Туган як

Халкыбыз яман гадәтле

Ямьле яз көннәре җитү белән, кар астыннан чыккан чүп шәһәребез халкының ни дәрәҗәдә тәрбияле икәнен күрсәтә. Урам тулы сыра шешәләре, тәмәке төпчекләре, чипсы каплары һ.б. Дворниклар аларны бер кат җыеп чыгарга өлгерми, тагын шундый ук хәл күзәтелә. Эскәмиядә сыра эчеп, сохари кимергәләп утырган яшьләр яннарында чүп савыты торса да, шешәләрен...

Ямьле яз көннәре җитү белән, кар астыннан чыккан чүп шәһәребез халкының ни дәрәҗәдә тәрбияле икәнен күрсәтә. Урам тулы сыра шешәләре, тәмәке төпчекләре, чипсы каплары һ.б. Дворниклар аларны бер кат җыеп чыгарга өлгерми, тагын шундый ук хәл күзәтелә. Эскәмиядә сыра эчеп, сохари кимергәләп утырган яшьләр яннарында чүп савыты торса да, шешәләрен әллә кая атып бәрәләр.Берәүләр урамга этләрен йөртергә алып чыгалар, артларыннан кем җыештырасы гына билгесез. Ярый әле, дворниклар үз территорияләрен зур булса да тәртиптә тотарга җитешәләр. Шәһәрдә хуҗасыз урыннар да бик күп бит, андагы чүп-чарны кем җыештырырга тиеш?
Озакламый оешмалар, мәктәп укучылары өмәләргә чыга башларлар, тик аларның нәтиҗәсе генә күренмәс. Руслар әйтмешли, "чисто не там где убирают, а там где не сорят". Ә безнең күбебез әле чисталыкка төкереп карый. Дворниклар, идән юучыларны "икенче сортлы халык" итеп карарга гадәтләнгәннәр. Эше шул бит, җыештырсын, юсын, дип авызны томалыйлар. Бар кеше дә мулла булып бетсә, атка печән кем салыр икән соң? Аларның эш хакы 4-5 меңнән артмый, өстәвенә, эшенең кадер-хөрмәте юк.
Хәзер бар кеше 3-4 метр җир барасы булса, "тимер ат"ын иярли. Иртәнге якта мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә энә төртер дә урын калмый. Сәүдә үзәкләре каршында машина кую урыннары булса, мәктәп һәм балалар бакчалары каршысында мондый урыннар каралмаган. Кар булганда, җир туңган вакытта бәлки зыяны да булмагандыр, кар эреп бетеп, җир чыкса да, күпләр машиналарын газонга кертеп кую гадәтен ташламыйлар. Үзләре артыннан борын төртәсе яшел үләнне гарипләндереп, кап-кара машина тәгәрмәчләре эзләре генә калдырып китәләр. Әле алай гына да түгел, машинадагы чүп-чарын да шунда гына бәреп калдыра.
Мине борчыган икенче мәсьәлә - шәһәребездә чүп савытларының аз булуы. Әйе, тукталышларда тора чүп савытлары - һәм шуның белән вәссәлам. Әгәр җәяүлеләр йөри торган сумакларга да ара-тирә чүп савытлары урнаштырсалар, бәлки шәһәр халкы кулындагы чүбен урнага салырга гадәтләнер иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: