Туган як

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп узучы өч юбилярга бүләк тапшырды. Алар арасында массакүләм мәгълүмат чараларында чирек гасыр хезмәт куйган, озак еллар НТР медиахолдингы баш редакторы булып эшләгән Наталья Реджеп-Алиева да бар. Юбилярга мөрәҗәгать итеп, Айдар Рәис улы: «Булган вакыйгаларның асылын дөрес итеп...

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп узучы өч юбилярга бүләк тапшырды. Алар арасында массакүләм мәгълүмат чараларында чирек гасыр хезмәт куйган, озак еллар НТР медиахолдингы баш редакторы булып эшләгән Наталья Реджеп-Алиева да бар.
Юбилярга мөрәҗәгать итеп, Айдар Рәис улы: «Булган вакыйгаларның асылын дөрес итеп ачып бирүче иҗади, креатив эшләрегезне, телевизион проектларыгызны меңләгән түбәнкамалы зур кызыксыну белән карый. Бу - беренче чиратта, талантлы шәхес һәм үз эшегезнең остасы буларак, сезнең казаныш», - диде.
Наталья Владиславовнага сәламатлек һәм уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: