Туган як

«Хурлык аллеясе»нә эләгәсең килмәсә...

1 сентябрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кабат артты. Кабат дигәннән, быел мондый түләүләрнең артуы ике этапта булды. Ике ай элек кенә - 1 июльдә шундый «шатлыклы хәбәр» белән бер мәртәбә «куандырганнар» иде инде. Әле ул гына аз булды, дигәндәй, менә тагын... Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең артуы халык өчен тәмам баш авыртуына...

1 сентябрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кабат артты. Кабат дигәннән, быел мондый түләүләрнең артуы ике этапта булды. Ике ай элек кенә - 1 июльдә шундый «шатлыклы хәбәр» белән бер мәртәбә «куандырганнар» иде инде. Әле ул гына аз булды, дигәндәй, менә тагын...

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең артуы халык өчен тәмам баш авыртуына әверелде. Инде соңгысыдыр, дип уйлыйсың, тагын арттырып куялар. Күп катлы шәһәр квартирларында яшәүчеләрдән моңа карата ризасызлык сүзләрен еш ишетергә туры килә. Кешеләрнең хезмәт хаклары һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты да шул кадәр артса, сизми дә калыр идең яки, ярар инде хезмәтенә күрә түләве, дип эндәшмәс идең. Юк шул, алары һаман үзгәрешсез...
Түләүләр, нигездә, су һәм җылылык өчен артачак икән. Аеруча күп арту җылылык белән тәэмин итүгә туры килә. Монысы 1 сентябрьдән җылылык өчен субсидияле тарифларның бетерелүенә бәйле, ди. Имәндә икән чикләвек, дигәндәй, хикмәт менә нәрсәдә икән. Әлегә кадәр халыкка мәгълүм булмаган (бәлки, игътибарга алынмагандыр), субсидияле тарифлар нинди тарифлар соң ул? Ә җавап бик гади: без шушы елның 1 сентябренә кадәр, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарны социаль яклау максатыннан билгеләнгән түбән бәяләр белән түләгәнбез икән ләбаса. Халыкка шундый субсидияләштерүнең бөтен авырлыгы әлегә кадәр промышленность предприятиеләре һәм бизнес «җилкәсенә» төшкән булган. Ягъни, рәсми бәяләр һәм җылылык бирүнең үзкыйммәте арасындагы аерманы алар түләп барган. 2011 елда гына да ул субсидия 4,5 миллиард сум тәшкил иткән. Аның 855 миллион сумы Түбән Кама предприятиеләре исәбенә туры килгән. Бер «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генә аның 80 процентын түләгән.
Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен андый субсидияле түләүләр узган гасырның 80нче елларында ук кертелгән булган. Җылылык энергиясен «Таттеплосбыт» системасы аша кулланучы барлык шәһәрләр һәм поселоклар аннан файдаланган. Ә хәзер исә, әле күптән түгел генә чыккан «Җылылык белән тәэмин итү турында»гы федераль закон нигезендә, без андый субсидияле түләүдән файдалана алмаячакбыз икән. Бу закон 2011 елның гыйнварыннан ук гамәлгә кергәнлектән, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә инде күптән яңача түләүгә күчкән булганнар. Ә Татарстан хөкүмәте, халыкны кайгыртып, бу эшне кичектерә килгән. Ләкин законга каршы килеп булмый шул. Кыскасы, инде аңлагансыздыр, шундый түләүгә күчүгә безнең дә чират җиткән.
Хәзер инде, бәяләрнең кинәт үзгәрү шаукымы аз тәэмин ителгән гражданнарга артык зыян салмасын өчен, аз керемле гаиләләргә 3 ел дәвамында субсидияле түләү каралачак, ди. Шул максат өчен республика бюджетыннан 7 миллиард сум акча бүлеп бирелергә тиеш.
Коммуналь түләүләргә бәяләрнең шул кадәр күтәрелүе коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын да яхшыртырмы соң? Югыйсә, кешеләрдән әле теге, әле бу коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Эх, алары да түләүгә карап үзгәрсә икән ул!
Түбәнкамалыларның коммуналь түләүдә бурычлары, чыннан да, күп җыелган - 180 миллион сум (!) тәшкил итә. Шәһәрдә шундый киеренке хәл килеп туган ки, халык: «Бәяләрне арттыралар, ә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты канәгатьләнерлек түгел», - дип зарланса, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр исә: «Шушы барлык бурычлар вакытында түләнсә, ул акчага дистәләрчә йорт подъездларын ремонтларга, ишег-алларында яңа балалар мәйданчыклары ясарга, озак вакытлар җыелып яткан чүпне свалкага илтеп түгәргә, ишег-алларындагы юлларны ремонтларга һ.б. бик күп эшләр башкарырга булыр иде», - диләр.
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, аларны аңларга да була. Әле бит аның финанс мөмкинлекләре була торып түләмәүчеләр дә байтак икән. Хәтта эре предприятиеләрдә, оешмаларда җитәкче вазыйфаларын башкаручыларның да кайберләре коммуналь хезмәтләр өчен түләргә «онытканнар» (әллә соң, квартирлары берничәшәр булганлыктан, кайсысына түләнгән, ә кайсысына юк икәнлеген буташтырып, очына чыга алмыйча яталармы?). Югыйсә, кемдә-кемдә, аларда анлык кына акча бар инде.
«Әлеге мәсьәләдә беркем дә бернинди ташламага ия булырга тиеш түгел. Түләмәүчеләргә карата кис-кен чаралар күреләчәк», - дип белдерде муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчеләрнең дүшәмбе планеркасында ясаган чыгышында. Шәһәр җитәкчелеге Тынычлык урамында «Хурлык аллеясе» булдыру турында карар кабул итәргә мәҗбүр булган икән, димәк, хәл чыннан да киеренке. Инде шушы көннәрдә үк андагы баннерларга коммуналь түләүләр өчен күп бурычлы кешеләрнең зурайтылган рәсемнәре һәм бурычларының күләме язып эленәчәк, ди. Совет заманнарында яшәгән кешеләр онытмаганнардыр әле: автобуста билетсыз йөрүче «куян»нарга каршы көрәшүнең, аларның рәсемнәрен халык күп йөри торган урамнарга ябыштыру кебек ысулларын кулланалар иде. Бу пассажирларны тәртипкә чакыруда нәтиҗәле алым булып торды. Оятлары бик еракка качмаган гражданнар моннан сабакны бик тиз алалар иде кебек. «Хурлык аллеясе» булдыру кебек чара, бик арзаннардан булмаса да, кем белә, кулланып карасалар, бәлки, уңай нәтиҗә бирер. Тик, беренче чиратта, баннерларда кесә тутырып акча эшләп тә, коммуналь бурычларын түләргә «оныткан» түрәләрнең тук чырайларын күрсәк яхшырак булыр иде. Шәһәрдәшләребез күрсен үзенең «геройлар»ын. Югыйсә, мактанышу ягына килгәндә, андыйлар беренче бит: баннерларда канәгать кыяфәтле фотолары еш күренә. Менә шулардан соң, сүз дә юк, кесәсендәге барлы-юклы акчасына карап, аны яшәргә тотаргамы, әллә инде коммуналь хезмәтләр өчен түләргәме, дип аптырашта булган, киләчәктә ничек яшәргә, дип кайгыга баткан гади кешеләрнекен дә куярга булыр иде. Андыйларның намусы уяурак та була әле. Түләрләр, түләмичә кая китсеннәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: