Туган як

Их, шагыйрь булсаң икән!

Шигырь язучылар күп хәзер. Гәрчә, кайберәүләренең «шигырь»ләрендә «тибеп ектым үрдәкне, ваткан өчен чүлмәкне» кебегрәк «тирән» мәгънә ятса да, үзен «мин - шагыйрь», ди. Икенчеләре җыр текстлары язып саталар, сәхнә нык ич, барысын да күтәрә. Әле тагын интернет «шагыйрьләре» бар. Әдәби журналлар, газеталар шигыремне басмый дип аптырыйсы да юк бит, талымсыз,...

Шигырь язучылар күп хәзер. Гәрчә, кайберәүләренең «шигырь»ләрендә «тибеп ектым үрдәкне, ваткан өчен чүлмәкне» кебегрәк «тирән» мәгънә ятса да, үзен «мин - шагыйрь», ди. Икенчеләре җыр текстлары язып саталар, сәхнә нык ич, барысын да күтәрә. Әле тагын интернет «шагыйрьләре» бар. Әдәби журналлар, газеталар шигыремне басмый дип аптырыйсы да юк бит, талымсыз, цензурасыз интернетка яз да тарат...Гомере буе иҗат итеп тә, китап чыгарам, халыкка танылам, дип уйлап та бирмичә, күләгәдә кала бирә торганнар да бар. Шуларның берсе белән танышыйк әле: Түбән Камада яшәүче Елизавета Малова ул.
Әле менә аның өр-яңа шигырьләр җыентыгы кулымда. Күр әле, күр, июль ахырын ничек тасвирлый автор: «Арышларның әле егет чагы...», «Тигәнәкләр төенләнеп, башларын күккә чөйгән...» ди. Гап-гади тасвирлау бит, югыйсә! Алай дисәң, китапның авторы Елизавета Малованың гап-гади хезмәт кешесе икәнлеген беләм. Аның иҗат җимешләре, сирәк булса да, матбугатта күренгәли иде, менә, ниһаять, шигырьләрен китап итеп туплап чыгарган. «Сине уйлап...» дип аталган җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә мин дә бардым. Түбән Каманың үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган әлеге кичәдә Елизавета үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Иҗатында лирика өстенлек иткәнлектән, шагыйрәне бик җитди, аз сүзле, үз эченә йомылганрак ханым дип күзаллый идем, ә монда, сорауларга ярымшаяртып җавап бирүеннән, сүзнең тәмен белеп сөйләвеннән беренче тәэсирләр таралып югалдылар.
Иҗатында мәхәббәт, хыянәт, чуалган язмышлар темасы өстенлек итүнең үзенең тормыш юлы белән бәйле түгеллеген дә аңлатырга туры килде укучыларына. Чөнки укучы һәм тамашачы лирик иҗатчыга, моңлы җырчыга «бәхетсез, бичара» ярлыгы тагарга гына тора бит. «Әгәр син башкаларның да хис-кичерешләрен күрә, тоя, йөрәгең аша үткәрә белмисең икән, шигырь ничек язылсын инде ул?! Ә мин үзем бик тә бәхетле кеше. 12 балалы гаиләдә туып-үстем, бүген тугызыбыз исән-сау. Шулкадәр туганы булган кеше бәхетсез буламы?! Менә дигән ул үстердем. Хәзер әнә онык үстерәбез....» - диде Лиза. Улы Денис белән мөнәсәбәтләренә шактый шигырьләр багышлаган ул. Күп еллар элек язылганы минем дә хәтердә әле:
Минем әле бар да алда,
Киләчәгем өметле.
Ходай белми бирмәгәндер
Улым кебек егетне! -
дип язган иде ул, улы әле үсмер чакта ук.
Е. Малованың иҗатында төп урынны авыл темасы алып тора дисәм ялгыш булмас. Туган авылы Мамадыш районы Владимир авылы хакында:
«Безнең авыл -
Җир шарының
Иң матур бер ноктасы!» - дип язган.
Гомумән, авыл тормышын, табигатен яратып язучылар күп, ә менә Лиза шигырьләреннән авылның исе үк бөркелеп торгандай тоела, бөтен нечкәлекләрен белеп һәм искиткеч мәхәббәт белән сугарып яза ул авыл, аның кешеләре хакында.
Без киткән дип,
тормыш тукталмаган,
Басуларда
тургай тавышы.
Нык адымнар белән
авылдашның
Эшкә диеп китеп барышы.
Ә мин монда
кунак кына хәзер,
Безнең якта
кунак кадерле.
Үз ягыңда
кунак булып йөрү
Телә икән, телә бәгырьне.
Шулай инде, чит җирдә яшәгән һәрбер авыл баласы гомере буе җирсеп яши, әрем себеркесе белән идән себергәндә өйгә таралган хуш исне, әрәмәләр ерып бөрлегән җыйган, чирәмдә каз бәбкәләре саклаган чакларын, «чебиләп» беткән аяк-кулларын, көлгә күмгән көтүче бәрәңгесен сагына. Гомер иткән ягында нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үрләр яуласа да, һаман авыл баласы булып кала бирә...
Күңелне юатып яшимен:
Кем генә
калдырып китмәгән?!
Минем бит
авылга һаман да
Бурычым түләнеп
бетмәгән, - дип яза Мамадыш кызы.
Авыл йөрәктә, канда саклана. Шәһәргә китеп адашкан авыл баласының сыер мөгрәп торган абзар-курасы да юк бит, юкса, ә менә печән өсте җиткәч, явым-төшемнәр күбәеп китсә, һаман да эче поша. Лизача әйтсәк:
«...Төшендә дә печән чаба,
И бу авыл баласы...»
«Сине уйлап...» китабына кереш сүз язган Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушев менә болай ди: «Авылдан чыгып киткәнебезгә дә бик күп еллар узды. Ләкин шунысы анык: без - Лиза язганча, авыл белән шәһәр арасы балалары. Туган авылыбыз урамында күрешкәч, аның күзләрендәге шатлык-сөенеч нурларын күреп куанам мин. Туган җиребезнең кадерен шулкадәр тоеп, белеп яшәүче җан иясе булса да булыр икән!»
Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында, әлбәттә, мәхәббәтнең урыны иң түрдә. Күп чакта ирләребез аңлый алмаган хатын-кыз күңеле хакында Елизавета болай дип яза:
Өзелгән-киселгән
җепләрдән
Төйнәлгән күңелдә
мең төен.
Өрфия канатлы җаным да
Табалмый йөдәде үз көен, - ди.
Е.Малованың «Сиртмә бишек» һәм «Сине уйлап...» дигән шигырьләренә Чулпан Зиннәтуллина көй дә язган.
Өрфия күңелле, уйчан, моңлы шагыйрәнең иҗади дәрт тулы, чәчәкле-кояшлы, бәхет-куаныч тулы бик-бик күп язлар каршы алуын телим һәм шуңа өстәп үзенә бераз гына әрсезлек тә телим. Йөрәктән чыккан гади дә, тәмле дә шигырьләре кулъязмада гына калмасын иде. Ташкын булып аккан уй-хисләре башка йөрәкләргә дә барып ирешсен иде.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА.
Фотода: Е.Малова «Сине уйлап...» җырын башкаручы Ильяс Шәяхмәтов белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: