Туган як

Гүзәл Мөбарәкшина: «Мәдәният – күңел ачу гына түгел»

Фестивальләр, конкурслар, яңа проектлар... Түбән Камада мәдәни тормыш гөрләп тора. Әйләнә-тирәдәге матурлыкны тою, аңа соклана белү, мәдәни тормышта яшәү, барысына да өлгерү авырмы? Узган ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга планнары турында Түбән Кама мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөхәррәм кызы МӨБАРӘКШИНА (фотода) белән әңгәмә кордык. - Гүзәл ханым, 2017 ел нәрсә...

Фестивальләр, конкурслар, яңа проектлар... Түбән Камада мәдәни тормыш гөрләп тора. Әйләнә-тирәдәге матурлыкны тою, аңа соклана белү, мәдәни тормышта яшәү, барысына да өлгерү авырмы? Узган ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга планнары турында Түбән Кама мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөхәррәм кызы МӨБАРӘКШИНА (фотода) белән әңгәмә кордык.
- Гүзәл ханым, 2017 ел нәрсә белән истә калды?
- Беренчедән, әлбәттә, юбилей даталары һәм аларга бәйле чаралар белән. «Түбән Кама Нефтехим» һәм Шәһәр электр транспорты предприятиеләре 50 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Бәйрәм оештыру һәм уздыру эшләрендә мәдәният идарәсе актив катнашты.
- Узган ел җәмәгать киңлекләре проектларын тормышка ашыру уңышлы булдымы?
- Җәмәгать киңлекләре белән бәйле дәүләт программалары кысаларында, Кама Яр буенда һәм Лемаев мәйданында искиткеч ял итү урыннары булдырдык. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы әкият белән бәйле, уку һәм ял итәр өчен яхшы урын. «Гаилә»дә нәкъ менә гаилә белән ял итү өчен барлык шартлар тудырылган. Яр буе тарихи, романтик рух белән сугарылган. Лемаев мәйданының да үзенчәлекләре бар.
- Нинди үзенчәлекләр?
- Биредә иҗат баскычлары урнашкан. Ә музыкаль мәйданчыкта узган ел музыка көллияте студентлары, шулай ук музыка мәктәпләре укучылары белән эшләдек. Кабинетлардан, биналардан чыгып, кешеләргә якынрак булырга тырышабыз. Яңа сезон да кызыклы булырга тиеш. Кешеләрнең концерт залларына сирәк йөрүе генә бераз күңелне төшерә.
- Белүебезчә, Түбән Камада бик күп конкурслар да узды.
- Әйе. Шәһәрдә төрле юнәлештәге 17 конкурс һәм фестиваль үтте. Г.Тукай һәм А.Пушкин әсәрләрен уку буенча проект уңышлы гына узды. Музыка һәм сәнгать мәктәпләре арасында ел саен үткәрелеп килгән «Иҗат шәһәре» шәһәркүләм бәйгесенә узган ел республиканың якын-тирәдәге шәһәрләреннән дә килделәр. Быел катнашучылар тагын да күбрәк булыр, дип ышанабыз. Катнашучы балаларның укытучылары өчен белем бирү осталыгы буенча «Осталык та, илһам да» бәйгесе уздырыла.
- Конкурслардан кала, шәһәрдә һәм районда да бик күп тематик чаралар оештырыла.
- Әйе, 2017 елда шәһәрдә һәм районда 12 меңнән артык чара уздырылды. Ноябрьдә Әниләр көнен зурлап, концерт, мастер-класслар белән үткәрдек. Әлеге бәйрәмгә багышлап, ЗАГС идарәсе белән берлектә уздырылган «Ана җанының бер өлеше» бишек җырлары конкурсы да уңышлы булды. Катнашучылар мөнәҗәтләр, халык яки авторлар иҗат иткән җырлар башкарды. Дулкынландыргыч мизгелләр күп иде. Тагын бер зур чара - Россия ЗАГСының 100 еллыгы. Тантана Халык иҗаты йортында узды, шуңа күрә аны күп кеше күрде. Гомумән, һәр нәрсәгә яңалык кертергә тырышабыз. Мәсәлән, концерт программаларын әзерләгәндә, филармониядәге кебек, барлык номерларны темасына туры китереп сайлыйбыз.
- «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең ике концерты да аншлаг белән үтте. Элек ул елына бер генә мәртәбә уза иде...
- Быел шәһәребездә ике күренекле якташыбыз - Разил Вәлиевнең һәм Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилейлары узды. Моны билгеләп үтмичә мөмкин түгел иде. Дөрес, мондый дәрәҗәдәге чараны оештыру бик авыр, чөнки кунаклар күп килде, шуларның күбесе - Татарстанның күренекле шәхесләре. Аларны тиешенчә кабул итәргә кирәк. Ике юбилейны да әйбәт кенә ерып чыктык. Барысы да канәгать калды. Элек «Нефтехим» предприятиесе карамагында булган Халык иҗаты йорты быел муниципалитетка күчәчәк. Без, әлбәттә, андагы 10нан артык коллективны саклап калырга тырышачакбыз. Бу бик мөһим, чөнки алар барысы да «халык» статусын йөртә.
- Шәһәрдә һәм районда узган яки узачак мәдәни чаралар турында кайдан белеп була?
- Узган ел мәдәният идарәсенең ВКонтакте, Фейсбук интернет челтәрләрендә, инстаграмда төркемнәре барлыкка килде. Фотограф Алмаз Фәттахов зур ярдәм күрсәтә. Ул яңалыкларны вакытында урнаштыра, чараларны фотога төшерә. Дөресен әйткәндә, сайтыбызга керүчеләр күп. Хәтта көзен Мәскәүгә укырга баргач, кураторлар «сайтыгызга кердек, сезнең турыда беләбез» - диделәр. Бу - куаныч.
- Районда яңа мәдәният йортлары төзү һәм искеләренә капиталь ремонт ясау куандыра. Алга таба программа дәвам итәчәкме?
- Узган ел бу өлкәдә зур эш башкарылды. Каенлы авылының мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды, Городище авылында клуб төзелде. Быел Красный Ключ поселогы район мәдәният йорты бинасын капиталь ремонт көтә.
- Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында ремонт күптән башланды, әмма һаман төгәлләнә алмый. Сәбәбе нидә?
- Башта тамаша залын тулысынча үзгәртү: түбәсен ремонтлап, сәхнәне күтәрү планлаштырылды. Тикшерә башлагач, бинаның фундаменты булмавы ачыкланды. Башкача әйткәндә, бина кагыйдәләрне бозып төзелгән. Кибет өчен бу куркыныч түгел. Ә менә нәрсә дә булса тагын төзү куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә яңа проект эшләнде. Аның буенча, театрга кушып 300 кеше сыйдырышлы залы булган янкорма төзеләчәк. Проект әзер диярлек. Театрның иске залы төзекләндереләчәк. Биредә балалар театры һәм студиясе урын алачак - бу режиссер Рөстәм Галиевнең күптәнге хыялы. Әлбәттә, Татарстан Президенты ярдәме кирәк булачак. Республикада һәр дәүләт театры югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
- Гомумән, шәһәр театрларына ярдәм күрсәтеләме?
- Әлбәттә. «Кече шәһәрләр театры» программасы нигезендә, Яшь тамашачы театрына акчалата ярдәм күрсәтелде. Бу акчага ике спектакль өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Пьесаларны тамашачылар яратып кабул иттеләр. Тиздән татар театрыннан өч премьера көтелә. Күптән түгел Кама Аланындагы «Чулман-Су» мәдәният йорты кино җиһазларын сатып алу өчен 5 миллион сум грант алды. Халык иҗаты йортындагы кебек биредә концертлар залы да, кинозал да булачак.
- Бу елга планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.
- Башлаган эшләрне дәвам итәчәкбез. Быел район мәдәният йортын һәм Яшь тамашачы театры төзекләндереләчәк. Стахеев усадьбасын торгызу буенча зур эш көтелә. Гомумән, Кама Яр буе туристлар өчен бик тә кызыклы урын, дип уйлыйм. Мәсәлән, Стахеев усадьбасы белән бәйле булган вакыйгалар... Бу бит үзе тарих. Аннары биредә тарихи фестивальләр үткәрү традициясе барлыкка китерү уе бар. Шәһәрдә «Үзгәреш җиле» үрнәгендә җыр фестивале уздыра башларга ниятлибез. Шәһәребезнең бер укытучысы «Мәдәни Түбән Кама» проекты тәкъдим итте. Мәдәният җырлау белән биюдән генә тормый. Ул - кешенең үз-үзен тотышы, башкалар белән мөнәсәбәте. Проект турында тәфсилләп тормыйм, әлегә, бу - сер.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: