Туган як

Игелекле хезмәттә табылган бәхет

Тарихи Чулман ярларыннан башланып, ерак чакрымнарга сузылган ерганак буенда тыныч кына көн күреп яткан Чәбия һәм Актүбә авыллары урынына төзеләчәк яңа шәһәр нинди булыр икән ул? Хәзергә күз алдына китерүе дә кыен, әмма көн саен күпме үзгә решләр бара монда. Төрле яклардан җыелып килүче күпләрнең яшәү урыннары да юк. Бераз...

Тарихи Чулман ярларыннан башланып, ерак чакрымнарга сузылган ерганак буенда тыныч кына көн күреп яткан Чәбия һәм Актүбә авыллары урынына төзеләчәк яңа шәһәр нинди булыр икән ул?
Хәзергә күз алдына китерүе дә кыен, әмма көн саен күпме үзгә решләр бара монда. Төрле яклардан җыелып килүче күпләрнең яшәү урыннары да юк. Бераз гына мөмкинлекләр булуга, төзелешкә килгән гаиләләргә йә вагон, йә бараклардан бүлмә бирә баралар анысы. Бу инде, кечкенә генә булса да, үз почмагың дигән сүз. Ә хәзергә... Рәхмәт яусын керәшен туганнарга, чит-ятларны өйләренә сыендырганнары өчен. Үзләренең гомер иткән нигезләреннән аерып, авылларын юкка чыгарып барган ва-кытта шундый киң күңеллелек күрсәткәннәренә.
Яңа төзелешләр үзенә тартып торган еллар. Гаилә корырга өлгергән күп кенә тәвәккәл яшьләр шул якларга карап юл тоталар. Күптән түгел башка чыгып яши башлаган өйләренең бусагасыннан бәләкәй чемоданын тотып чыгып китәр алдыннан Мәрьямнең ире, туктап, курчактай нәни кызын, инде кул арасына керә башлаган улын кочаклап, хатынына карады да:
- Барып урнашыйм әле, анда күз күрер, озакламый сезне дә кайтып алырмын, -диде.
Җиңел булмас булуын. Ләкин тырыш бит безнең халык. Татарлар «Магнитканы» күтәргән, Урал, Себер, Донбассларда үз эзен калдырган. Ул да сынатмас. Эштән куркучы түгел ул. Әле менә авылдагы «газигы»ның рулен , монда килгәч, бүтән техникага алыштырырга туры килде. Аларын да тиз арада иярләде.
Баштарак улларын авылда әбиләрендә калдырып килделәр. Ә үзләре вакытлыча Мәтүк түти янына урнаштылар. Алардан алда килгән бер гаилә белән күмәкләшеп бераз яшәргә дә туры килде. Әбинең өе болын хәтле, үзе дә бик мәрхәмәтле булып чыкты, гел ярдәм итеп кенә тора.
- Менә, балалар, бәрәңге, пешерегез дә ашагыз, -диде ул, капчыкка күрсәтеп. Тамак ач түгел шулай булгач. Фатир хакы дип бер тиен акча да алмады ул.
Алар иртә таңнан эшкә чыгып китәләр, кечкенә Раушанияләре көне буе керәшен әби тәрбиясендә кала. Озакламый аларга дигән ясле төзелер анысы, булыр дип ышандырып торалар бит әнә.
Мәтүк әби өендә кышларны чыгып, инде ел тулып артканда аларга барактан бүлмә бирделәр. Аңа сөенүләр! Менә хәзер улларын да кайтып алсалар, дөнья түгәрәкләнә . Әле салына гына башлаган юлларның сазларын ерып, Төзүчеләр бистәсеннән йөреп эшләүләр җиңел түгел , билгеле. Шулай да, сер бирергә тырышмыйлар. Бар да булсынга эшли. Яшьлек бит - барысын да җиңә. Ашау-эчү дип зарлана торган түгел, машиналар белән китереп кенә торалар. Ерак түгел ашамлыклар кибете дә бар. Әнә бит, күрше урамда гына кече туганнары вагон эчен нәкъ татар өенә әйләндереп, ничек тырышып яшәп яталар. Курчак өе диярсең, валлаһи! Яшь кенә әти кеше өй янына бакча ясаган , кечкенә-кечкенә түтәлләрдә чәчәкләр, суган, кишер үсеп утыра . Исең китәр: эштән соң коенып чыгарга душ та ясап куйган әле, кулы белгәч. Суны колонкадан ташыйсы дип аптырап утырмыйлар, эшләп үскән авыл балалары шул алар.
Мәрьям төзелештән арып кайтcа да, өйләренең кухня сыманрак бүлемен вакыт-вакыт төрле төсләргә буяп, гел үзгәртеп тора. Гаиләсенә дә яңалык, атна саен килеп торган туганнары да сокланалар.
Еллар үтте. Алар төзегән матур һәм яшел шәһәр үсеп җитте. Шәһәр үзәгеннән биргән фатирларында канат куеп, балалары үз гаиләләре белән яши. Инде Түбән Камада күпме буыннар алмашынды. Габдрахман белән Мәрьям - күптән әби-бабай, инде Раушанияләре дә быел үзе әби булды, оныгына карап туялмый.
«Безнең өебез - оҗмах почмагы!..» Бу - Мәрьям апае-бызның зур канәгатьләнү белән,
иң яратып әйтә торган сүзе. Чөнки кайчандыр үз куллары белән төзегән йортлары пар күгәрченнәр кебек гаилә өчен зиннәтле сарайлардан кадерлерәк. Шәһәр йортының балконнарын бизәп, янып торган чәчәкләр, күз явын
алырлык яран гөлләрен күрсәгез, димәк, бу - аларның тәрәзәләре. Өстәлләрендә мул итеп пешергән тәмле ризыклар. Бә-
хетнең иң чыны - шушы түгел дип, кем генә әйтә алыр икән?
Шәһәребезгә нигез салучыларның күбесе, бүгенге көндә, әнә шулай тыйнак кына гомер кичереп ята.
Ә Актүбә урамыннан үткән саен күңел яшьлеккә кире кайта да, кылт итеп Мәтүк әби искә төшә.
Рәмзия ШАКИРОВА,
32нче гимназиянең татар теле укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: