Туган як

Хушлашу

Азат Шәймулла улы вафат Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Азат Шәймулла улы Зыятдинов 24 сентябрьдә 79нчы яшендә кинәт вафат булды. Азат Шәймулла улы Зыятдинов 1939 елның 20 гыйнварында Балтач районының Таузар авылында туган. Аларның гаиләсендә...

Азат Шәймулла улы вафат
 
Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Азат Шәймулла улы Зыятдинов 24 сентябрьдә 79нчы яшендә кинәт вафат булды.
Азат Шәймулла улы Зыятдинов 1939 елның 20 гыйнварында Балтач районының Таузар авылында туган. Аларның гаиләсендә 4 малай һәм ике кыз үсә.
Азат Шәймулла улы Казан авиация институтын тәмамлагач, Азат Зыятдинов «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсенә эшкә җибәрелә. Ул предприятиедә яшь белгечләр советын оештыра. Мастер, смена начальнигы, цех начальнигы урынбасары булып эшли. Мәскәүдә аспирантура тәмамлый. «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә, нефть химиясе каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. «Түбән Кама Нефтехим» ачык акционерлык җәмгыятенең фәнни тикшеренү лабораториясе начальнигы итеп билгеләнә. Ул - Татарстан Республикасының атказанган химигы.
Төп эшеннән тыш, Азат Шәймулла улы җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. 1990 елда, Дәүләт Советы депутаты буларак, Татарстан Республикансың Дәүләт суверенлыгы турында Декларацияне, республикада телләр турында законнарны эшләүгә һәм кабул итүгә үзеннән зур өлеш кертә.
II Бөтендөнья татар конгрессына делегат итеп сайлана. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Түбән Кама бүлеге әгъзасы була. Дәүләт телләренең тигез кулланылышын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасындагы башка халыкларның телләрен үстерүгә шартлар тудыру буенча комиссия әгъзасы. Шәһәребездә «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. Ул шигъриятне, бигрәк тә Һади Такташ, Хәсән Туфан иҗатларын яратты, үзе дә шигырьләр язды. Үзенең 9 буынга кадәр нәсел шәҗәрәсен барлау өстендә эшләде.
Химия һәм нефть химиясе промышленносте буенча Америка, Франция, Бельгия, Греция, Голландия, Төркия илләрендә халыкара конференцияләрдә булганда ул, фәнни эшчәнлектән тыш, этник һәм милли мәсьәләләр белән дә шөгыльләнде, татар диаспорасы белән очрашты.
1999 елның 19 гыйнварында, нефть химиясе производствосында яңа технологик процессларны эшләү һәм аларны гамәлгә кертүдәге хезмәтләре, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашканы, татар халкының мәдәниятен үстерүгә, телен саклап калуга, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен, халык депутатларының Түбән Кама шәһәре һәм районы берләштерелгән Советы карары нигезендә, аңа «Түбән Кама районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек булды, «Ел җитәкчесе-2004» конкурсында җиңү яулады, ТР Президентының Рәхмәт хатына ия булды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, 100дән артык ачыш һәм патент, 150дән артык фәнни хезмәтләр авторы. «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте нәшрият советының редколлегия әгъзасы.
Түбәнкамалылар Азат Шәймулла улы Зыятдиновның туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашалар. Аның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Район һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәре Совет-
лары, башкарма комитетлары,
Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданнары,
хезмәттәшләре һәм дуслары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: