Туган як

Гасырлар китабы

Тормышыбызга нинди генә алдынгы техника үтеп кермәсен, кәгазь битенә язылган сүзләрнең көчен беркем дә инкяр итә алмас. Аеруча китапларны. Шәһәребезнең юбилее уңаеннан нәшер ителгән «Нижнекамск. История в 50 лет» дип исемләнгән китап та үзенең лаеклы укучысын һәм урынын табар дип ышаныйк. Аны шәһәрнең энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Аңа материаллар туплау,...

Тормышыбызга нинди генә алдынгы техника үтеп кермәсен, кәгазь битенә язылган сүзләрнең көчен беркем дә инкяр итә алмас. Аеруча китапларны. Шәһәребезнең юбилее уңаеннан нәшер ителгән «Нижнекамск. История в 50 лет» дип исемләнгән китап та үзенең лаеклы укучысын һәм урынын табар дип ышаныйк. Аны шәһәрнең энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Аңа материаллар туплау, бастыру үзе үк бер тарих.

Җентекле һәм төгәл тарихы язылган шәһәрләр күп түгелдер. Кирпеч калынлыгындагы 500 битлек бу китапта, Түбән Каманың беренче көннәреннән башлап (чынлыкта, хәтта аннан да иртәрәк - шәһәрне төзү турында карар ителгәннән һәм беренче геологик тикшерү эшләреннән башлап) бүгенге көненә кадәр үсеше сурәтләнгән. Фотоларны һәм сүзләрне кәгазьгә төшерүдә камил техника чараларыннан куллану мөмкинлеге зур булган заманда яшәсәк тә, китапны иҗат итүчеләргә күп кенә кыенлыклар белән очрашырга туры килгән.
- Әлбәттә, эш җиңел бармады, - диде китапны әзерләү эшләренә җитәкчелек иткән Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, аны тәкъдим итү чарасында. - Ул елларда фотога төшерүчеләр дә аз булгандыр, булганнарын барлаучылар да. Фотоматериалларны бөртекләп диярлек җыйдык. Минем яктан тыйнаклык булмаса да, әйтеп китим әле: бу китапның әһәмияте яңартылган Кама буе һәм гаилә паркыннан ким түгел. Ул шәһәребезнең киләчәк буыннарына бәясе булмаган бүләк.
Китапны чыгаруда катнашучылар арасыннан ул муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәхимә Гайниеваны аерым билгеләп узды. Долотказина әйтүенчә, ул китапка иң күп өлеш керткән кеше. Аңа төгәллек һәм пөхтәлек сыйфатлары хас. Ул һәр санга, цифрга, фактка җаваплы килеп, һәр язманы кат-кат тикшергән.
- Без шәһәрнең алтмышка якын предприятие-оешмалары белән эшләдек, алардан
алынган мәгълүматларны тикшерергә, баетырга туры килде, - ди Рәхимә Гайниева. - Шулай ук шәһәр архивы белән дә тыгыз элемтәдә тордык. Депутатлар белән уздырылган барлык сессияләрнең һәм Башкарма комитет утырышларының беркетмәләрен укып чыктык. Чөнки аларда шәһәр тормышы эзлекле чагылдырылган.
Китапның редакторы Роберт Талипов та Түбән Кама энциклопедиясен чыгару барышындагы истәлекләре белән уртаклашты.
- Күп кенә кешеләр истә-лекләре белән уртаклашты, фотографияләр һәм кадерле ядкарь итеп саклаган әйберләр алып килүчеләр булды. Аны кулга алгач: «Монда бит минем дә өлешем бар», - дип искә алырлык «шәһәр архивы» кебек басма барлыкка килде, - ди ул.
Шәһәр тарихы белән бәйле икенче җыентык «Нижнекамск» дип аталган фотолар альбомы. Анда шәһәребезнең профессионал фотографларыныкы гына түгел, һәвәскәрләрнең дә эшләре урын алган.
- Бу альбом, беренче чиратта, шәһәр һәм анда яшәүчеләр турында булуы белән уникаль, - дип сөйләде аны төзү эшенә җитәкчелек иткән Түбән Кама муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов. - Анда яшәешебезнең бөтен өлкәсе чагылыш тапкан. Алардан шатлык, сөю һәм бәхет бөркелә.
Бу китапларны маңгай күзе белән генә түгел, ә күңелең белән укырга һәм карарга кирәк. Алар моңа лаек.
Олег ЛУКШИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: