Туган як

Хәерле сәгатьтә

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры шушы көннәрдә Түбән Кама тамашачысына өч премьера тәкъдим итте: «Бирнәсез кыз», «Сихерче», «Карурман аша». Дөньяны завод-фабрикалар баса, предприятиеләр һаваны, суны, җирне пычрата, кешеләр табигатьтән һаман саен ераклаша бара. Үзләре дә шуннан яралганнарын оныталар, урманнарны, чишмәләрне саклап калырга теләүчеләргә сәерсенеп карыйлар, кушамат тагалар. «Сихерче»...

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры шушы көннәрдә Түбән Кама тамашачысына өч премьера тәкъдим итте: «Бирнәсез кыз», «Сихерче», «Карурман аша».
Дөньяны завод-фабрикалар баса, предприятиеләр һаваны, суны, җирне пычрата, кешеләр табигатьтән һаман саен ераклаша бара. Үзләре дә шуннан яралганнарын оныталар, урманнарны, чишмәләрне саклап калырга теләүчеләргә сәерсенеп карыйлар, кушамат тагалар. «Сихерче» спектаклендә дә Убыр кушаматлы карчык, югыйсә, сихер белән шөгыльләнми: дару үләннәре җыя, чишмәне карый. Нечкә күңелле, гүя башка планетадан килгән Сәвилә исемле кыз да табигатьне яхшы аңлый, шуңа күрә аңа да Сихерче дигән кушамат тагыла.
- Болар безне тетрәндерә торган әйберләр. Мин «Сихерче» спектаклен күптән репертуарга кертергә теләгән идем. Бу әсәрне бөек рәссам, сынчы Әхсән Фәтхединовка багышладык. Моны декорацияләрдән күреп була. Спектакль аңа дога булып барсын. Әсәр өстендә эшләү коллективка да рәхәт булды, яңа килгән артистлар уйный, - ди спектакльнең режиссеры, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Рөстәм Галиев. - Мин аны бала тудырган кебек тудырдым һәм тамашачылар хөкеменә тапшырам.
Премьерага «Сихерче» повесте авторы Нәбирә Гыйматдинова да килгән иде.
- Бу - 1989 елларда язылган әсәр. Ул сихер белән шөгыльләнүчеләр турында түгел. Дингә каршы әйтелгән әйбер дә юк. Мин укучыларыма зур проблемаларны җиткерергә тырыштым. Берсе - экология. Мин яза башлаганда проблема бар иде инде, әмма мондый афәт булыр дип беркем дә күз алдына китерә алмый иде. Икенчесе - үләннәр белән дәвалау ысуллары, мин аларны үзебезнең авылыбызда күреп үстем. Ул вакытта бу турыда китаплар да аз чыга иде. Өченчесе - әхлакый проблема. Бигрәк тә кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре. Адәм баласы ашарга ризыгы, яшәргә урыны булса, рухи әйберләр турында уйламый, - дип фикерләре белән уртаклашты Нәбирә ханым.
- Сценарийны талантлы язучы Рүзәл Мөхәммәтшин язды. Тик ул мин күрсәткән проблемаларны күрсәтә алырмы?
Сәвилә ролен башкаручы Гүзәлия Рәшитованың бу - беренче җаваплы роле һәм беренче сезоны. Кечкенә, ябык кыз «кара масса»дан үзгәлеге белән аерылып тора. Йөзе дә, тәне дә үтә күренмәле диярсең. Әмма бу геройда никадәр рух, көч тупланган! Спектакль тәмамлангач та, Гүзәлия тыныч кына сөйли алмады, хисләре һаман ташып торды.
- Дөресен әйткәндә, борчылдым. Бәлки сизелгәндер. Әсәрне дә, геройны да үз иттем. Әмма эшләргә дә эшләргә әле, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Убыр ролен Гүзәл Шәмәрданова башкарды.
- Өлкән яшьтәге кеше образына кереп китү авыр булмады. «Анам кыры»нда күпкә авыррак иде. Ул вакытта җаным белән картайдым мин, - ди ул. - Образны бөртекләп җыю җиңел түгел, ул шуңа да һәрвакыт кадерле була.
Шунысы да бар: Нәбирә ханым-ның «Сихерче»се моңа кадәр К.Тинчурин исемендәге театрда, Башкортстанның «Нур» театрында, Минзәлә драма театрында уйналган, әмма соңрак репертуарларыннан төшеп калган. Автор монысының озын гомерле булуын тели.
Туфанлыларның тагын бер премьерасы Островскийның «Бирнәсез кыз» пьесасына нигезләнеп куелган. Әсәр үзәгендә - хатын-кыз язмышы. Лариса Огудалова - эчкерсез, йомшак күңелле кыз... Ләкин әлеге сыйфатларын үз файдасына кулланучылар да бар. Сөйгәне Сергей Паратов ташлап киткәч, беренче очраган кешегә кияүгә чыгарга вәгъдә бирә. Бу пьеса башка театрлар тарафыннан күп мәртәбә сәхнәләрдә куелган, аның буенча кино төшерелгән. Ә шулай да Рөстәм Галиев аны тамашачыга үзенчә, заманчалаштырып җиткерә алды. Күңелендәге хис-тойгыларны залдагыларга түкми-чәчми җиткерү өчен Ларисага Анна Ахматова шигырьләре ярдәм итә. Актерлар уены яктылык, тавыш эффектлары белән баетыла.
Яңа спектакль турында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов уңай фикердә.
- Татарстанда 13 профессиональ дәүләт театры бар. Түбән Кама аерым урынны алып тора. Рөстәм Галиев тирән мәгънәле нәрсәләрне гади тел белән аңлата белә, - ди ул. Сүз уңаеннан, театр труппасы бу пьеса белән тиздән Казанда узачак фестивальгә дә чакырулы икән.
Тагын бер премьера - «Карурман аша» әкияте - балалар өчен. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле «Исемдә калганнар» әсәре буенча сценарийны Рөстәм Галиев язган. Спектакльне яшь режиссер, артист Юрий Павлов куйды. Ул март аенда күрсәтеләчәк.
Бу өч премьераның «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә әзеләнүен дә әйтеп узарга кирәк. Моңа кадәр хәтта кино аппараты да булмаган театрга бүлеп бирелгән 500 мең сумга кар, яңгыр, җил булдыру аппаратлары сатып алынган, сәхнә уртасында челтерәп чишмә аксын өчен җиһазлар булдырылган, декорацияләр һ.б. ясатылган.
Башлангычы бар, дәвамы да булсын иде. Спектакль уйнала-уйнала халык күңелендә урын ала. Бу премьераларны мөмкин кадәр күбрәк шәһәрдәшебез күрсен иде. Халыкка мондый әсәрләр бүгенге көндә бик тансык.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: