Туган як

Хокукларын бозганнар, имеш...

13 сентябрьдә Түбән Кама шәһәр судында балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга катгый каршы торучы түбәнкамалы Виктория Можарованың эше каралачак. Мәгариф идарәсе шушы үзсүзле, кире хатынны хәзерге вакытта 35нче лицейда белем алучы 13 һәм 14 яшьлек малайларын уку йортының укыту планына (ул исә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының «Мәгариф...

13 сентябрьдә Түбән Кама шәһәр судында балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга катгый каршы торучы түбәнкамалы Виктория Можарованың эше каралачак. Мәгариф идарәсе шушы үзсүзле, кире хатынны хәзерге вакытта 35нче лицейда белем алучы 13 һәм 14 яшьлек малайларын уку йортының укыту планына (ул исә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының «Мәгариф турындагы» һәм «Телләр турындагы» законнарына нигезләнеп эшләнә) туры китереп укытуга каршы чыгуда, балаларның хокукларын бозуда гаепли.

1999 елгы Андрей Можаров һәм 1998 елгы Никита Столяров беренче класска 10нчы мәктәпкә укырга керсәләр дә, укытучы белән уртак тел таба алмау сәбәпле, укуларын 32нче гимназиядә дәвам итәргә мәҗбүр булалар. Анда алар 2009 елга кадәр укый һәм 35нче лицейга күчә. Әниләренең сүзләрен тыңлап, моңарчы татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрмәгән малайлар лицейда да бу фәннәрне өйрәнергә җыенмый. «Тиздән Санкт-Петербургка күченеп китәргә җыенабыз», дигән сылтау белән (анда бик көтеп торалардыр инде), Можарова балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрергә рөхсәт итми. Лицейга гариза язып кергәндә, Андрей белән Никитаның татар телен рус төркемендә үзләштерүенә ризалык биргән булса да, аның уллары татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрмәвен дәвам итә. Лицей директоры да, янәсе, тиздән Татарстаннан бөтенләйгә китәргә җыенучы бу гаиләнең хәленә керә. Әмма Түбән Камадан беркая да китә алмаган (югыйсә, чыгып ычкынсалар начар булмас иде дә бит) Можаровлар яңа уку елында да татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрүдән баш тарткач, бу "каткан" марҗага укыту планын үтәүнең мәҗбүри булуын һәм мөһимлеген кат-кат аңлаталар. Ләкин Можарова директорның һәм мәгълүмати-методик үзәк белгечләренең сүзләрен аңларга теләми. Югыйсә, Россия Федерациясенең «Мәгариф турындагы» законы республикалардагы дәүләт телләрен уку-укыту белән бәйле мәсьәләләрнең шушы республикаларның үз законнары тарафыннан көйләнүен искәртә. Ә Татарстанда ике дәүләт теле - рус һәм татар телләре, һәм барлык укучылар да мәктәп программасы кысаларында аларның икесен дә өйрәнергә, үзләштерергә тиеш.
Россиянең һәм рес-публиканың законнары белән исәпләшергә теләмәгән бу хатынны күндерә алмагач, инде лицей укытучылары малайларны класстан класска күчермәскә карар кылган, ягъни Андрей белән Никита тагын бер елга 7нче класста утырып калган. Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Фәритдинов әйтүенчә, уку йорты җитәкчелеге малайларга аерым өстәмә дәресләр бирергә, тиз арада татар теле һәм әдәбияты фәннәрен үзләштерергә ярдәм итәргә тәкъдим иткән булган да, аналары үз карарын үзгәртмәгән. Нәтиҗәдә, балаларга бу фәннәр буенча әле дә билгеләр чыгарылмаган. Шул ук вакытта шәһәр прокуратурасы улларын татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрүдән тыйган хатынның кыланмышларын законсыз дип саный.
«Мәгариф турындагы» федераль законның 19нчы статьясында билгеләп үтелгәнчә, урта гомуми белем алу һәркемгә мәҗбүри, димәк, Можарованың балаларына да. Һәм алар үзләре укыган мәгариф учреждениесенең укыту планы нигезендә белем алырга тиеш. Шул ук вакытта, теге яисә бу мәктәптә (лицейда, гимназиядә һ.б.) уку-укыту процессының нинди телдә алып барылуы, анда нинди фәннәр укытылырга тиешлеге әлеге уку йортының оештыручысы (учредитель) тарафыннан яки мәгариф учреждениесенең уставында билгеләнә. «Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы» федераль закон һәм «Татарстан Республикасындагы дәүләт телләре һәм башка телләр турындагы» Татарстан законы барлыгын да истән чыгармаска кирәк. Әлегә бу хатын Татарстанда яши, ләбаса. «Минем балаларыма татар теле кирәк түгел», - дип шәрран ярып, тавыш куптарып, республика җитәкчелеген - үзенең «конституцион хокукларын бозуда», ә лицей директорын «ата-аналардан акча суырып ятуда» гаепләп, нинди файда инде аңа?.. Татар телен кимсетеп, үз милләтен башкалардан өстен куйган, әйләнә-тирәдәгеләрдән гаеп эзләгән бу марҗа чиркангыч һәм шул ук вакытта кызганыч та. Күңелендә башка милләт вәкилләренә, үзгә телләргә ихтирам булмаган бу мәхлук үз милләттәшләрен һәм телен хөрмәт итә микән соң әле?.. Монысы икеле. Малайлары татар телен өйрәнүгә сарыф иткән вакытларын күпкә файдалырак үткәрә алыр иде, имеш. Шулай дигән булып акланып маташкан була тагын. Ул чакта балаларына француз телен, башка төгәл фәннәрне өйрәнү өчен вакыт күбрәк булыр иде, янәсе... Ә француз телен тирәнтен өйрәнү нәрсәгә кирәк ул малайларга? Парижда да, Санкт-Петербургта да түгел, Түбән Камада гына яшиләр түгелме соң?.. Әллә нинди сәер бәндәләр бар инде!
Инде бу буталчык ситуациягә суд нинди бәя бирер дә, нинди карар кабул итәр - 13 сентябрьдә билгеле булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: