Туган як

Хәзер дә шатлык өләшә

«Мин әле бер мәңгелектә Әйләнермен болытка. Шатлык өләшеп була бит Зәңгәр күктә торып та. Күкрәү булыр сөйләшүем, Ә хисләрем - яшеннәр. Басу-кырлар шифа табар Минем тамган яшемнән». Әлеге шигъри юлларны Хатип Касыймов язган иде. Әйе, кайчандыр язган иде, инде арабыздан киткәненә дә шактый вакыт узды. Әлеге шигырендә ул беркемнең дә...

«Мин әле
бер мәңгелектә
Әйләнермен болытка.
Шатлык
өләшеп була бит
Зәңгәр күктә торып та.
Күкрәү булыр сөйләшүем,
Ә хисләрем - яшеннәр.
Басу-кырлар
шифа табар
Минем
тамган яшемнән».
Әлеге шигъри юлларны Хатип Касыймов язган иде. Әйе, кайчандыр язган иде, инде арабыздан киткәненә дә шактый вакыт узды. Әлеге шигырендә ул беркемнең дә бу дөньяга мәңгегә килмәгәнлеген, кайчан да булса бер китеп барачагын, ләкин аның фани дөньяда кылган яхшы гамәлләре һәрчак кешеләр күңелендә матур истәлек булып сакланачагы турында искәрткән. «Шатлык өләшеп була бит, зәңгәр күктә торып та» дигәне шуңа ишарә. Чыннан да, без ул калдырган бай әдәби мирасны беркайчан да онытмыйбыз. Яшәешебезнең иң матур якларын чагылдырган нечкә хисле шигырьләрен укып, күңелләребезгә бетмәс-төкәнмәс шатлык алабыз.
Хатип ага Түбән Кама җиренә читтән килгән кеше түгел иде. Кем әйтмешли: шушы җирдән, шушы туфрактан. Районыбызның Болгар авылында туып-үскән, яшәгән кеше. Аның иҗатка тартылуына да шушы якның матур табигате, анда яшәүче хезмәт сөючән кешеләре этәргеч биргәннәрдер, мөгаен. Шуңа күрә шигырьләренә халыкчанлык хас, аны барлык буын вәкилләре дә яратып укый.
Тагын шунысы да бар: Хатип ага узган гасырның 90 елларында «Туган як» газетасында эшләде. Редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде. Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр барган кыен заманнар иде. Ул чакта аның авыл кешеләре турында язган көн кадагындагы күпсанлы мәкаләләрен өлкән буын кешеләре әле хәзер дә хәтерлидер. Төп эшеннән тыш, даими рәвештә әдәби иҗат белән дә шөгыльләнде Хатип ага. Ул - дүрт китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр шәһәребездә эшләп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең даими актив әгъзасы булды. Шул ук туксанынчы еллар башында аның җитәкчесе дә булып торды.
Бу көннәрдә шәһәр һәм район китапханәләрендә, мәктәпләрдә Хатип Касыймовка багышланган кичәләр уза.
Түбәндә газета укучыларыбызга аның әдәби мирасыннан бер бөртек - бер шигырен тәкъдим итәбез.
 
Җырларымны калдырып
Кайтам да
нидер эзләнәм,
Басу-кырларга чыгам;
Җанны айкар
кыйммәтләрем
 
Шунда яталар сыман.
Эзлим, капшыйм,
барлап карыйм
Хәтердә булганнарын.
Авыр, ләкин авыл якын,
Авылда тугангадыр.
 
... Басу-кырны
бер урасам,
Канатлар үсә иде;
Зәңгәр күкнең биеклеге
Җаннарга күчә иде.
 
Таңнар атканда
йөрәгем
Шашынып тибә иде;
Дөньяларны яңгыратып
Җырлыйсым килә иде.
 
Балачак сукмагым дәшә:
«Ник йөрисең каңгырып?
Киттең син
авылны түгел,
Җырларыңны калдырып».
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: