Туган як

Игелек җирдә ятмас

Камал Алишев. Битарафлык дигәннән...Гади кешеләрнең генә түгел, кешеләргә ярдәм итәргә тиешле махсус оешмалар хезмәткәрләренең дә битарафлыгына шаккатасың. Бервакыт бер йорт ишек алдында егылып ятучы абзыйны күреп алдым. Яныннан узучылар: «Фу, сәрхүш!» - дип үтеп китәләр. Туктадым да: «Ни булды, агай?» - дип сорыйм. «Аякларым йөрмәс булды», - ди. Дөрес, үзеннән...

Камал Алишев. Битарафлык дигәннән...Гади кешеләрнең генә түгел, кешеләргә ярдәм итәргә тиешле махсус оешмалар хезмәткәрләренең дә битарафлыгына шаккатасың. Бервакыт бер йорт ишек алдында егылып ятучы абзыйны күреп алдым. Яныннан узучылар: «Фу, сәрхүш!» - дип үтеп китәләр. Туктадым да: «Ни булды, агай?» - дип сорыйм. «Аякларым йөрмәс булды», - ди. Дөрес, үзеннән аракы исе килә. Тик аңа карап, салкын җирдә яткан кешегә ярдәм күрсәтмиләр мени?! Ашыгыч медицина ярдәме чакырттым. Килүен килделәр, әмма: «Бетмәс монда бомж...» - дип сөйләнәләр. Алып китәселәре дә килми. Мин катгый рәвештә әйткәч, алып китәргә булдылар. Әмма миңа абзыйны күтәрешеп салу һәм аның белән больницага бару шартлары куелды. Кыскасы, абзыйны арбага утыртып, палатага кертеп үк салырга туры килде.
- Салкын яңгырда, кар-буранлы кышкы көннәрдә, төн караңгылыгын ярып урман-кырларда йөрүне күз алдына да китерә алмыйм. Еланнарга, кыргый хайваннарга да юлыгасыздыр. Җинаятьчеләргә тап булу ихтималы бар бит, мәетләр табып аласыз. Ә шулай да хезмәтегездә иң авыры нәрсә дип исәплисез?
Гөлнара Акатьева. Адәм баласы һәрдаим бәхетсезлек белән күзгә-күз очрашуга күнегә, диләр - һич килешә алмыйм. Һәр-бер фаҗигане йөрәк аша үткәрәбез. Иң авыры - югалучыларны үле килеш табу һәм әлеге хәбәрне якыннарына ирештерү.
Камал Алишев. Барыбызның да гаиләләре бар. Безнең хәбәр килеп ирешүгә үк, төн уртасында киенеп чыгып китүебезгә атналар буе кайтып кермәвебезгә якыннарыбыз һәрчак риза дип беләсезме? Якыннарың аңламавы иң авырыдыр...
Елена Хәйруллина. Минем өчен отрядыбызга яңа килгәннәр һәм отрядка ярдәм итәргә килгән гап-гади гражданнар белән эшләве авыр. Күбесе бернинди әзерлексез килә: җылы киемнәре юк, хәтта биек үкчәле түфлидән киләләр. Ә кемнәрдер романтика эзләп килә. Шуларны әзерләп, өйрәтеп, болай да бик кадерле вакытны сарыф итәргә туры килә.
- Гөлшатны эзләү турындагы хәбәрегез интернетка чыгуга ук, шәһәрдәшләр дәррәү кузгалдылар кебек?
Елена Хәйруллина. Чыннан да, барыбыз өчен дә бик авыр фаҗига булды ул. Бик күп шәһәрдәшләр ярдәмгә килде. Тик, әйтәм ич, күпләре төнлә урманда көрт ерып йөрерлек әзерлектә килми шул. Юкса, интернет аша мөрәҗәгатьтә барысын да яхшылап аңлатабыз: җылы, уңайлы кием, фонарь, телефон, кайнар чәй, бераз ризык, чаңгы таягы, ачык, якты төстәге жилет булырга тиеш.
Камал Алишев. Тагын зур кыенлык - җыелырга бер кечкенә булса да үз куышыбыз булмау. Әйтик, мин төп эшемнән кайтып йокларга яттым ди, төнге сәгать 1 дә телефоныма эзләү-коткару эше барлыгы турында хәбәр килә. Мин торып, өйдәгеләрне уятып бетереп, киемнәремне, кирәкле әйберләрне җыярга мәҗбүр. Кемнеңдер эзләү урынына барырга машинасы юк. Әгәр безнең үз бүлмәбез булса, барлык кирәкле җиһазларны бер урынга туплап, тиз генә җыенып чыгып китәргә уңайлы булыр иде.
- Шәһәр җитәкчеләреннән ярдәм сорап карамадыгызмы соң? Эшегезнең нәтиҗәсе соклангыч, шаккаткыч бит..
Елена Хәйруллина. Сорадык, әлбәттә. Тик әлегә безне ишетүче юк. Әгәр үз бүлмәбез булса, мәгълүмат туплау, эзләү эшләрен контрольдә тоту штабы булдырыр идек.
- Ә нинди җиһазлар турында сүз бара? Гомумән, отряд матди ярдәмне кайдан ала соң?
Камал Алишев. Каян алсын инде, барысы да үзебезнең кесәдән! Җылы киемнәр, фонарьлар, чатыр, плащлар, рация, навигация җиһазлары, термослар һ.б, һ.б. Компьютер һәм транспорт чараларын әйтеп тә тормыйм инде! Әйтик, навигаторыбыз булса, эзләнгән квадратларны аның ярдәмендә компьютерга кертеп бара алыр идек. Чатыр булса, өстәл, компьютер куеп, һәрбер нечкәлекне күз уңында тота алыр, кешеләрне кайнар чәй, ышыкланыр урын белән тәэмин итәр идек.
Бик сирәк кенә, без ярдәм иткән кешеләр аз булса да акча тәкъдим иткәлиләр. Болай да каза килгән кешедән ничек акча алыйк инде!
Елена Хәйруллина. Каядыр барып, өстәл сугып ярдәм сорый да алмыйбыз. Чөнки без ирекле, иҗтимагый оешма, волонтерлар. Бары тик намус, кешелек сыйфатларына гына таяна, өметләнә алабыз. Әгәр ярдәм итәргә теләк белдерүче табылса, чиксез шат булыр идек. Эшебез дә җиңеләер, нәтиҗәсе дә яхшырак булыр иде. (Их, тыйнаклана Лена! Әнә, спорт чаралары во-лонтерларын туклану, яшәү урыны, кием белән тәэмин итәләр бит! Р.Ш.)
- Кешеләр көн дә югалмый ич, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Елена Хәйруллина. Буш вакытыбыз юк диярлек. Әле бит һәрберебезнең төп эше дә бар. Басу-урманнарга чыгып өйрәнүләр үткәрәбез. Семинарлар оештырабыз. Һәр эзләү процессы бер-берсенә һич тә охшамаган. Әйтик, исән кешене эзләү, авыруны эзләү яки берничә атна элек югалган һәм, кызганычка каршы, инде исән булмаган кешене эзләү - һәркайсының үз алым - ысуллары бар.
Соңгы вакытта мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрәбез. Ышанасызмы-юкмы: баштарак безне мәктәпләргә кертмәскә дә теләделәр! Имеш, аларның куркынычсызлык нигезләре дәресләре бар инде! Бәлки безне акча сорарлар дигәннәрдер. Хәзер менә аңлаштык, бик уңышлы эшлибез. Укучыларга экстремаль, гадәттән тыш хәлләргә тарыганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, кыенлыктан чыгу юлларын, табигатьтә юнәлеш табарга һ.б.ны өйрәтәбез. Мондый эшләрне аеруча кечкенә балалар белән алып барырга кирәк. Әйтик, урамда таныш булмаган «ягымлы» апа-абыйлар килеп дәшкәндә нишләргә икәнлеген аңлатырга...
- Сезнең сафларга кушылырга теләүчеләр яки бәлага тарыганнар сезне ничек таба алалар?
Елена Хәйруллина. Тәүлек әйләнәсендә 8-917-261-91-71 телефоны буенча чылтырата алалар. «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркемебез vk.com/slednk. дип атала. Газета укучыларга теләгебез: үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлырак булыгыз. Өлкәннәрне, балаларны, авыру кешеләрне күздән ычкындырмагыз. Үсмерләр белән ничек тә уртак тел табарга тырышыгыз. Ә инде, Аллам сакласын, бәла килсә, ярдәм сорарга ашыгыгыз. Полициягә гариза яздым бит дип, кул кушырып утырып, кыйммәтле вакытны югалтмагыз. Безнеке кебек отрядлар һәрбер шәһәрдә, районда оешсын иде дип тә телибез.
P.S. «След» эзтабарлары белән саубуллашып аерылышкач, урамда бик озак уйланып йөрдем. Кешеләргә бәла килгәндә кем ярдәмгә килә? Табиблар, полиция хезмәткәрләре, коткаручылар... Бу бит аларның һөнәре, бурычы. Дәүләт тәэминатындагы шушы махсус хезмәтләрдән тыш, бернинди матди керемгә дә өметләнмичә, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер торучы игелекле җан ияләре дә яши икән ич арабызда! Данга да, байлыкка да омтылмыйлар. Телешоуларда да кәпрәеп утыручы яшьләр түгел бу. Монда бер төркем игелек ияләре фонарь, резин итек, кечкенә генә бүлмә кирәк иде, диләр...
Уйларымның очына озак чыга алмам төсле. Күз алдымда эзтабарларның үзләре, йөзгә-йөз очрашкан фаҗигаләр хакында сөйләгәндә, яшьләренә буылып тын калып торулары...
Эзтабар дусларымның игелекле эшләре, теләкләре эзсез югалмас дип өметләнәм һәм аларны 5 еллык «туган көннәре» белән котлыйм! Игелекле юлга чыккан эзтабарларга ярдәм кулы сузучы табылсын иде, чөнки-мондый уллар-кызлар Түбән Каманың хәзинәсе бит!
Раушания ШӘЯХМӘТОВА.
Фотоларда: «След» эзләү-коткару ирекле отряды җитәкчесе Елена Хәйруллина (өстә); эзтабарлар чираттагы эзләүгә чыгарга җыена.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: