Туган як

Гомеренең алтмыш елы мәктәптә үткән

Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗевка дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балачагы хатирәләрен яңартуы бик җиңел түгел. Арча районының ир-атлары, яшь егетләре сугышка киткән Урта Пошалым авылында карт-коры, бала-чага, хатын-кыз гына кала. Авырлыкларга карамастан, мәктәптә уку туктатылмый. «Иске йортта урнашкан мәктәптә бик салкын. Дәрес-ләрдә кышкы киемнән, телогрейкадан...

Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗевка дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балачагы хатирәләрен яңартуы бик җиңел түгел. Арча районының ир-атлары, яшь егетләре сугышка киткән Урта Пошалым авылында карт-коры, бала-чага, хатын-кыз гына кала. Авырлыкларга карамастан, мәктәптә уку туктатылмый. «Иске йортта урнашкан мәктәптә бик салкын. Дәрес-ләрдә кышкы киемнән, телогрейкадан утырдык. Китаплар юк. Парталар, дәфтәрләр юк. Шунлыктан идәндә утырып, гәҗит читләренә яза идек.Ачлыктан балалар, олылар шешенде, үлде. Кеше башына тәүлегенә 50 грамм гына ипи бирелде. Икмәк тәме озаккарак сузылсын өчен, аны авызга алып суыра идек. Ә ул бик тиз бетә, без ач кала идек», - дип сөйли Суфиян ага. Ул бары бер мәртәбә генә туйганчы ашаганын хәтерли: бердәнбер әтәчләрен суеп, әнисе телне йотарлык тәмле аш пешерә...
 
Суфиян, җидеелык мәктәпне тәмамлагач, унөч яшендә Арча педагогия училищесына юл тота. Студентларны сугыш елларында әсир фашист солдатлары торган иске баракка урнаштыралар. Монда да егетләр ачлыктан интегәләр. Суфиян Минһаҗ улы, ул вакытларны искә төшереп: «Ятакларга сузылып ятасың һәм азга гына булса да ашыйсы килүне оныту өчен күзләрне йомасың.Ләкин йокы керми...».
 
Хезмәт юлын ул, башлангыч класслар укытучысы буларак, Арча районының Кәче авылында башлый. Күп тә үтми аны хәрби хезмәткә алалар. «Безнең чорда армиягә бару - зур горурлык, егетлек иде, - ди Суфиян ага. - Ә минем буем училищеда укыганда да 148 сантиметр гына иде. Армиягә китәр алдыннан комиссия үткәндә, озын булып күренер өчен, аяк очларына басып, буемны тиешле нормага туры китереп күрсәттем. Юкса, мине алмаслар иде» .
 
Башта - сержантлар, соңрак читтән торып офицерлар хәзерләү бүлеген тәмамлаган Суфиянга хәрби частьта калырга тәкъдим итәләр, әмма аның күңеле туган ягына ашкына...
Биектау районының Дөбьяз авылы мәктәбендә укыта башлагач, Суфиянга агитатор булырга да, җәйге чорда колхоз кырларында эшләргә дә туры килә. Көзге уңыш җыелып бетми торып, үз укучылары белән басудан кайтып керми. Укытучылардан башка, авылда бер генә концерт та, спектакль дә узмый. Суфиян үзенең мәхәббәтен - озын чәчле, зифа буйлы укытучы кыз Фирдәвесне шунда очрата. Уртак бәхетне тулыландырып, мәхәббәт җимешләре - кызлары һәм уллары дөньяга аваз сала.
 
1956 елда Суфиян Минһаҗев үзенең туган авылы Пошалым мәктәбендә - укытучы, укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли.
Кама елгасы буенда зур төзелеш башлангач, гаиләсе белән, 1965 елда шушы Түбән Кама җирлегенә килеп урнаша. 3нче кичке мәктәптә директоры урынбасары, аннан директор вазыйфаларын башкара. Фирдәвес ханым белән алар, киләчәктә педагоглар династиясен дәвам итәчәк уллары Данил белән кызлары Флерага югары белем бирәләр. Лаеклы ялга чыкса да, 2011 елга кадәр Суфиян абый шул учреждениедә тарих дәресен укыта. Суфиян аганың педагоглык стажы - 60 ел! Бер кеше гомере бит бу!
Ул әле бүген дә кул кушырып өйдә утырмый - мәктәп балалары белән очрашып, аларга катлаулы сугыш еллары, үзенең авыр балачагы һ.б. турында мавыктыргыч итеп сөйли. Күп еллар дәвамында, штаттан тыш хәбәрче буларак, «Туган як» газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. Аксакаллар шурасы әгъзасы, ветеран педагоглар президиумы әгъзасы буларак, Суфиян ага шәһәребезнең иҗтимагый тормышына үзеннән лаеклы өлеш кертә. Түбән Каманың хөрмәтле ветераны, халык мәгарифе отличнигы Суфиян Минһаҗевка киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер телик.
 
Рушания ГАББАСОВА,
29нчы мәктәп укытучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: