Туган як

Халык зарын нигә ишетмиләр?

Казан медицина институтында укыганда марксизм нигезләрен үзләштерергә, диалектик материализмны өйрәнергә туры килде. Имтихан тапшырганда, «революцион ситуация»гә китерә торган очраклар турында кыю һәм үз-үземә ышанган рәвештә аңлата алырлык дәрәҗәдә идем. Андый революцион хәл түбәндәгеләрнең түзәрлеге калмаганда, ә өстәгеләр халык белән элеккечә идарә итә алмаганда килеп туа. Беренчеләр сафындагы ветераннар чакыруы буенча,...

Казан медицина институтында укыганда марксизм нигезләрен үзләштерергә, диалектик материализмны өйрәнергә туры килде. Имтихан тапшырганда, «революцион ситуация»гә китерә торган очраклар турында кыю һәм үз-үземә ышанган рәвештә аңлата алырлык дәрәҗәдә идем. Андый революцион хәл түбәндәгеләрнең түзәрлеге калмаганда, ә өстәгеләр халык белән элеккечә идарә итә алмаганда килеп туа.
Беренчеләр сафындагы ветераннар чакыруы буенча, Н.Максимов җитәкчелегендәге «Россия коммунистлары» партиясе 23 февральдә уздырган митингка барганнан соң, студент елларымда үзләштергән шул революцион идеяләр искә төште.
Җиңү монументы янына ике яклап та халык агылды ул көнне. Йөзләр кырыс, шәһәр төзелә башлаган еллардан ук күбесе таныш булган кешеләр бик нык картайганнар. Килүчеләрнең күпчелеге, башлыча, хәерче пенсионерлар, бу елның гыйнвары өчен китерелгән «квартплата» бәясе алар ала торган пенсия акчасыннан күбрәк булган...
Яшьләр дә шактый иде, әмма пенсионерлар кадәр үк түгел. Бу аңлашыла да, безнең шәһәр яшьләренең эше һәм... ипотека түлиселәре бар, шунлыктан, кирәкмәс урында күренеп йөрмәүләре хәерле. Ә пенсионерларның, коммунистик җәмгыять төзүче классиклар сүзе белән әйткәндә, үз богауларыннан башка югалтыр нәрсәсе калмаган.
Газеталардагы саран эчтәлекле кыска хәбәрләр буенча да әле, митингта 4000ләп кеше катнашкан. Ә бит мондый халык ташкыны каршына шәһәр җитәкчелеге вәкилләре дә чыгарга тиеш иде. Митингны оештыручылар үз чыгышларында шәһәр җитәкчелегенә турыдан-туры каты бәрелмәделәр, сүзләрне сайлап кына сөйләделәр. Митинг бит ул халыкның җыелып килгән ачу-ярсуын чама белән генә чыгарып алу инструменты, әлбәттә, ул инструмент акыллы кешеләр кулында булганда!
Микрофонга якыная алган ярсулы пенсионер картлар, карчыклар гына этикет саклап тормадылар, ни әйткәннәрен белештермичә, кычкырдылар: «... алып ташларга, урындагылар башбаштаклыгына күпме түзәргә була инде?! Көн дә яңа талау, дарулар, азык-төлек, «квартплата» кыйммәтләнә. Моны кем туктатыр?»
Әйе, сөйләүчеләр хак-лы, чарасызлыктан халык эчкечелеккә сабыша, күзгә күренеп хәерчеләнә һәм җинаятьчеләр сафын тулыландыра, бурычлары өчен квартирын тартып алганнары «бомж»га әйләнә...
Даими рәвештә сагаюлы халәттә күңелсезлек көтүдән дә начаррагы юк. Ә халык шул хәлдә.
Митингта янәшәмдә басып торучы күршем колагыма пышылдый: «Шәһәр властендагылар урынында булсам, үз теләгем белән эштән китү турында гариза язар идем инде».
Аның сүзләреннән соң, ирексездән, карашым белән, халык ташкыны арасыннан шәһәр администрациясеннән килүчеләрне эзли башладым. Кулына микрофон алып, бу хәлнең ни өчен килеп чыкканы һәм аны тиз арада үзгәртүдә күрелә торган чаралар турында халыкка сөйләрлек кыюлыкка ия андый кеше күренмәде. Югыйсә халык белән кара-каршы сөйләшү-аңлашу бик кирәк иде.
Кая анда халык белән күзгә-күз карашып сөйләшү, «квартплата»дан җылылык өчен алына торган сумманы киметү буенча шәһәрдә берни дә эшләнми бит! Бу кышкы айлар өчен җылылыкка күпме суммада акча түләтерләр дип, һәркайсыбыз йөрәге алынып көтә.
Яңгырлы февральдә квартирлардагы кызулыкка чыдарлык булмады, барлык йортларда да тәрәзәләр киереп ачылды. Халыкка уңайлымы-юкмы, беркем дә уйламый. Бары тик акча гына килсен! Җылылык сезонымы, рәхәтләнегез җылыта! «Квартплата» бәясе дә «законлы» алына. Күпчелек йортларга җылыны һава шартларына карап автомат рәвештә көйләгеч приборлар урнаштырылган, ләкин алар эшләми, тулы куәтенә ачып куелган килеш тора. Халык исә бу мәсьәләдә берни дә аңламый һәм төпченү өчен беркайчан да вакыт җиткерә алмый, өстәвенә, ялкау да. Җитмәсә, арабызда даими рәвештә әлеге прибор күрсәткечен күзәтеп торырлык һәм һава шартларына бәйле рәвештә җылылык бирүне көйләрлек кеше юк.
1нче ТЭЦтан шәһәргә җылылыкның бер гекакалориясе 480 сум исәбеннән бирелә, «генерирующая компания» дигәне шул җылылыкны безгә китереп җиткергән өчен 450 сум ала. Татарстанның тариф комитеты бер гекакалориянең бәясен 1438 сум дип раслаган. Бу приборларга хезмәт күрсәтә торган ИЦ «Энергопрогресс»ка әле, аерым рәвештә, һәр квадрат метр өчен 1 сум 26 тиен исәбеннән акча түлибез. ЕРЦны тоту безгә 70 миллион сумга төшә, әле «Водоканал» да шул җылылык өчен үз өлешен каерып ала. Калган акча кая китә? Җылылык өчен салым буларакмы? Кыскасы, безнең, ягъни квартир хуҗаларының җилкәсен-дә - без туйдырырга тиешле тулы бер өер.
Түбән Камада җылылык өчен түләнергә тиешле сумма йортларга түбәндәгечә бүленә: йортларның 17 процентында - бер квадрат метр өчен 23 сумнан 40 сумга кадәр (аларда җылылык приборы көйләнә, аның күрсәткечен алуда йортта яшәүчеләр үзләре катнаша); 160 йортта - 40-50 сум; тагын шул ук сандагы йортларда - 50-60 сум. Эндәшми-тынмый гына ризалашкач, күрәсең, ул йортларда байлар яшидер инде. Бу урында, мисалга Корабельная урамының 13нче йортын китерергә дә була: анда бер квадрат метрга 80 сум исәбеннән чыгып түләтәләр җылылык өчен.
Нинди нәтиҗә ясыйбызмы? Җылылыкны исәпкә ала торган приборлар һәм урамдагы һава температурасына карап җылы бирүне көйләгеч узеллар икесе бергә эшләп торырга һәм әлеге счетчикларның күрсәткечләрен язып алганда йортта яшәүчеләр үзләре дә катнашып, имза куярга тиешләр.
Ә хәзер, әйдәгез, узган елны карыйк. Җылылык өчен без 12 ай дәвамында норматив буенча түләдек, нәтиҗәдә, «Генерирующая компания» (бердәм җылык тәэминаты оешмасы) үзенә табышка эшләде. Шәһәрдә 2 миллион гекакалория җылылык тотылган булса, аннан кергән табыш 900 миллион сум тәшкил иткән, дип алыйк. Ә бу җылылык сезонында без 8 ай өчен генә һәм инде җылылыкны исәпкә ала торган прибор күрсәткече буенча түләячәкбез. Менә шуңа күрә дә әлеге компания үзе ияләшкән табышны алмый калудан курка, чөнки җылылыкны һава торышына карап көйләгеч приборны дөрес кулланган очракта, шәһәрдәге барлык йортларда да җылылык чыгымы 30 процентка кимиячәк бит. Табышны югалтмас өчен дә инде «генерирующая компания», җылылык көйләгечкә хезмәт күрсәтү өчен, ИЦ «Энергопрогресс»ны яллаган, ә анысының эш принцибы бик тә гади генә: җылылык күбрәк тотылган саен, табыш та арта бара. Менә шунлыктан, «Энергопрогресс» кешеләр үзләре күзәтчелек итмәгән йортларда җылыны бар куәтенә бирә дә инде...
Нәтиҗәме? Бу эш белән квалификацияле белгечләр-киповецлар шөгыльләнергә тиеш, ә безнең Түбән Камадагы кебек слесарьлар түгел.
Йортларга капиталь ремонт уздыру өчен дип тә, бездән аз акча җыймыйлар. Ул акча нәрсәгә һәм ничек тотыла, халык аны бүлүдә катнаша да, күзәтеп тә тора алмый, хакы юк. Лифтларны ремонтлау, алмаштыру буенча да шул ук хәл. Саный китсәң, күп инде ул безнең битарафлык, сукырларча ышануыбыз сәбәпле, безнең алда хисап тотуны кирәк санамауга мисаллар.
Безнең йортта күрше шәһәрдә эшләп йөрүче һәм Чаллыда «квартплата» мәсьәләсе торышын бик яхшы белүче бер хөрмәтле кеше бар. Ул ике шәһәрдәге «квартплата»ны исәпләп, чагыштырып карагач, безнең Түбән Камада аның 40 процентка артыграк икәнен күргән. Хәзерге вакытта ул суд аша үзеннән артык түләткән «квартплата» акчасын кайтартырга йөри. Барып чыгармы икән - карап карыйк.
Әлмәт нефтьчеләре, үз исәпләренә, шәһәрдәге җир астыннан уза торган барлык коммуникация торбаларын ГОСТ нормативларына туры килгәннәренә алмаштырып бетерделәр, нәтиҗәдә, «квартплата» буенча да халыкка файдасы тиде, эчәргә ярак-
лы сулы да булдылар. Безнең Түбән Камадагы, мохитне пычратуга үз өлешен кертә торган күпсанлы промышленность предприятиеләрен шәһәрнең җир астындагы иске коммуникациясен алмаштырырга мәҗбүр итәргә кирәк. Бу, автомат рәвештә, «квартплата» кимүгә китерәчәк, ул чагында «Водоканал»га сервис хезмәте күрсәтү белән чикләнү җае чыгар, шулай ук, халык краннан килүче суны эчә башлар, авыручылар саны да бик нык кимер иде.
Моның өчен нишләргә соң, диярсез.
Бары тик шәһәр җитәк-челегенең, үз халкыннан качмыйча, гади кешеләр тормышын җиңеләйтү теләге, һәрчак үз халкы янәшәсендә булуы да җитә һәм, әлбәттә, эшләве!
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: