Туган як

Гараж тоту бик кыйммәткә төшә

Элекке иске мунча артындагы гаражлар кооперативындагы гаражыма 1975 елның июнь аенда Йошкар-Оладан квартирыбызны, бакча һәм гаражны алыштырып кайткач, беренче мәртәбә аяк баскан идем. Йошкар-Олада гаражларга техника куючыларның «кардәшлеге» тел-милләт, төс-кыяфәткә бәйсез рәвештә, машиналарының маркасы белән йөри иде: «Москвич»лылар бергә, «матай»лылар аерым, «Жигули»лылар үзләре, бер-берсенә ярдәм итәләр, запчастьлар биреп торалар. «Иптәшләрчә...

Элекке иске мунча артындагы гаражлар кооперативындагы гаражыма 1975 елның июнь аенда Йошкар-Оладан квартирыбызны, бакча һәм гаражны алыштырып кайткач, беренче мәртәбә аяк баскан идем.

Йошкар-Олада гаражларга техника куючыларның «кардәшлеге» тел-милләт, төс-кыяфәткә бәйсез рәвештә, машиналарының маркасы белән йөри иде: «Москвич»лылар бергә, «матай»лылар аерым, «Жигули»лылар үзләре, бер-берсенә ярдәм итәләр, запчастьлар биреп торалар. «Иптәшләрчә очрашулар» да гаражларда үтә, монда хезмәттәшләре дә, милиция дә, хатыннары да юк, ныграк «арыса», күрше гараждагы иптәше машинада өенә илтеп куя. Хөррият!
Биредә гаражыма килеп, эш киемнәреннән иске хуҗадан калган чүп-чарны чистартырга булдым. Бер гараж алдындагы «Москвич» машинасы янында татарча сөйләшә-сөйләшә эшләүче кешеләрдән көрәк сорап торган идем, гаражларын ябып, «юлыңда бул», диделәр. Монысы инде туган ягым «сәламе». Дөрес, бер-ике айдан «условник дип белгән идем сезне» дип, гафу үтенде ул гараж хуҗасы... үзе домкрат сорап кергәч.
Хәер, ул елларда транспортта эш киеменнән йөрү, кибеттән алган аракысын урам буйлап болгап кайту һ.б. гадәти күренеш иде. Хәзер алар юк, Аллага шөкер, «условник» сүзе дә онытылып бара.
Ә шулай да ул елларда эше, торыр урыны, машинасы, гаражы, бакчасы булган кешеләрнең куанычлары да, киләчәккә ышанычлары да бар иде, ә тора-бара хәлләр үзгәрде.
Туксанынчы елларда балалар бакчаларына, мәктәпләргә, дәваханәләргә һәм гаражларга да «малай, акча давай» принцибын алга куйган аңлаешсыз базар мөнәсәбәтеме, кыргый капитализммы килеп керде. Гаражлар өчен түләү елдан-ел арта башлады. Шул чорда иске машинамны саткач, яңасын алганчы дип, гаражымны арендага биргән идем, икенче айны налог инспекциясе салым түләргә хәбәр җибәрде. Җитмәсә, гараж ишеген кемнәрдер ваткан. Гараж өчен салым түләү белән ишек биген ныгыту аренда хакыннан артканлыктан, арендаторларны чыгардым, чүпләре генә өелеп калды. Бүген гаражлары була торып та, машиналарын йорт ишегалларында төнгелеккә калдыручылар күп. «Машинаны гараждан урласалар да, җавап бирүче юк ич», дип аңлата «крутой» машиналылар.
Гараж өчен түләргә баргач, анда взнос китерә килгән «крутой»ларны күрмәдем, күбесе пенсионерлар иде. Алар взносларның төрле кооперативларда төрлечә булуын, кайберләрендә быел шактый ук кимегәнен, кайсысындадыр артканын сөйләделәр. Безнең кооперативта 2010 елда - 2580 сум, 2011 елда - 3200 сум, ә быел 3600 сум булды.
Җир өчен түләнгән акча ай саен шәһәр бюджетына күчерелеп бара, вакытында түләнмәсә, килешүдә күрсәтелгәнчә, өстәмә (пеня) «йөгертәләр». Үз вакытында түләүчеләрнең җир өчен акчасы кимрәк китә.
Гараж кооперативлары җитәкчесе Илһам Булатовтан белешүемчә, шәһәребездә гаражлар кооперативлары - 45ләп, шуларның 5есе - тимер гаражларныкы. 2012 елда взнослар уртача 3000-3300 сум тәшкил итә икән (кайберләрендә күбрәк тә). Взнослар ел саен 100-200 сумга арта бара.
Гаражлар өчен түләүнең ел саен артуын электр энергиясе хакы күтәрелүгә, чүп чыгару, кышын кардан чистарту машиналарына китә торган ягулык-майлау бәяләренең үсүенә бәйле икәнен аңлатты кооператив җитәкчесе. Гаражларда чүп-чарны вакытында җыештыру, тәртиптә тоту өчен каравылчылар да кирәк, ә аларга аена 5 меңнән дә ким түләнми.
«Үз гаражларын чистартып, калдык-постыкны кооператив биләмәсендә ташлап калдыручылар да җитәрлек. Мәсәлән, узган елда эколог-лар кооперативтагы кемдер ташлап калдырган 2 покрышка һәм бер өем кәгазь өчен 100 мең сум штраф түләттеләр. Бер сыер бөтен көтүне пычраткан кебек, бер-ике бәндәнең сансызлыгы бөтен кооператив кесәсенә суга. Мондый хәлләр взнос хакын киметми шул», - диде И.Булатов.
Өметсез - шайтан гына диләр, без шайтаннар түгел бит, бер заман электр энергиясе, ягулык бәяләре тотрыкланып; тирә-юньне, янгын куркынычсызлыгын һ.б. тикшерү оешмалары меңәрләгән сум штраф «кысуны» туктатырлар, дип өметләник. Һәм хөкүмәтнең пенсия акчасын тиенләп арттыруын эшмәкәрләребез бәяләрне йөзәр-меңәр сумга күтәрү өчен сигнал дип кабул итүдән арынсыннар иде инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: