Туган як

Герой исеменә лаек булса да...

Шәһәрдә яшәүче олы яшьтәгеләр еш кына авылдагы туган нигезләрен дулкынланып, сагынып искә алалар. Авылда узган балачак, яшүсмер еллары белән бәйле вакыйгалар күпләрнең күңеленә онытылмаслык хатирә булып сеңеп калган. Миңа да балачакта әтинең тарантасына утырып, аның туган авылына - Кукмара районындагы Югары Оштармага еш кайтырга туры килде. Тик шунысы кызганыч, хәзер...

Шәһәрдә яшәүче олы яшьтәгеләр еш кына авылдагы туган нигезләрен дулкынланып, сагынып искә алалар. Авылда узган балачак, яшүсмер еллары белән бәйле вакыйгалар күпләрнең күңеленә онытылмаслык хатирә булып сеңеп калган. Миңа да балачакта әтинең тарантасына утырып, аның туган авылына - Кукмара районындагы Югары Оштармага еш кайтырга туры килде. Тик шунысы кызганыч, хәзер авыл халкы таралып, элекке шау-шулы урамнар бушап калган. Әле ярый, күңелне юандырып торган, хәтердә сакланган истәлекләр бар.
Авылның элек-электән халык күңеленә кереп калган танылган шәхесләре булган. Шуларның берсен - Барый Ярмиевне легендар кешеләр белән тиңләсәк, һич тә ялгыш булмас. Әти аның турында дулкынланып: «Үзе бер роман язарлык», - дип сөйли иде. Сугыш башлануга Барый абыйны авылдан беренчеләрдән булып фронтка алганнар. Белоруссиядә каты сугышлар барганда аның хәрби часте камалышта калып, үзе авыр контузияле килеш фашистларга әсирлеккә эләккән. Шулай да, берничә иптәше белән качып китә алган. Ләкин боларны этләр белән эзәрлекләп, урманда куып җиткәннәр. Кайсын кыйнап, кайсын шунда ук җәзалаганнан соң, фашистлар качкын Ярмиевне бу юлы ераккарак - Польшадагы үзенең дәһшәтле исеме белән яман аты чыккан зур концлагерьга озатканнар.
Безнең әти күпне кичергән фронтовик, тик Барый абыйның концлагерьда күргән михнәтләрен сөйләгәндә тавышы дерелдәп киткәнен мин яхшы хәтерлим. Кыю Оштарма егете моннан да качу әмәлен тапкан. Ач килеш басукырлар, урманнар аша айлар буе хәлсезләнеп йөреп, Белоруссия җиренә чыккан. Тынгысыз җан тиз арада партизан отрядын оештырып, татар егете Барый Ярмиевтән, тирә-юньдәге немецларның котын алып торган командир Борис Ярмакка әйләнгән. Соңыннан Белоруссия җитәкчеләре күрсәткән батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы тәкъдим белән Мәскәүгә мөрәҗәгать иткәннәр. Тик төрле сәбәпләр аркасында Барый абыйга бу югары исем бирүне кичектергәннәр.
Җиңү якынлашуга ул совет гаскәрләренә кушылып, немец фашистларын Берлинга хәтле куа киткән. Сугыш бетеп, Җиңү бәйрәменнән соң күкрәк тулы орден-медальләр белән туган авылы Югары Оштармага кайткан фронтовикны кабат авыр сынау көткән. Сугыш вакытында аның ике тапкыр әсирлектә булуын һич тә онытмаганнар. Күрсәткән батырлык-лары өчен Герой исемен алырга тиешле Барый Ярмиевне зур җинаятьче буларак сигез елга хөкем итеп, Себердәге лагерьга озатканнар. Әти әйтүенчә, срогын тутырып кайткан Барый абыйның олы гәүдәсенең шәүләсе генә калган булган. Шулай итеп, төрле лагерьларда алган чирләрдән арына алмыйча, ул туган авылында, исеме танылмаган килеш, вафат булган.
Әтиемнең туып үскән авылы Югары Оштарма турында хәтеремдә әнә шундый истәлек сакланып калган.
Күп шәһәрдәшләребезнең тормышы кайчандыр авыл белән бәйләнгән булган. Кемдер ерак балачактагы мәктәп каникулларын әбисе-бабасы янында уздырганын сагынып сөйли. Әле хәзер дә күпләр, авылдагы туганнарын, юк сәбәпне бар итеп, урап килергә тырыша. Хәзер авылга игътибар арта бара, финанслау да көчәйде кебек. Һәрхәлдә, бетеп баручы авыллар яңадан торгызыла башлар, халык кабат авыл ягына таба борылыр, андагы тормыш та җанланып китәр, дигән өмет белән яшәргә кирәк.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: