Туган як

Иҗатыбыз – бөек Тукайга

Тукай - безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Аның турында уйланмаган, шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Ул кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Чөнки бөек шагыйрьнең үлемсез әсәрләрендә, халкыбызның авыр язмышы чагыла. Тукай рухы татарның иң тирән милли-тарихи хисләренә туры килә. Һәр...

Тукай - безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Аның турында уйланмаган, шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Ул кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Чөнки бөек шагыйрьнең үлемсез әсәрләрендә, халкыбызның авыр язмышы чагыла. Тукай рухы татарның иң тирән милли-тарихи хисләренә туры килә. Һәр чор бөек әдипнең яңа сыйфатларын ача, аның иҗатында үзенә якын яңгыраш таба.
Газетабызның бу санында сезгә тәкъдим ителә торган шигъри бәйләм - Габдулла Тукайның туган көненә шәһәребездә яшәп, иҗат итүче шагыйрьләрдән бүләк булсын.
Без - Болгардан
Үстек авыр елларда без,
Үстек авыр юллардан.
Күңел төшсә дә, гармуннар
Төшмәделәр куллардан.
Кеше күңеле кыллардан ул,
Кыл тибрәлә моңнардан.
Моң кайдан? - дип сорасагыз,
Моңнарыбыз - Болгардан.
Язмышыбыз бу җир белән,
Җир сугардык тир белән.
Ни күрсәк тә бергә күрдек,
Туган-үскән ил белән.
Иген шавы, икмәк исе,
Килә безнең кырлардан.
Исемен тарих саклаган,
Болгардан без, Болгардан.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
Һәйкәл янында
Табигатьтә - назлы апрель ае,
Һаваларда хуш ис күр әле.
Үз янына варисларын җыеп,
Басып тора Тукай һәйкәле.
Без шагыйрьләр түгел,
без бары тик,
Тукай иҗатына табынган.
Балачакта калган
су анасын,
Кырлай урманнарын
сагынган.
Без шагыйрьләр түгел,
без бары тик,
Татар дигән
бөек милләттән.
Тугры булып калып
туган җиргә,
Хакыйкать дип
каләм тибрәткән.
Без шагыйрьләр түгел,
тик өметтә,
Түган тел ул бетмәс,
югалмас.
Мирас булып
күчәр буыннарга,
Вакыт яңгырлары юалмас.
Күпне күргән ил
картлары килгән,
Бүген бездә
шигырь бәйрәме.
Туган телне саклап
сакта тора,
Кыл уртада Тукай һәйкәле.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА.
Яшик әле
Әнкәйләрнең
игезәк баласыдай,
Уфа белән Казан каласы.
Һәр икесе газиз,
җанга якын,
Әйтерсең лә, күзем карасы.
Мәңге яшәр
якын туган булып,
Татар белән
башкорт баласы.
Телләр, моңнар
берләштерә безне,
Аера алмый чакрым арасы.
Безнең җырны
тыңлый чал Иделкәй,
Урал бөркетләре
тын калып.
Агылсын моң,
дөнья гизсен, әйдә,
Тыңласыннар бар да
сокланып.
Бердәм булыйк,
канатлар нык булсын,
Юлыбыз - һәрчак туры,
якты, киң.
Авырлыклар килсә,
җиңәр өчен,
Яшик әле куеп иңгә-иң.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.
Туган телем
Горурланам
туган телем белән,
Аның белән
Тукай сөйләшкән.
Халкым минем
һәрбер баласына,
Ядкарь итеп аны өләшкән.
Телем аша
шатлыгым белдерәм,
Үз телемдә җырлыйм,
моңланам.
Газиз телем аша иман иңде,
«Бисмилла» әйтеп
иртән уянам.
Анам теле -
ягымлы ул шундый,
Аны ишетүе бер рәхәт.
Читкә китсәм,
өзелеп сагындыра,
Туган телем,
милләт, мәмләкәт.
Үз телемдә
фән дә аңлашыла,
Гыйлем алган кеше
югалмый.
Туган телдә
кеше гамәлләшә,
Туган телсез -
шәхес булалмый.
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Тукайны
сагыну
Җир шарының көньягыннан,
Яз җилләре агыла.
Көтеп алам яз айларын -
Якын алар җаныма.
Кошлар сайрый өзеп-өзеп,
Гөрләвекләр җыр суза.
Иртә таңнан өй буенда
Тамчы бии кубызга.
Өмет белән ишәюләр
Көткәндә һәр ояда,
Аңлап халкың уй-хисләрен
Син тугансың дөньяга!
Шул чакларның моң-аһаңе
Безгә килеп тоташа.
Без карыйбыз бу җиһанга
Синең иҗатың аша.
Туган җирләр илһам биргән,
Моң алгансың халкыңнан.
Синең иҗат
кыйммәт безгә -
Кыйммәт мәрҗән, алтыннан.
 
Шундый ай бу, һәр исәне
Кайта туган ягына.
Шушы көннәр җитте исә -
Күңел сине сагына!
Нурзия МИРХАЗОВА.
Илһамыбыз
Тукайга
Сихри язда
бөреләр шытканда,
Күк йөзендә якты йолдыздай.
Тукай туган
шушы дөньяларга,
Яшәр өчен үлмәс
бер җырдай.
Күпме вакыт инде,
күктән кояш,
Аның өчен җиргә нур чәчә.
Еллар үткән саен
данлый халык,
Атлый Тукай белән янәшә.
Тукай рухы
яши күңелләрдә,
Илһамыбыз бары Тукайга.
Һәйкәлләр күмелә
чәчәкләргә,
Тукай моңы агыла
һәркайда.
Илһам алып
шушы яктылыктан,
Яши халык Тукай нурында.
Якты йолдыз булып,
мәңге балкып,
Калыр Тукай, килер буынга!
Анастасия УСАЧЕВА.
Ничек үлчәнә?
Нинди микъдарда үлчәнә,
Тормышның авырлыгы?
Кем уфтана, кем юана
Үткәндә авыр юлны.
Табылган мал, кигән кием,
Үлчәнә акыл белән.
Вакытлар -
сәгатьләр белән,
Үткән юл - чакрым белән.
Нинди микъдарда үлчәнә,
Авырлыгы кайгының?
Көчлеләр дә егыла кайчак,
Югалтса сабырлыгын.
Нинди микъдарда үлчәнә,
Рәхәтлеге шатлыкның?
Күңелдәге бәйләнеше,
Сафлык белән аклыкның.
Нинди микъдарда үлчәнә,
Мәхәббәтнең газабы?
Беренче кавышулармы,
Югалтумы азагы.
Хис ташкыннарын
күрәбез,
Тик күңел күзе белән.
Кайгылар да,
шатлыклар да,
Югала берәм-берәм.
Нурулла ГАПТУЛЛИН.
Йөрәктә
ялкын әле
Болытлар бер таралыр да,
Кояш та чыгар әле.
Сагышларга түзгән йөрәк,
Шатлыкка чыдар әле.
Кышлары да килеп җитәр,
Карлар да явар әле.
Ялгыз типмәс бу йөрәк тә,
Үз тиңен табар әле.
Җилләр дә бер
туктап калыр,
Давыллар тынар әле.
Әзер булыйк,
тормыш безне,
Күп тапкыр сынар әле.
Сынаса да сыгылмабыз,
Йөрәктә ялкын әле.
Безгә язган бу гомерләр,
Йолдыздай балкыр әле.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.
Язларым
Гомерләр йомгагы сүтелә,
Кемнәрдер үткәнгә үкенә.
Һич тынмый
минем дә күңелем,
Китәр күк
дөньяның читенә.
Язларым назларга төренә,
Уза ул өемнең түренә.
Төшемә кергәнне юрасаң,
Олы бер матур юл күренә.
Сокланам чалт аяз күгемә,
Җанымның
моңнары түгелә.
Ашкынма
йөрәгем язларның,
Бу әле соңгысы түгел лә.
Бу сүзем күңелем түреннән,
Киталмам
үз түган җиремнән.
Үкенмим
гомерләр үткәнгә,
Язларым
назларга төренгән.
Фәнүзә САБИРОВА.
Җанда моң-сагыш барда
Яулык изәп сәлам бирә
Яшел зифа каеннар.
Җаннан моңны таратырга,
Ярый Илчебаем бар.
Яр буйлары ап-ак томан,
Офыкны ал төс мана.
Өянкеләр тезелешкән,
Алардан көмеш моң тама.
Ефәк җилләр уйнаклыйлар,
Җиһанда юкә исе.
Һавасы сулап туймаслык,
Күңелдә шатлык хисе.
Язлар җитсә, ашкынабыз,
Без туган авылларга.
Беркайчан да юл өзелмәс,
Җанда моң-сагыш барда.
Рәмзия ВӘЛИЕВА.
Җәяү кайтам
Җәяү кайтам әле, авылыма,
Болыннарны узам,
сазлыклар...
Җәяү кайтам әле авылыма,
Узып китсен диеп сагышлар.
Җәяү кайтам әле,
җәяү кайтам,
Искә төшсен
узган яшьлекләр.
Җәяү кайтып
барам авылыма,
Ачылсыннар
ябык ишекләр.
Җәяү кайтам әле,
кайтып булмый,
Яшьлек узган
гамьсез чакларга.
Җәяү кайтам,
калган мәхәббәткә,
Яшьлектәге
назны сакларга.
Җәяү кайтам
туган авылыма,
Дуслар чыккан
каршы алырга.
Ромашкалар
үскән юлларымны,
Сагынуымны
җырга салырга.
Роза ШАЕХОВА.
Җир уяна
Күксел ефәк салып
иңнәренә,
Яз-сылукай килә-күрегез.
Йөгерә-җырлый
сәяхәткә чыккан,
Гөрләвеккә юллар бирегез.
Киңлекләрне иңли
тургай моңы,
Баш калкыта бөре -
күрәмсез.
Бәбкә үлән шытып,
керфек сирпи,
Җир уяна дуслар, сизәмсез.
Ислемаен мулдан сипкән,
ай-һай,
Күңелләрне
шулмы ымсыта.
Йөрәкләргә
яшәү дәрте өстәп,
Офыкларда язгы таң ата.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
Яратам сине, Түбән Кама
Яраттым мин сине,
Түбән Кама,
Газиз балам кебек
яраттым.
Скверларың,
паркларың өчен,
Мең яшәсен диеп
җан аттым.
Бик күп еллар
хезмәт итеп синдә,
Тоеп һәрчак
җылы назыңны.
Сиңа тулган чакта
50 яшең,
Мин каршылыйм
кабат язымны.
Сихри бер моң
ишетелде гүя,
Яр буеннан
атлап үткәндә.
Милли моң ул,
бөек Тукай моңы,
Алып кайта ерак үткәнгә.
Рәхмәт сиңа,
хезмәт сөйгән халкым,
Гөл бакчасы иттең
даланы.
Ташлап китәр кемнәр
кызганмыйча,
Балкып торган
гүзәл каланы,
Мин яраттым
Түбән Каманы!
Гөлфизә ЗӨЛКӘРНӘЕВА.
Туган нигез
Бүген төнлә
әллә давыл булып,
Капкабызны
җилләр ачканмы.
Бакчаларда гөлләр
чәчәк аткан,
Әллә инде әни кайтканмы.
Еш-еш тибә йөрәк
һаман көтә,
Әниемнең каршы алганын.
Киткән чакларымда
кулын болгап,
Капка төпләрендә
калганын.
Инде ничә тапкыр
бу хисләрне,
Авыр тынлыкларны
кичерәм.
Кайтып тезләнәм дә
нигеземә,
Үткәннәрне
искә төшерәм.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.
Тукай бара
«Ишеттем мин кичә:
берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур,
милли көй».
«Әллүки»не җырлап
Тукай бара,
Чорын җиңгәч,
аңа чире ни...
Ул җыр суза,
сулыш җитми дими,
Бер үпкәңне бир,
дип теләнми.
(Җан байлыгын
халкына илтүче,
Тән байлыгы,
диеп сөйләнми).
Тормыш белән
алыш-биреш өчен,
Бар байлыгы
булган-бер җаны.
Халкын сөйгән,
телен һәм иманын,
Шулар аша
күргән дөньяны.
Халкы моңын
йөрәгенә алган,
Халкы теле
биләүдән калган.
Бар җанына
халкы җаны сыйган,
Иманына үзе инанган.
«Әллуки»не җырлап
Тукай бара,
Чорын җингәч
аңа чире ни...
Туган телдә
җырлый ул дөньяга,
Дөнья тыңлый матур,
милли көй.
Кешелеккә әйтер
сүзең булса,
Язмышлармы
сине ятсына.
Еллар аша
юллар саба-саба,
Дөнья килә
Тукай каршына.
Кави ЗИННӘТУЛЛИН.
Әни сүзе
- Менә бусы
балаларга бүләк,
Балаларга алып куй бусын.
Юл алдыннан
бераз утырып алыйк,
Машинаң да
бераз җылынсын.
Һәрнәрсәгә
игътибарлы әни,
Озатканда ачып капкасын.
Ышанмасаң да,
син әйт ди иде:
«Бәлаләрдән
Алла сакласын».
Бу дөньядан
әни күптән китте,
Туфрак
мамык булсын аңарга.
Озаткан саен
аның әйткән сүзен,
Истә тотам әле
һаман да.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: