакәте

Ике автобус "Калина" машинасын нык кысрыклаган. Түбән Камада гадәти булмаган юл һәлакәте теркәлгән. Авария кичә Сүбәләк трассасында була. Вакыйга шаһитлары сүзләренчә, беренче автобус йөртүчесе кинәт кенә тормозга баскан, аның артыннан баручы «Лада Калина» бозлы юлдан аңа барып бәрелгән, аның артыннан килүче автобус шул ук сәбәпле «Калина»га килеп кергән. Нәтиҗәдә, җиңел...

Ике автобус "Калина" машинасын нык кысрыклаган.

Түбән Камада гадәти булмаган юл һәлакәте теркәлгән. Авария кичә Сүбәләк трассасында була. Вакыйга шаһитлары сүзләренчә, беренче автобус йөртүчесе кинәт кенә тормозга баскан, аның артыннан баручы «Лада Калина» бозлы юлдан аңа барып бәрелгән, аның артыннан килүче автобус шул ук сәбәпле «Калина»га килеп кергән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль ике автобус арасында бик нык кысылып калган, аның корпусы нык зарарланган. Машина йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: