Туган як

«Һич сезне куркытмасыннар...»

Сүз тыңламаганда, әти-әнисе баласын «хәзер бабай алып китә» дип куркытырга ярата. Аеруча «продвинутый» әти-әниләр «дядя полицейский»га биреп җибәрү белән яный. Билгеле, бу бала күңеленә кереп калып, ул урамда очраган бабайдан, форма кигән кешедән курка башлый. Шушы юлларны язып утырганда үземнең дә бала чагым искә төште. И-и, хәзерге ата-аналарның куркытуы пүчтәк...

Сүз тыңламаганда, әти-әнисе баласын «хәзер бабай алып китә» дип куркытырга ярата. Аеруча «продвинутый» әти-әниләр «дядя полицейский»га биреп җибәрү белән яный. Билгеле, бу бала күңеленә кереп калып, ул урамда очраган бабайдан, форма кигән кешедән курка башлый.
Шушы юлларны язып утырганда үземнең дә бала чагым искә төште. И-и, хәзерге ата-аналарның куркытуы пүчтәк ул! Менә безнең күрше әби (авыр туфрагы җиңел булсын) куркытып та күрсәтә иде соң! Ул сөйләгән берсеннән-берсе куркыныч хикәяләрдән соң, һәр почмакта җен-пәри, убырлы карчык, кеше ашаучылар качып торадыр кебек тоела иде. Боларга өстәп, әби кешенең сәнгатьле сөйләү буенча Айрат Арслановтан бер дә калышмавын әйтеп үтәргә кирәктер.
Матур язлар җитеп, көннәр бераз җылытуга, бу әби һәр кич саен, көтүләр кайткач, үзенең 4 оныгы белән кич утырырга чыга. Ул капка төбендә күренүгә, күрше-тирәдәге бала-чага, балга сырышкан бал
кортлары кебек, аның тирәсенә җыела. Әби җаныкаемның әкият капчыгы беркайчан да бушамый, көн саен берсен-нән-берсе куркынычрак вакыйгаларга бай хикәятләр өстәлеп кенә тора. Алар, әйтик, менә болай башлана: «Сез беләсездер инде, гөлкәйләрем, теге урамдагы фәлән абзыйны? Ул бит җен кызы белән очрашкан кеше. Бервакыт шулай, кичләтеп кенә, печән чабып кайтып килә икән (ул абзый гел ат җигеп йөри иде), аның каршысына бер кыз чыгып, арбасына утырган. Зират кырыеннан үткәндә, «Минем бу зиратта туганнарым ята, алар рухына дога кылып чыгыйм әле», - дип зиратка кереп киткән. Кыз бала озак чыкмый торгач, абзый аны эзләп зират коймасыннан караса, теге кыз бер мәетне казып чыгарып, аның колагын шытыр-шытыр кимереп утыра икән...» Бу хикәядән соң безнең чәчләр үрә тора. Ирексездән, бер-беребезгә ныграк елышабыз. Ышанасызмы-юкмы, иллегә җитеп килсәм дә, әле хәзер дә кимерчәкле ит ашаган тавыш йөрәгемә ярамый, күңелнең әллә кайсы почмакларын шомландыра.
Көндез кеше булып, төнлә чучкага әйләнүче «колдуннар», кеше каны эчеп йөрүче куркыныч әбиләр, тагын әллә нинди явыз зат-лар турындагы әкиятләр гел чын кебек тоела бит бала чакта.
Аны тыңлап утыра торгач, караңгы төшә, эштән арып кайткан әти-әни безнең өйгә кергәнне көтеп җиткермичә йокыга тала. «Барыгыз инде, бәбекәйләрем, өегезгә кайтыгыз», - дип әби дә өенә кузгала. Без дә күрше белән ике араны «космик тизлек» белән генә очып, өйгә керәбез. Иркенләп чәйләр эчеп, ашап алгач, йокларга ятабыз.
Тик юрган астына чумгач та, әллә күпме вакыт күз алдына әллә нинди сурәтләр килеп, тиз генә йокыга китеп булмый. «Бүген исән-сау йоклап китсәм, иртәгә ике аягымның берсен дә басмыйм ул якка», - дип, куркудан калтырап ята-ята йоклап китәсең. Әмма икенче көнне көтү кайтып, кеше аягы басылу белән, тагын шул әби капка төбенә чабасың. Әле ничек кенә чабасың! Нәкъ елан авызына барып кергән куян кебек инде, билләһи. Бер мин генә түгел, ярты авылның бала-чагасы шулай.
Дөрес, хәзерге заманның кайбер бала-чагасын берни белән дә куркытып булмый. Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, җен аның янына килеп басса, мөгезен сындырыр, койрыгын тартып өзәр! Алар бит компьютер уеннары уйнап, төрле «монстрлар» белән сугышып, каешланган буын.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: