Туган як

Иң мөһиме – дәрәҗәне төшермәү

Түбән Кама «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе быел алтын юбилеен билгеләп үтте. Шәһәребездә трамвай юлы һәм депо 1963 елда төзелә башлый, 1967 елның 15 февралендә беренче трамвай рейска чыга һәм менә 50 ел дәвамында түбәнкамалыларның иң яраткан транспорт төренә әйләнә. Бүгенге көндә предприятие нинди планнар белән яши? Нинди уңышларга ирешкән? «Шәһәр...

Түбән Кама «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе быел алтын юбилеен билгеләп үтте. Шәһәребездә трамвай юлы һәм депо 1963 елда төзелә башлый, 1967 елның 15 февралендә беренче трамвай рейска чыга һәм менә 50 ел дәвамында түбәнкамалыларның иң яраткан транспорт төренә әйләнә. Бүгенге көндә предприятие нинди планнар белән яши? Нинди уңышларга ирешкән? «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин белән шул хакта әңгәмә кордык.
Сез бу предприятие белән 2002 елдан җитәкчелек итәсез. Бу вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булды?
- Авыр заманга туры килдем. Хезмәт хакын акчалата бирү юк иде. Вагоннарны карап чыктым: ямьсез, кат-кат буялган, хәтта ярылган урыннары бар, ишекләре тулысынча ябылмый, агач утыргычлар. Болай булмый, дидем. Вагоннарны тәртипкә китердек, матур итеп пәрдәләр элдек, уңайлы утыргычлар таптык. «Барыбер ватачаклар, кисәчәкләр», - диючеләр булды. Дөрес, башта яндырдылар, пычраттылар. Тора-бара кешеләр матурлыкка, уӊайлыкка кул тидермәскә, ватмаска өйрәнде.
- Хәзерге вакытта предприятиедә ничә трамвай вагоны бар?
- Барлыгы 74 вагон: шуларның 63е пассажирларны йөртә, 11е - махсус вагоннар, ягъни рельс ташучы, вак таш таратучы, кар җыючы, транспортер һәм башкалар. Барысы да Чиләбе өлкәсендәге Киров исемендәге Усть-Катав вагон төзү заводында эшләп чыгарылган. Алар Рига заводы трамвайларын әкренләп файдаланудан чыгара башлагач, 1981 елдан кайтартыла башлады.
Трамвай үтәргә тиешле юл нормативы 1 миллион 120 мең километр булса да, кайберләренеке 3 миллион километрга җитә. Норма буенча 18 елга кадәр хезмәт итәргә тиешле трамвайларның 38 ел йөргәннәре дә бар. Нормативны узуга, вагонны сүтеп, капиталь ремонт ясыйбыз, инспекция тикшереп рөхсәт биргәч, линиягә чыгарабыз. Аеруча «өлкән»нәрен составтан чыгарабыз.Бу - озак һәм катлаулы эш.
- Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус трамвайлар йөри.
- Түбән идәнле беренче вагонны үзебезнең идарә акчасына 2010 елда кайтарттык, бер елдан - тагын берсен... Алты ел эчендә предприятие барлыгы дүрт вагон сатып алды. Шәһәрнең 50 еллык юбилее уңаеннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын дүртне бүләк итте. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр әлеге трамвайларда йөри, махсус көтеп ала. Вакыты Интернетта, сайтта күрсәтелгән, телефоннан шалтыратып белешеп була. Гомумән, зарлар ишеткән юк.
Шәһәрдәшләр балалар өчен бәйрәмнәр уздырыла торган экскурсия трамваен да ярата. Яӊа ел бәйрәмен уздырырга теләүче укучылар өчен заказлар бирә башладылар. Узган ел кайтарткан ретро-трамвайны да халык үз итте. Ике вагонныӊ берсеннән һәйкәл ясап, икенчесен аякка бастыру күп вакыт һәм чыгымнар таләп итте. 1967 елда линиягә беренче мәртәбә нәкъ менә шундый вагоннар чыккан.
- Трамвай йөртүче хатын-кызларга шәһәр кунаклары һәрвакыт игътибар итә. Еш кына стюардессалар белән чагыштыралар. Хәзерге вакытта предприятиедә ничә трамвай йөртүче эшли?
- Штатта - 531 кеше. Шуларның 113е - трамвай йөртүче. Уртача 40 яшьтә булган кызларыбызның иң яшенә - 22, олысына 57 яшь, 5-6 егетебез дә бар. Күз алдыгызга гына китерегез: 22 яшьлек кыз 20 тонналы трамвай белән идарә итә. Нинди җаваплылык бит бу! Вагонда йөзләгән кеше. Трамвай йөртүче һәрвакыт күз алдында. Димәк, соклангыч булсын. Шуӊа күрә кием тектерү чыгымы ел саен планга кертелә. Бу - 1 миллион 800 меӊ сумнан артык. Ел фасылына карап, 1нче, 2нче форма тектерелә. Быел кыш бик суык була, диләр, шуӊа да алдан ук җылы чалбарлар тектереп, җылы аяк киемнәре дә алачакбыз.
- Түбән Кама трамвай йөртүчеләре һөнәри осталык бәйгеләрендә еш катнашалар һәм, кагыйдә буларак, призлы урыннар яулыйлар.
- Беренче елларда трамвай йөртүче булу өчен Казанда укырга туры килсә, хәзер курсларны биредә узып була. Алты айның өчесендә теоретик белем бирелә, калганы практика белән уза. Программа кызыклы, уку белән генә чикләнми. Методика эшләүчеләребез - яшьләрнең әниләре дисәң дә була - кадрлар бүлеге начальнигы Татьяна Назарова һәм хәрәкәт хезмәте начальнигы Гөлнара Кукшинова. Теләсә нинди конкурста тәкъдим ителгән номинацияләр буенча мәгълүмат - хезмәт күрсәтү культурасы, юл кагыйдәләрен белү, теоретик белем, трамвай йөртү күнекмәләре, вагоннарны кабул итү - уку дәвамында ук бирелә. «Иң яхшы трамвай йөртүче» исеменә 2011 елда Түбән Камада узган XIV Бөтен-россия һөнәри осталык конкурсында гомуми нәтиҗәләр буенча, Елена Предеина - беренче урынны, Венера Гайниева өченче урынны яулады. Дүрт елдан соң Самарада узган шундый ук бәйгедә Альбина Хәкимова «алтын»ны алды. Сентябрь аенда Алена Рогожникова Түбән Новгород шәһәрендә узган конкурста «Хезмәт күрсәтү культурасы» номинациясендә 34 кеше арасында иӊ яхшы дип табылды.
- Хезмәт хакы күпме тәшкил итә?
- Хезмәт хакы - уртача 19 773 сум. Әлбәттә, бу күп түгел. Инженерлар, техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы азрак. Озак еллар дәвамында биредә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә.
- Билет бәясе артачакмы?
- Хәзер билет бәясе 20 сум, ташламалылар 15 сумга йөри. Йөк ташуның үзкыйммәте 22 сум 67 тиенгә җитеп, рентабельлек 26 сум булганда, бу -бик арзан. Шуңа күрә билет хакын 23 сумга кадәр күтәрү тәкъдимен май аенда ТР тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшырдык.
- Планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Планда, әлбәттә, яӊа трамвай юллары төзү. Бу турыда сүз ике ел элек башланды. Проект дәүләт экспертизасына тапшырылган иде. Нәтиҗәсе якын арада билгеле булачак. Икътисад министрлыгында презентация уздырдык, хупладылар. Төзү авыр түгел, әмма зур чыгымнар таләп итә. Яӊа трамвай юлы Лемаев мәйданыннан башлана, Б.Урманче урамы буйлап бара, Тынычлык урамы белән кисешү урынына җиткәч, сулга борыла, яӊа «Эссен» сәүдә йорты янәшәсендәге заправка яныннан уӊ якка күчә һәм Корабельная урамына таба юнәлә, аннары Южная урамына барып җитә. Әлеге маршрут озынлыгы - 12 километр 600 метр. Планлаштырылган төзү эшләре якынча 900 миллион сумга төшәчәк. Ѳстәмә рәвештә 10 вагон сатып алырга кирәк булачак, һәрберсе 30 миллион сум тора. 12 тукталыш барлыкка киләчәк.
- Яӊа маршрут шәһәргә нәрсә бирә?
- Яӊа маршрут Түбән Каманыӊ әле генә төзелгән һәм төзелеп килүче микрорайоннары аша уза. Нигездә, биредә яшь гаиләләр яши. Анда мәктәп-бакчалар әлегә юк, ә балаларга белем алырга кирәк. Димәк, транспорт мәсьәләсе килеп баса. Хәзерге вакытта предприятие трамвайлары көненә 33 меӊ кеше йөртә, шуларныӊ 12 меӊен ташлама алучылар тәшкил итә. Яңа линия буенча йөрүче трамвайлар хезмәтеннән тагын 110 меӊнән артык кеше файдалана алачак. Шәһәр халкы өчен яңа линия бик кирәк. Аларны кайгыртабыз.
- Сезнең эштә иӊ мөһиме нәрсә?
- Иӊ мөһиме - күтәргән дәрәҗәне төшермәү. Барысы да тәртиптә булырга тиеш. Беренче трамвай көн саен 3 сәгать 37 минутта кузгала. Салкын чакта трамвайларны иртәрәк кабызуларын сорыйм - кешеләр иртән предприятиегә эшкә бара бит. Үзем эшкә көн саен иртәнге сәгать 6да киләм. Начальниклар, урынбасарлар белән бергәләп предприятие территориясен һәм эш урыннарын тикшереп чыгабыз. Биредә һәркем үз эшен белә. Кыш бик суык булыр, диләр. Шуӊа күрә кышка әзерлек чараларын да көчәйттек.
Форсаттан файдаланып, Түбән Кама «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе хезмәткәрләрен, ветераннарын Шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итеп, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.
Әңгәмәне
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА язып алды.
Фотолар предприятие архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: