Туган як

Хезмәтләрен онытырлык түгел

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә 3 ел элек арабыздан киткән милләтпәрвәр шәхес, режиссер, халык өчен армый-талмый хезмәт иткән Наил Гариф улы Нуретдиновны искә алу кичәсе булды. Аны китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина үзе язган сценарий буенча алып барды. Мөхтәрәм аксакалыбыз Фәтхулла абый Абдуллин Наил абыйның рухына багышлап дога укыгач, Наил абыйның...

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә 3 ел элек арабыздан киткән милләтпәрвәр шәхес, режиссер, халык өчен армый-талмый хезмәт иткән Наил Гариф улы Нуретдиновны искә алу кичәсе булды. Аны китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина үзе язган сценарий буенча алып барды.
Мөхтәрәм аксакалыбыз Фәтхулла абый Абдуллин Наил абыйның рухына багышлап дога укыгач, Наил абыйның тууына 85 ел тулу уңаеннан, НТР компаниясе төшергән сюжетны карадык. Ул сюжетта шәһәребезнең Мактаулы гражданнары Фирдәвис Ханов, Азат абый Зыятдиновның бай эчтәлекле чыгышларын тыңладык.
Наил абый Нуретдинов Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында туып үскән. Язмыш сукмаклары буйлап ул Урал якларында, Казахстан далаларында тормыш тәҗрибәсе туплый. Соңыннан Лениногорск шәһәренә кайтып, мәдәният үзәгенә урнаша. Телевидениедә режиссер булып эшләгәндә, ул беренче төзүчеләр турында репортаж әзерләү өчен шәһәребездәге химкомбинат идарәсенә килә. Менә шунда аны Николай Лемаев күреп ала.
Аның чакыруы буенча, Наил Түбән Камага күчеп килә һәм «Нефтехим» клубының театр студиясендә режиссер булып эшли башлый.
Ул елларда Халык театрының репертуары киңәя, театр коллективы Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы», Хәй Вахитнең «Беренче мәхәббәт», Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр», Фәтхулла Абдуллинның «Без кешедән киммени?» дигән пьесаларын сәхнәләштерә. Михаил Варфоломеевның Наил абый тәрҗемә иткән «Изге дә, гөнаһлы да» дигән траги-комедиясе аеруча зур уңыш белән берничә тапкыр күрсәтелә.
Наил абый балалар өчен «Әллүки» театры оештыра. Шунысы игътибарга лаек: балалар спектакльләрне татарча да, русча да уйныйлар. Мондый алым аларны сәнгатьне яратырга өйрәтеп кенә калмый, үзара дуслаштыра, ике телне дә камил белергә өйрәтә. Яшьләрне очраштыру, таныштыру өчен тирән эчтәлекле «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләрен оештыручыларның да берсе ул. Бу турыда Рахмай абый Хисмәтуллин: «Түбән Кама хәзер үзенең «Җидегән чишмә»се, «Мунча ташы» белән дан тота икән, аның нигез ташларын театр атасы Наил Нуретдинов йөрәген чакматаш итеп салганга шулайдыр ул», - дип язган.
«Наил абыйны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә иде», - диләр аны белүчеләр. Аның якын дусты, табиб Гамир Исмәгыйлев, юмор да кушып, эчтәлекле чыгыш ясады.
Әлбәттә, кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Театрның гимнына әйләнгән «Юкка түгел, юкка түгелдер» дигән җырны Илһам Хисмәтуллин башкарды, Флүр Гайнемөхәммәтовның баян моңнарына кушылып Мингали Мөхәммәтшин, Нур Мусин, Айгөл Гыйзетдинова башкаруында матур җырлар яңгырады.
Наил абый балаларын да үз үрнәгендә башкаларга ихтирамлы итеп тәрбияләгән. Бүгенге көндә улы Азат гаиләсе белән Австралиядә яши. Ул әтисен искә алу кичәсенә Австралиядән махсус рәхмәт хаты юллаган. Хатны китапханә хезмәткәре Оль-а Афонова, Азатның нәкъ үзе булып, оста итеп укыды.
Кызы Сәрия Наил абыйны: «Әтиемнең кул җылысы уч төбендә калды», - дип сагынып, яратып искә ала. «Әллүки» театрында озак еллар катнашып йөргән Сәрия ире Айрат, уллары Раян белән Түбән Камада милли гаилә үрнәге булып яшиләр.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чумган, эш сәгате чикләнмәгән иҗат кешесенең хатыны булу өчен аерым сабырлык, зирәклек, гаҗәеп акыллы булу кирәктер. Бу яктан Наил абыйга бәхет елмайган. Аның өчен киңәшче дә, ярдәмче дә, тәнкыйтьче дә булган Зәлифә ханым аерым мактауга лаек. Үз чыгышында Гүзәлия ханым Зәлифәне Аяз Гыйлаҗевның хатыны Нәкыя апа, Нурихан Фәттахның хатыны Руфинә апа кебек газиз ире иҗатын кадерләп саклаучы, халыкка җиткерүче, милләтебезгә хезмәт итүче фидан зат дип, ассызыклап әйтте. Наил абый вафат булганнан соң, Зәлифә аның турындагы истәлекләрне туплап, «Типте йөрәк, милләтемнең җанын җылытырга теләп» дигән исем астында китап чыгаруга ирешкән. Афәрин!
Кичә ахырында Зәлифә ханым китапны чыгаруда ярдәм иткән кешеләрнең һәрберсенә аерым-аерым рәхмәтләрен җиткерде, чыгыш ясаучыларга китаплар бүләк итте.
Чыгыш ясаучылар барысы да шәһәребез театрына нигез салган Наил абый Нуретдиновның исемен мәңгеләштерергә кирәклеген әйттеләр. Ул - моңа бик тә лаек кеше. Аның кебек халык өчен яшәгән милләтпәрвәр шәхесләрне онытмасак иде.
Земфира
ГАРИФУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: