Туган як

Хөрмәткә лаек әби

1925 елның 15 февралендә Ярулла абый белән Миңневафа апаның Югары Чаллы авылында өченче балалары Зөләйхә исемле кызлары дөньяга килгән. Әнисе кызчыкка 6 яшь булганда үлә. - Хәзер дә хәтеремдә: әнкәй үлгәч, агачка менеп утырам да, зиратка карап җырлый идем, - дип искә ала ул, һәм ирексездән, күз яшьләрен сөртеп куя....

1925 елның 15 февралендә Ярулла абый белән Миңневафа апаның Югары Чаллы авылында өченче балалары Зөләйхә исемле кызлары дөньяга килгән. Әнисе кызчыкка 6 яшь булганда үлә.
- Хәзер дә хәтеремдә: әнкәй үлгәч, агачка менеп утырам да, зиратка карап җырлый идем, - дип искә ала ул, һәм ирексездән, күз яшьләрен сөртеп куя.
Күрше бабай «Ярулла, кызың җүләрләнә бит», - дигәч, агачны кисеп алганнар. Балага үги әни белән яшәргә туры килгән. Аннан тагын бер бәла -каяндыр ут чыгып, өйләре дә, авыл урамы да янган.
4нче сыйныфны тәмамлагач, алга таба бик укыйсы килсә дә, әтисе укытмаган. Кыз 12 яшьтән эшли башлаган, гәүдәсе башкаларга караганда зуррак булгач, авыррак эшкә тартканнар.
- Көлтә чыгардык, печән, салам өйгәндә дә, эскерт очларга мине кушалар иде. Урман буенда үгезләр җигеп, киртә ташыдык, ул киртә белән көтүлекләр тота идек, - дип сөйли Зөләйхә апа.
ФЗОда укыганда да, ирләр белән бертигез урман кискән. Сугыш вакытында 4 километр йөреп Кызып Чапчак авылыннан почта ташыган. Кара мөһерле хатларны тапшырырга кыймаган - алар йөрәкне әрнетте, ди, шуңа күрә аларны авыл советына илтеп биргән.
Буй җиткән кыз авылдашы Габделхак бабайның телсез малае Вәдүткә кияүгә чыккан. Гаилә җитеш булган:
әтисе тергемәнче, бригадир булып эшләгән. Ире Чистайда телсезләр мәктәбендә укыганда, аяк киемнәре тегәргә, тора-бара итек басарга өйрәнгән. Итекләрен сатып алучылар «Зөләйхә беркайчанда чәй эчертмичә җибәрми иде», - дип, һаман да искә ала.
Зөләйха апа белән Вәдүт абыйның 8 баласы дөньяга килгән: Рәмзия, Мулланур, Халимә, Камилә. Газинур белән Бәгдәнур һәм Мәдинә белән Назимә исә - игезәкләр. Бүгенге көндә ишле гаиләдә 18 онык, 15 оныкчык та бар. Вәдүт абый исә 1992 елда 69 яшендә вафат булган.
- Бик әйбәт иде, телсез булса да, яхшы яшәдек - куллар-бармаклар белән аңлаша идек, - дип сагынып искә ала аны Зөләйха апа. - Балаларым да бик әйбәт булдылар. Барысы да тәүфыйклы, Аллага шөкер. Тик олы кызым гына иртәрәк китте бу дөньядан.
Зөләйха апа ул - безгә кодагый әби, авылда хөрмәтле әбиләрнең берсе, биш тапкыр намаз укый, балаларының хәлләрен белеп тора. Ул улы Газинур һәм килене Рамилә белән яши. Күптән түгел генә 92 яшен тутырды, әлеге гомер бәйрәме белән котларга дип балалары, киленнәре, кияүләре, оныклары, оныкчыклары кайтты.
Аның итагатьлелеге сокландыра: кайсы мәҗлескә чакырмасыннар, ашны кабар алдыннан «Бик тәмле булган, кызым», дип хуҗабикәләрне сөендерә. Ул «Туган як» газетасын алдыра, һәр санын көтеп алып,күзлексез җентекләп укып чыга. Зөләйха апа, сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, барчабызны да сөендереп яшә.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: