Туган як

«Җиң сызганып эшләр вакыт җитте»

Ширәмәт авылы Түбән Кама районында гына түгел, республикада да билгеле иде. Узган гасырның 30 нчы елларында ул – Ширәмәт районы үзәге булган. Халык саны 3000гә җиткән вакытлар да була. Әмма гомерләр узу белән анда яшәүчеләр саны кими, даны да юкка чыга бара. Бер ай элек Түбән Кама муниципаль районы башлыгы белән узган «туры элемтә»дә иң күп зарлар һәм сораулар нәкъ менә Ширәмәттән икәне ачыкланды. Айдар Метшин анда үзе барырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Авылга килеп, барысын да үз үзләре белән күрде.

Аның белән Ширәмәткә сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәр, район җитәкчеләре дә килде. Кунакларны биредә җиде ел гомер итүче Миңнехан Шәрифуллин каршы алды һәм кәгазьдә теркәп куйган төп мәсьәләләр белән таныштырып: «Җәяүлеләр өчен юл юк – ике баланы машина бәрдереп китте, табиблар җитми, «Сбербанк» кассасы урнашкан бинада бернинди уңайлыклар юк, хуҗасыз этләр саны арта...» – дип тезеп китте. Шәһәр кунаклары белән мәктәп янында сөйләшкән арада трассадан (юл авыл эченнән уза) бертуктаусыз җиңел һәм йөк машиналары йөрде. Светофор, җәяүлеләр юл аша чыга торган урын юк. Көн саен мәктәпкә баручы, кайтучы балалар гомере куркыныч астында булуы көн кебек ачык. Әйе, Ширәмәтнең яңа башлыгы Владимир Емельянов биредә нибары бер ел эшли. Тик бу вакыт эчендә юл билгесе куеп, юлга «разметка» ясарга мөмкинлек булмадымы икән?
Аннары делегация «Сбербанк» кассасына юнәлде. Ул почта бинасында урнашкан һәм Ширәмәткә генә түгел, башка якын-тирәдәге авылларга да хезмәт күрсәтә. Почтаны башка урынга күчергәннәр, хәзер касса шактый зур бинаның бер бүлмәсен алып тора. Хезмәткәре Регина Краюхина куртка киеп утырган. Ник дисәң, батарея булса да, бер бүлмәне җылытырга көче җитми, җылы су, бәдрәф, камералар юк. Касса өчен башка бер урын да табылмадымы икән? Каенлы авылыннан килгән бер апа почта белән дә хәлләр мөшкел булуы, почта ташучының китүе турында зарланып алды. Минималь хезмәт хакы 11000 сум булганда, 4800 сумга эшләргә кем ризалашсын?!
Кунаклар хастаханәгә дә керделәр. Коридор чиста, матур, табибка язылыр өчен терминал тора, ремонт әйбәт, кеше юк. Монда авыручылар юк, дигән фикер туа. Әмма бер дә алай түгел икән. «Иртән баш табиб белән барлык хезмәткәрләр бөтен җирне юып, чистартып чыктылар. Мин «туры элемтә»гә шалтыраткач, мебельне алыштыра башладылар. Юкса, карарлык түгел иде. Соңгы елларда еш авырганлыктан, хастаханәгә күп йөрергә туры килгәч кенә, биредәге тәртипсезлекне күрдем. Коридорда бу вакытта 50-60 кеше утыра, үтеп булмый», – дип аңлатты Миңнехан абый.
Хәлләр мөшкел. Ике гомум практика табибы урынына берсе генә эшли. Шәһәр табиблары көненә 27әр кеше кабул иткәндә, Римма Шәрәфиева авырулары 45 кә җитә. 4643 кешегә – бер табиб һәм бер шәфкать туташы! Әле өйләргә дә барасы бар. «Авыр, әлбәттә. Эш вакыты бетте дип кайтып китү юк, соңгы кешегә кадәр кабул итәбез. Ә кешеләргә төрле белгечләр кирәк. Дәүләт тарафыннан милли проектлар гамәлгә кертелсә дә, яшьләр авылда калырга ашыкмый. Ни өченме? Алар өчен шәһәрдәге кебек уңайлыклар: әйтик фитнес, тренажерлар булсын иде! Инфраструктура үскәндә уңай үзгәрешләр дә була», – ди Римма ханым.
Сүз уңаеннан, Айдар Метшинга 15 октябрьдән Кама Аланыннан тагын бер табибны күчерәчәкләрен әйттеләр. Башлык килүе белән туры килгәнме бу хәбәр, алдан хәл ителгәнме – билгесез, иң мөһиме, килсен һәм кешеләрне дәваласын. Стоматологны авылда сирәк күрәләр. Бүлмәсе бар – табибы юк. Түбән Камадан киләчәкләрен белгәч, аны чакыртып китергәннәр. Миңнехан Шәрифуллин әйтүенчә, алар китүгә, табиб кабинетын бикләп, китәчәк. Педиатр да бар диләр, атнага бер тапкыр акушер-гинеколог та килә икән.
Журналистларны коридордан ары уздырмадылар, шуңа күрә эчтәрәк ни булганын белмибез. Әмма тышкы яктан бинаны яхшы хәлдә дип булмый: кызыл кирпечле шыксыз бинаның диварлары кыршала башлаган, баскычы уңайсыз, ишегалды пычрак, машина кую урыны юк.
Узган ел авылда балалар мәйданчыгы ясадылар. Әмма яңгыр явып киткәч, аның тирә-ягы сазлыкка әйләнгән. Өстәвенә, янында – бер зур өем туфрак ята. Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, бу урында футбол кыры яса- макчылар икән, туфрак җирне тигезләү өчен китертелгән булган. Тик эш туктап калган...
Хуҗасыз этләр белән бәйле мәсьәләне ширәмәтлеләр үзләренчә хәл итә, алар аларны ашатып тора. Юкса, ач булсалар, зыян китерерләр, дип куркалар. «Татарстан Президентына мөрәҗәгать итүдән файда юк – ул монда килеп йөри алмый бит инде. Ә Түбән Кама башлыгы булдыра ала», – дип белдерде ышанычын Миңнехан абый.
Күргәннәреннән Айдар Метшин «канәгатьсез калды» дию бик йомшак булыр иде. «Әлбәттә, яңа җитәкче яшь булгач, аңа ярдәм итәргә, хәлне төзәтергә кирәк. Килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәрегезне бер атна эчендә китереп тапшырыгыз», – дип әйтте ул кырыс кына.
Әйе, яңа башлык яшь, күпне белеп бетермидер. Әмма бу хәлләр бер ел элек кенә килеп чыктымы? Трасса авыл уртасыннан элек-электән узды, биналар да мондый хәлгә бер ел эчендә генә килмәде... Күренгәнчә, хәлләр күптән мөшкелләнә башлаган. Тик, нишләптер, моңа кадәр зарланучы күренмәгән. Һәм Миңнехан абый шалтыратмаса, кем белгән, әле дә булмас иде кебек. Һәрхәлдә, Түбән Камадан хәтле килгән кунаклар белән очрашуга башкалар килмәде. Битарафлыкмы? Ни булса да, бу хаталар төзәтелер, димәк, җиң сызганып эшләр вакыт җитте.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: