Туган як

Хәл яхшы якка үзгәрерме?

Шәһәр кешесенең тормышын автобус һәм трамвайдан башка күз алдына да китереп булмаган чаклар бар иде. Соңгы елларда эш яшендәгеләр җиңел машинага ияләнеп беткәнлектән, автобус-трамвайлар, башлыча, пенсионерларның һәм яшь балалы аналарның төп транспортына әйләнде. Саннар шуны раслый: бу елның беренче яртысында, 2014 елның баштагы алты ае белән чагыштырганда пассажирларны 7 процентка,...

Шәһәр кешесенең тормышын автобус һәм трамвайдан башка күз алдына да китереп булмаган чаклар бар иде. Соңгы елларда эш яшендәгеләр җиңел машинага ияләнеп беткәнлектән, автобус-трамвайлар, башлыча, пенсионерларның һәм яшь балалы аналарның төп транспортына әйләнде. Саннар шуны раслый: бу елның беренче яртысында, 2014 елның баштагы алты ае белән чагыштырганда пассажирларны 7 процентка, ягъни 1,5 миллионга кимрәк ташыганнар. Пассажирларының күпчелеге ташламага ия түбәнкамалылар булган НПАТПда бүгенге көндә нинди проблемалар бар? Яңа федераль законга бәйләп, үз киләчәген бу предприятие ничегрәк күзаллый? Автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан НПАТПның генераль директоры Юрий ИВАНОВ белән очрашып, шул хакта сөйләштек. Шул сөйләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу язманы (укучыларыбызга аңлаешлы телдә) газетага урнаштырабыз.

Бүгенге көндә шәһәр маршрутларында билет бәясе (рентабельлекне дә исәпкә алып) 25 сум булырга тиеш. Ягъни автобуска бер утыруда, кесәбездән шул суммада акча чыгарып түләргә тиеш булыр идек. Билгеле булганча, бездә билет бәясе - 20 сум. Ә айлык социаль билет белән йөрүче пенсионерлар өчен ул тагын да арзанрак - 15 сум. Бу, халык өчен бик тә уңайлы, әлбәттә. Тукталышка чыгып басасың да, үзеңә кирәкле автобусны көтеп аласың. Тиешле вакыттан соңгарак калса, автобус шоферыннан башлап, предприятие җитәкчелеген эт итеп сүгеп ташлыйсың. Шул арада килеп туктаган җылы, иркен автобуска утырып китәсең. Ничәдер минуттан син инде кирәкле җиреңә барып җиткән буласың, ишек ачылуга, автобустан төшеп, кулыңдагы билетыңны, түбәнкамалылар гадәтенчә, аяк астыңа томырасың.

Бу элек тә шулай булды, бүген дә шулай, ә иртәгә ничек булыр? Ни өчен шундый сораумы? Чөнки билет бәясендәге 5-10 сум аерма - НПАТП кесәсенә керми калган акча дигән сүз, ягъни бу предприятие бер тиен дә табыш кертә алмый, ә бары тик үз чыгымын каплау өчен генә эшли. Ә бу озак дәвам итә алмаячак, предприятие икенең берсен сайларга тиеш була: экономияләүнең чигенә барып чыккач та ябылырга, яки билет бәясен күтәрергә. Ул икенчесенә, яңа законга нигезләнеп, бераз соңрак тукталырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, экономия дигәненә күз салыйк.

Бүгенге көндә предприятиедә автобус шоферларының уртача айлык хезмәт хакы 28 мең сумга якын, ә узган елда ул 31 мең сумлап булган. Илкүләм инфляция акча кыйммәтен "кимергән", ә яшәү кыйммәтләнгән бер вакытта шофер ала торган акчадагы аерма үзен бик нык сиздерә. Шуңа күрә дә 2014 елның 1 октябрендә предприятиедә 275 шофер эшләгән булса, бу елның шул вакытына аларның саны 251гә генә калган. Шуннан нәрсә, дисезме? Әгәр дә автобус йөртерлек профессионаллар калмаса, маршрутка көнгә ничә генә рейс чыгар да, тукталышларда аларны күпме вакыт көтәргә мәҗбүр булырбыз икән? Быел яз башында автобус йөртүчеләр хезмәт хакы мәсьәләсендә предприятие җитәкчесе Юрий Иванов янына да кергән булганнар. Җитәкче хезмәт хакын киметмәгән очракта, предприятиенең инде август аенда ук ябылырга мәҗбүр булачагын әйткән. Уртак фикергә килгәннәр һәм түзәргә булганнар...

"Ярый әле, сезон дәвамында бакчаларга үз автобусларыбызда ташламага ия халыкны ташыган өчен, җирле бюджеттан тиешле 15 миллион сумны күчерәләр. Нәтиҗәдә, бакча маршрутларындагы автобуслардан бер тиен дә табыш керми. Нишлисең, үзебезгә зыянга эшләмәвебез дә ярап тора", - дип җавап кайтарды Юрий Геннадиевич сезонлы автобус маршрутлары турында сүз кузгаткач.

Ә шәһәрдәге маршрут автобусларына килгәндә, бүгенге көндә бер пассажирны йөртүнең үзкыйммәте - 22 сум 56 тиен. Автобуска утыручы шул суммада акча түләп билет алган очракта да әле, предприятие үз чыгымын гына каплар иде. НПАТПның үз исәбе буенча, бер елга автобусларда ташыган пассажирлар 10 миллионнан артып китә. Югарыда ташламага ия категория, төгәлрәге пенсионерлар турында телгә алган идек. Узып киткән сентябрь аенда гына да бездә 18 мең 958 пенсионер айлык социаль билет белән йөргән. Күрше Чаллыда пенсионерлар ике мәртәбә күбрәк булса да, җәмәгать транспортында ташламалы билет белән йөрүчеләре аз икән. Сәбәбе - күрше шәһәр урамнарында пассажирларны "Газель"ләр йөртә, ә аларда ташлама каралмаган. Халык өчен бик җайсыз, ә транспорт предприятиесе өчен табышлы...

НПАТП өчен дә, үз автобусларында пассажирлар йөртүдән табыш керүе бик тә мөһим: шул ук автобус шоферларын предприятиедә саклап калу өчен дә; 2013 елда лизинг юлы белән кайтартылган 70 данә өр-яңа "НефАЗ" автобусы өчен ай саен түләргә тиешле 4,5 миллион сум акчаны кертү өчен дә... Сүз уңаеннан, ул 70 автобусның барысы да газ ягулыгына көйләнгән (бу 2015 елда 16 миллион 858 мең сумны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк). Экономия дибез икән, бу елда автобус шоферларына кондуктор вазыйфасын (билет сату) йөкләүдән 921 мең сум акча янга калырга тиеш.

Шәһәрдәге маршрутларга килгәндә, аларны җыйнаклап берләштерүгә дә чарасызлыктан барылгандыр инде. Шуңа карамастан, бүгенге көндә шәһәр җирендәге 9 маршрутның 8е зыянга эшләвен дәвам итә икән. Арада иң кыйммәтлесе - Рифкать Гайнуллин исемендәге урамга йөри торган 34нче маршрут. Ул маршрут үзен акласын өчен, билет бәясе 36 сум булырга тиеш, ди.

Шушы елның 13 июлендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуны оештыру турында" гы 220нче федераль закон үз көченә кергәч, ягъни 2016 ел башыннан пассажир автотранспорты предприятиеләренең финанс хәле бераз яхшырыр төсле. Әлбәттә инде, ул законны үтәүне республика һәм, үз чиратында, җирле властьтагылар үзләренең төп бурычлары дип санасалар.

Хәтерегездә булса, 2005 елда ташламалар "монетизация"ләүгә дучар ителгәннән бирле җәмәгать транспортында халыкны ташу автобус һәм электр транспорты предприятиеләренең җилкәсенә күтәрәлмәслек йөк булып төште. Чөнки дәүләт (төбәк, җирле органнар) үз бурычын үтәмәде - халыкны ташламалы шартларда ташу нәтиҗәсендә предприятие алдында барлыкка килгән бурычын (выпадающие доходы) теге яки бу транспорт предприятиесенә кайтарып мәшәкатьләнмәде, яки өлешчә генә кайтарды.

Ә яңа ел башыннан Россия күләмендә җәмәгать транспорты предприятиеләренең хәле яхшы якка үзгәрер шикелле, чөнки шәһәрдә пассажирларны транспортта ташу федераль дәрәҗәдә закон буенча көйләнәчәк. Һәммәсе Россиякүләм бердәм кагыйдәләргә буйсынырга тиеш булачак. Үзебезнең муниципалитетны алсак, элеккечә үк, халыкны җәмәгать транспортында ташу буенча заказчы - муниципаль район башкарма комитеты булачак, ә подрядчы - мәсәлән, НПАТП. Заказчы шәһәр маршрутларын үзе билгели, пассажирлардан акчаны җыю мәсьәләсен дә үзе хәл итә, ә подрядчыга, ул үтәгән рейс саны исәбеннән чыгып, акча күчерә (законның 14нче статьясы, 5нче пункт). Әмма, ни өчендер, законда җыелган акчаны подрядчыга күчерү срогы билгеләнмәгән... Акча җыюны, заказчы шул ук подрядчыга да тапшыра ала, әмма исәп-хисап, әле генә әйткәнчә, пассажирларга билет сатудан кергән суммадан чыгып түгел, барыбер, рейс саныннан чыгып ясала. Моңа кадәр республикада, югары вазыйфа биләүче һәм әлеге тармак өчен җаваплы җитәкчеләр, пассажирларны ташудан җәмәгать транспорты предприятиесенә килгән "выпадающий доход"ны каплау өчен тиешле сумманы, ни өчендер, җирле бюджет кабул иткәндә аерым бер пункт ("строка") итеп кертеп җибәрүне мәгъкуль күрмәделәр. Гәрчә, үзебезнең муниципалитет җитәкчелеге үтенеч-хатлар юллаган булса да.

Югарыда әйткәнемчә, транспорт предприятиеләре җитәкчеләре яңа федераль законга зур өметләр баглый, әмма ул закон дигәнең бу юлы гади пассажир кесәсенә китереп сукмасын, ә Россия һәм, үз чиратында, республика бюджеты да транспорт чыгымының бер өлешен үз өстенә алсын иде. Ни дисәң дә, бюджет бит халыктан кергән акча исәбенә тулылана.

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: