Туган як

Гармун моңы

Шундый кешеләр бар, алар тормышта бар яктан да үрнәк, шул ук вакытта талантлы да. Шундый кешеләрнең берсе - минем күптәнге танышым, дустым Никифор Тукмачев. Аның талантлары күп. Бик матур, эчтәлекле шигырьләр иҗат итә. Аның сүзләренә композиторлар көйләр яза, аларны җырчыларыбыз башкара. Ши-гырьләре «җырлый», чөнки ул үзе дә бик матур итеп...

Шундый кешеләр бар, алар тормышта бар яктан да үрнәк, шул ук вакытта талантлы да.
Шундый кешеләрнең берсе - минем күптәнге танышым, дустым Никифор Тукмачев. Аның талантлары күп. Бик матур, эчтәлекле шигырьләр иҗат итә. Аның сүзләренә композиторлар көйләр яза, аларны җырчыларыбыз башкара. Ши-гырьләре «җырлый», чөнки ул үзе дә бик матур итеп гармунда уйный һәм җырлый да.
Шигырь дә яз, гармун да уйна, җырлама да, ди! Һәвәскәр гармунчыларның җырлавы да бөтенләй үзгә шул: гади, әмма күңелгә якын. Игътибар иткәнегез бар микән: алар күз карашын бер ноктага төбәп, салмак кына җырлыйлар. Мондый мизгелләрдә гармун да моңлана, аны уйнаучы һәм тыңлаучы да. Дөнья мәшәкатьләре онытыла. Күз алдына әти-әни, туганнар, еракта калган яшьлек еллары, томан артындагы авыл, тау башындагы урман килеп баса. Менә-менә елап җибәрәм дигәндә генә, Никифор такмакларга күчә. Иелгән башлар күтәрелә, авызлар ерыла... Менә шундый моңлы да, шаян да була белә ул. Хәер, гармунчылар өчен бу гадәти сыйфаттыр.
Мин, гомумән, гармунда башкарылган көй-җырларны тыңларга яратам. Чөнки без клубларда, кичәләрдә, сабан туйларында гармун тыңлап үскән буын. Безне армия сафларына да гармун уйнап озаттылар. Әйе, безнең яшьлектә авылда гармунчылар шактый иде. Аларның исемнәре дә, гармунда уйнаулары да күңел түрендә саклана.
Күрше абзый ул гармунчылар турында: «Шыңгыр-шыңгыр, туллинтуллин гармун тартучылар», - дисә дә, алар арасында, Никифор кебек, осталар бар иде. Әйтик, классташым Нәфис. Аның уйнавы да, гармунының моңы да бөтенләй үзгә иде кебек. Безнең чор балаларына тормыш ачысын бик иртә татырга туры килде. Нәфискә аеруча: сеңлесе белән ятим калып, әбиләрендә яшәделәр. Нәфис яраткан кызы белән дә кавыша алмады. Бәлки шуңа да моңлы кеше булгандыр. Миңа калса, йөрәгендәге сагыш-моңнары, бармаклары аша гармун телләренә күчә дә, күкрәк читлегенә сыеша алмыйча, тышка бәреп чыга.
Авылыбызның тагын бер оста гармунчысы - Әсгать абзый. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр, ләкин ул уйнаганда йөрәк тә тибүдән туктап тора иде кебек. Хәер, ул кичке якта гармун уйнап урамнан үткәндә, капка төбендә утыручы әби-апалар да:
- И, бу Әсгатьнең гармуны йөрәкләрне әрнетә, бәгырьне телгәли, - дип, яулык очы белән күзләрен сөртеп куялар иде. Бу әби-апалар күпме авырлыклар кичергәннәр, күпме кайгылар күргәннәр: сугышта әтиләрен, ирләрен, балаларын, туганнарын югалтканнар.
Бер җәйне Әсгать абзый Бөгелмә шәһәренә туганнарына кунакка барган. Ул елларда яшьләр кичләрен «пятачок»ларга җыелып җырлап-биеп күңел ача иде. Әсгать абзыйның егет чагы, ул, гармун уйнап, «пятачок»ка килгән. Башта яшьләр аптырап калган. Кем бу? Каян килгән? Рөхсәт тә сорамыйча, гармун уйный! Тик бераздан аның оста гармунчы булуын күреп, шаккатканнар, имеш. Хәтта баянда уйнаучылар да, баяннарын куеп, Әсгать абзыйның гармунда уйнаганын тыңлаган, дип сөйләделәр. Кыскасы, атна-ун көн Әсгат абзый Бөгелмә шәһәрендәге «пятачок»ларны «тоткан». Кайсы «пятачок»ка барып керсә дә, аны җылы каршы алганнар.
Әсгать абзый белән булган бу вакыйгалар чынбарлыкка туры киләдерме - әйтә алмыйм, тик шунсы хак: әле хәзер дә Әсгать абзыйны яхшы белгән авылдашлар, аның турында сүз чыкса:
- Җәмәгать, сез аны Әсгать кенә димәгез, заманында ул бөтен Бөгелмә шәһәренең «пятачок»ларын тоткан бик оста гармунчы иде, - дип, горурланып искә алалар.
Никифор Тукмачев гармунда уйнаганда, ни өчендер, безнең чор кешеләренең күпләренә таныш булган шагыйрь Фатыйх Кәрим шигыре искә төшә:
Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары.
Көмеш кыңгырауларының,
Моңсу яңгыраулары.
Әллә нишләтә күңелне
Үксеп елыйсы килә...
Миңа калса, ул бу юлларны Никифор Тукмачев, классташым Нәфис, авылдашым Әсгать абзый кебек гармунчыларны тыңлагач, язгандыр. Ә бәлки, чыннан да шулай булгандыр...
Илдус Гобәйдуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: