Туган як

Хокук сагындагылар халык иминлеген кайгырта

Узган ел Түбән Камада экстремистлыкка һәм террорчылыкка юл куймау максатыннан халыкка хәбәр җиткерү чараларына, шул исәптән Интернет челтәренә дә мониторинг уздырылып, экстремистик рухтагы материал тарату белән шөгыльләнгән 10 төркем ачыкланган. Интернетта «утыручы»лардан 125е белән тиешле эш алып барылган. 14 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән алганда, 2016 елда Түбән Камада 2885...

Узган ел Түбән Камада экстремистлыкка һәм террорчылыкка юл куймау максатыннан халыкка хәбәр җиткерү чараларына, шул исәптән Интернет челтәренә дә мониторинг уздырылып, экстремистик рухтагы материал тарату белән шөгыльләнгән 10 төркем ачыкланган. Интернетта «утыручы»лардан 125е белән тиешле эш алып барылган. 14 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән алганда, 2016 елда Түбән Камада 2885 җинаять кылынган. Бу -2015 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка кимрәк, дигән сүз.
Бу саннар Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы полиция полковнигы Роберт ХӨСНЕТДИНОВның «эшлекле дүшәмбе»дә җитәкчеләр алдында ясаган чыгышында яңгырады.
Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.3 статьясы нигезендә җаваплылыкка тартылганнар арасында 8е - нацистлар атрибутикасын һәм символикасын җәмгатьчелеккә демонстрацияләүчеләр. Билгеле булганча, 2016 елның май аенда шәһәрдәге мәктәпләрнең берсендә белем алучы 9 укучы башлары такыр калырырлык итеп чәчләрен алдырганнар, Скинхед»ларга охаштып киенә башлаганнар. Алар, 9 майда үзәк базарга барып, «кавказ»лыларның тетмәсен тетәргә җыенганнар. Бу укучыларның нацистлар свастикасы урын алган экстремистик рухтагы материаллары «ВКонтакте» социаль челтәренә дә куелган булган. Җинаятьләрне ачу бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсендә генә әлеге үсмерләр башбаштаклыгына юл куелмаган. Әлбәттә, аларның ата-аналарына карата административ эш кузгатылган. Монда һич тә чит илләрдән килүчеләрнең йогынтысы бардыр дип уйларга җирлек юк.
Сүз уңаеннан, узган ел безгә килгән 18775 гражданин миграция исәбенә алынган (2015 елда -15182 кеше). Аларның 48,9 проценты - Төркиядән, 8,7 проценты - Казахстаннан, 7,6 проценты - Кыргызстаннан, 5,5 проценты - Үзбәкстаннан, 5 проценты - Украинадан, 2,9 проценты - Белоруссиядән. Чит ил кешеләренең 8297се кире киткән. 2016 елда чит ил гражданнарына карата 25 җинаять эше кузгатылган. Миграциягә кагылышлы законнарны бозуның 1023 очрагы ачыкланып, гаеплеләр Россия территориясеннән озатылган. Безнең эчке эшләр идарәсендә 5 636 кеше профилактик исәптә торган.
Үткән ел дәвамында гаиләдә һәм көнкүрештә хокук бозучыларны ачыклауга аерым бер игътибар бирелгән һәм, нәтиҗәдә, барлыгы 1 545 кеше исәпкә куелган. Кеше талау, сәламәтлеккә зыян салу, үтерү, квартир «басу», машина урлау очраклары арткан. Аның каравы, склад һәм кибетләрне талау, бакча йортларына кереп әйбер урлау, алдартазлык кимегән. Урамда һәм башка җәмәгать урыннарында тәртип бозуның 1029 очрагы (узган елга караганда 14,4 процентка азрак) теркәлгән. Барлык җинаятьләрнең 2178е ачылган. Иң мөһиме, кеше гомерен чикләүнең - 100, аеруча авыр җинаятьләрнең - 81,8, талауның - 90,9, караклыкның 83,8 процентын ачыклау мөмкин булган.
Җинаять кылган 1513 кешенең 902сен - даими табыш чыганагы булмаганнар, 406сын - моңа кадәр дә хөкем ителгәннәр, 219ын - хатын-кызлар, ә 9ын чит илнекеләр тәшкил иткән. Оешкан җинаятьчел төркемнәрдә торучылардан 19 бәндә 32 җинаять өчен җаваплылыкка тартылган. Элекке елларда булган 84 очрак (37есе - 2015 елда) тикшерелеп, «эш» судка тапшырылган. Түбән Кама, Казан, Алабуга һәм Яр Чаллыда комарлы уен оештыру белән шөгыльләнгән «Абдулганиев»некләр дә читтә калмаган. Бу кәсепләре өчен закон каршында җавап тотканнар.
Бюджет акчасын, дәүләт һәм муниципаль милекне әрәм-шәрәм итүчеләргә - 4, сәламәтлек сагындагыларга - 2, торак-коммуналь хезмәт тармагында эшләүчеләргә карата 3 «эш» кузгатылган. Законсыз әйләнештән 3 мең литр ялган аракы алынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: