Туган як

Иң югары бәя – тамашачы алкышы

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Кыргызстан башкаласында узган «ART-ORDO» VI Халыкара фестивальдә катнашырга чакыру алуы турында язган идек инде. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» спектакле белән катнашып, алар анда җиңү яулаганнар. Инде кайтуга ук бу хакта газетабызга язма бирергә уйласак та, коллективның тиз арада кабат гастрольләргә чыгып...

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Кыргызстан башкаласында узган «ART-ORDO» VI Халыкара фестивальдә катнашырга чакыру алуы турында язган идек инде. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» спектакле белән катнашып, алар анда җиңү яулаганнар. Инде кайтуга ук бу хакта газетабызга язма бирергә уйласак та, коллективның тиз арада кабат гастрольләргә чыгып китүе сәбәпле, бу эш кичектерелеп килде. Ниһаять, мөмкинлек табып, театрның баш режиссеры Рөстәм ГАЛИЕВ белән очрашкач, ул сүзен шуннан башлады.
- Театрыбызның бинасы ремонтта булу сәбәпле, гел «урам тирәсендә» йөрибез, гастрольләрдән кайтып кергәнебез юк (көлә). Планны да тутырырга кирәк бит әле. Елына 250 спектакль куярга, 30 меңгә якын тамашачы җыярга тиешбез. Үзебезнең бина сәхнәсендә әлегә мөмкинлек булмагач, спектакльләребезне гастрольләргә йөреп, башка районнарда, Россия буенча чит өлкәләрдә куябыз. Себер якларында, Башкортстанда, Ульяновск һәм Куйбышев өлкәләрендә йөреп кайттык әле менә.
- Чит өлкәләрдә йөреп кайту гына түгел, зур уңышларга ирешүегез хакында да ишеткән идек.
- Әйе, куандырырлык уңышларыбыз булды. Узган ел Казахстанда фестивальдә катнашып, Чыңгыз Айтматовның әсәрен сәхнәләштереп, зур җиңү белән кайткан идек. Быел Кыргызстанга барып җиңү яуладык. Ул якларда булу безнең күңелләрдә бик матур тәэсирләр калдырды. Без бит яшьтән үк Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән үстек. Ул язган тирән эчтәлекле әсәрләрне укып, шулар белән исәрләнеп йөрдек: аларны уйлап еладык, шатландык. Айтматов безнең күңелләребездә искиткеч талантлы язучы булып сакланып калды. Аның иҗат геройларын күңелләребез аша үткәргәнлектән, ни өчендер, Чыңгыз Айтматов яшәгән төбәкләрне күрү теләге һаман көчле иде. Кайларда язган икән ул шушы әсәрләрне, дип уйлый идек. Шул урыннарга барасы килү теләге яшьтән үк тынгылык бирмәде. Гомерләр үтеп, «Анам кыры»н сәхнәләштереп куярга туры килде һәм Кыргызстанда узачак фестивальгә чакыру алгач, буш кул белән түгел, ә «Анам кыры» әсәрен алып бардык.
- Ничек каршыладылар соң?
- О-о, ул бик зур вакыйга булды! Татарлар килеп, Чыңгыз Айтматовны уйнаулары!.. Анда бөтен Азия халкы вәкилләре җыелган иде, 15тән артык театр чыгыш ясады. Бу фестиваль үзенә күрә ярыш та булды. Без үзебез куйган спектакльгә карата бик матур фикерләр ишеттек һәм җиңү яуладык. Безнең шушы спектакльдә Ана ролен уйнаучы артистыбыз Гүзәл Шәмәрданова «Иң яхшы хатын-кыз роле» дигән номинациядә бүләкләнде. Бу инде өченче урын белән тиңләштерелә. Шул кадәрле театр коллективы арасында бит әле ул! Әлбәттә, моны театрыбызның зур уңышы дип саныйбыз. Бик дәрәҗәле театрлар җыелган иде анда - Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан һ.б. академия театрлары. Провинциаль шәһәр булган Түбән Кама театрына алар белән ярыша торган да түгел кебек. Шуңа да карамастан без җиңүче буларак танылдык.
- Кыргызстан тагын кайсы ягы белән истә калды?
- Без анда Чыңгыз Айтматовның каберен зиярәт кылдык. Мәгълүм булганча, мәшһүр язучының әнисе Нәгыймә татар кызы булган. Аның каберен дә күрдек. Чыгышы белән, ул - Кукмарадан. Туган нигезеннән туган җир туфрагы алып барган идек. Аны Нәгыймә ханымның һәм Чыңгыз Айтматовның каберенә салдык. Язучының әтисе дә шул урында күмелгән. Ул әтисенең каберен 1991 елда гына эзләп таба. Хәтта аның әсәре дә: «Мин әтиемнең каберен белмим... мин әтисез үстем... Бу әсәремне әтиемә һәм әниемә багышлыйм», - дигән сүзләр белән башлана. Чыңгыз Айтматов үлгәч, аны әтисе күмелгән урынга җирләгәннәр. Ул анда аерым, матур бер кабер булып тора. Шундый зур мемориал - Чыңгыз Айтматовка дөньякүләм мәдхияләрнең берсе.
- Ул төбәкләрдә татарлар күпме?
- Бик күп! Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарның күпчелеге Кыргызстан белән Казахстандадыр, мөгаен. Анда алар үзләре бер дәүләт кебегрәк яши: үзләренең үзәкләре бар. Бишкәктә дә татарлар күп. Ыссык-Күлдә, мәсәлән, безне татар диаспорасы каршылады. Халык, аеруча татарлар, безнең спектакльне бик яратып карады. Зур залны тутырып җыелып килгәннәр. Безнең спектакльне карап сокландылар һәм гастрольләргә чакырып калдылар. Киләчәктә тагын бер мәртәбә анда гастрольгә барып кайтырбыз, дип планлаштырабыз.
- Татар театрын караучылар арасында башка милләт вәкилләре дә булгандыр? Синхрон тәрҗемә көйләнгән идеме?
- Синхрон тәрҗемә булмады. Төрки телләре бер-берсенә якын бит инде ул. Шулай булгач, андагы җирле халык та тамашаның эчтәлеген аңлап барды. Өстәвенә, ул көнне татарлар зал тутырып килгән иде. Аларның оешкан төстә килүләре, башка милләтләр алдында үзенә күрә тагын бер зур дәрәҗә булды. Ә инде милләттәшләребез, барысын да бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлап, елап тамаша кылдылар. Безне кунак итеп, бәйрәмнәр ясап озаттылар.
- Сез булган урыннарда халыкларның театрга мөнәсәбәте ничегрәк?
- Аларда дәүләтчелек бар. Театрлар да дәүләтчелеккә корылган. Барысы да үз телләрендә аралаша. Узган ел Казахстанга барып, русча бер сүз дә ишетмичә кайткан идем. Кая барма, балалармы, өлкәннәрме - барысы да казахча гына сөйләшә. Кыргызстанда да шул ук хәл - бар җирдә кыргыз теле. Без үзебездә, мәсәлән, спектакльләр әзерләп, аларны төрле шәһәрләргә, әйтик, Казанга алып барабыз. Соңыннан аларга рус тәнкыйтьчеләре бәя бирә. Ә алар үз күзлекләреннән чыгып тәнкыйтьлиләр. Үз халкының гениаль критигы булган очракта да, ул бит татар халкының телен генә түгел, гореф-гадәтләрен дә, бернәрсәсен дә белми. Ә анда үзләренең критиклары. Аларда башка милләт вәкилләре бәяләми. Андагы критикларны тыңлагач, киңәшләрен ишеткәч, иҗатка тагын да ныграк рухланасың. Анда кешене тәнкыйть белән бетереп ташлау юк. Гади халыкка килгәндә, мин андагы халыкның җитдилегенә, сабырлыгына сокланып кайттым. Аларның яшәү рәвешләре безнекенә караганда башка төрле. Кычкырмыйлар, тавыш күтәрмиләр, үзара низагка керергә тырышмыйлар. Дөрес, бер күрүдә генә барысына да бәя биреп бетерү мөмкин түгел. Театрда гына түгел, җәмәгать урыннарында булганда да күп үзенчәлекләр күзгә ташлана. Әйтик, безнең шау-шулы базарларны алыйк та, аларныкын алыйк. Андагы меңнәрчә кешене сыйдырган базарда ул кадәр акырыш-бакырыш, шау-шу ишетмәссең. Кибетләргә килеп керсәң, анда - үз товарын оста мактап сатучы, чын сәүдәгәр. Ә бездә кайчак сатып алучылар белән озаклап сөйләшеп тә тормыйлар, тегесен-монысын сорап, озаклап товар сайлый башласаң, кырт-пырт сүзләр белән тизрәк чыгарып җибәрү ягын карыйлар.
- Соңгы вакытта нинди спектакльләр әзерлисез?
- Кәрим Тинчуринның 130 еллыгы уңаеннан, «Сүнгән йолдызлар» пьесасын сәхнәләштерә башлаган идек. Шул вакытта «Театры малых городов» дигән россиякүләм проект нигезендә, безгә акча бирелде. Ул акчага өч спектакль әзерлибез. Бүгенге көндә шулар өстендә эшлибез. Аларның беренчесе Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәре. Мин аны «Эт туе» - «Сыка туе» дип атадым. Исеме шулай булачак - «Сыка туе». Татар әдәбиятында бик үк яңгырашлы түгел, билгеле. Сыка - җирле сөйләм, диалект инде ул. Икенчесен Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча сәхнәләштерәбез. «Сихерче» - мистикага корылган әсәр. Табигатебезнең мәгънәви яклары, адәм баласының ялгышлыклары, аның ни дәрәҗәдә табигатьтән читләшүе турында ул.Тамашачыга бик ошар, дип уйлыйбыз. Чөнки Нәбирә Гыйматдинова гомер-гомергә шундый әсәрләр язды һәм аны яратып укыдылар. Өченчесе - үзем язган әкият буенча. «Карурман аша» дип атала. Бөек Тукаебызга багышлана. Чөнки Тукайсыз без имансыз булыр идек. Сәнгатебезме, әдәбиятыбызмы ул - кайда гына барып төртелсәк тә, Тукайга барып тоташабыз.
- Спектакльләрегез арасында киләчәктә зур җиңүләр яулар дип өмет баглаганнары бармы?
- Андый дәрәҗәдәгеләре дә шактый. Гомумән, без фестиваль-ләрдә катнашып, күп җиңүләр яулыйбыз. «Яра» спектакле гран-при алган иде. «Бүре каны» да бик күп фестивальләрдә булды. «Соңгы төн», «Җир уллары» трагедиясе... Кыскасы, чыккан һәрбер әсәребез фестивальләрдә катнашырлык дисәм, хаталану булмас. Мин санап киткән әсәрләр зур номинацияләргә ия булдылар. Ул спектакльләр белән үз театрыбызны гына түгел, шәһәребезне дә данлап кайтабыз. Бу - түбәнкамалылар өчен дә зур мактаныч. Башка төбәкләр белән чагыштырып карыйм да, алар мондый уңышларга күп еллар дәвамында да ирешә алмый әле. Ә без һәр елны шәһәребезгә зур җиңү алып кайтабыз. Дөрес, фестивальләрдә йөрүнең тискәре яклары да бар. Алар коллективны боза. Артистлар аннан соң үзебезнең гади татар дөньясыннан бигрәк «фестивальный» спектакльләрне күбрәк якын итә башлый. Чөнки андый сәхнә әсәрләре тирәнрәк мәгънәгә ия, югарырак дәрәҗәдә. Ә гади тамашачы андыйларны бик өнәп бетерми, гадиләрне үз итә. Аларга җылырак, җырлы-биюле, кызыграк, халыкчан тамаша кирәк. Шуңа күрә «фестивальный» спектакльләр куеп, тамашачыңны югалтырга да мөмкин. Ә безнең төп максатыбыз - халкыбызга хезмәт итү. Спектакльләребезгә иң югары бәя - тамашачыларыбызның алкышлары, чын йөрәктән әйткән рәхмәт сүзләре.
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ язып алды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: