Туган як

Галәмне өйрәнүдә аның да өлеше бар

Телевизордан карар нәрсә тапмыйча, пульт белән уйнап утырган вакытта, телефон шалтырады. Рәмзил абый Вәлиев икән. Дулкынлануы тавышына чыккан: - Син, Айдар, безнең авылда туып, үскән СССР Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать абый Вәлиев турында ишеткәнен бармы? - диде ул. - Юк. Кайдан алдың андый мәгълүматны? - Әле генә минем янда Нур-мѳхәммәтов...

Телевизордан карар нәрсә тапмыйча, пульт белән уйнап утырган вакытта, телефон шалтырады.
Рәмзил абый Вәлиев икән. Дулкынлануы тавышына чыккан:
- Син, Айдар, безнең авылда туып, үскән СССР Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать абый Вәлиев турында ишеткәнен бармы? - диде ул.
- Юк. Кайдан алдың андый мәгълүматны?
- Әле генә минем янда Нур-мѳхәммәтов Рамил абый булып китте, шул сѳйләде. Рәфкать абый сезнең урамдагы Хәбри абыйның энесе икән. Бүгенге кѳндә Уфа шәһәрендә яши. Бу яңалыкны ишетү белән Казанга Разил абыйга шалтыратып әйттем. Ул аның үзен белсә дә зур дәрәжәләре булуын белми икән. Әгәр дә бу хәбәр дѳрес икән, тиз арада аның белән элемтәгә керергә, очрашырга кирәк, дип әйтә Разил абый.
Мин Хәбри абыйларның ѳйләре безнең тирәдә, 5-6 йорт аркылы гына булуын уйлап, мондый шаккатыргыч хәбәрнең чынлыгына бик үк ышанып җитмичә:
- Ә ни ѳчен анын турында бернинди дә мәгълүмат юк, авыл тарихы белән кызыксынган кеше буларак бернәрсә белмим? - дип сорап куйдым.
- Рәфкать абый Вәлиев Уфада космик корабльләр өчен электрон җайланмалар җитештерә торган заводта эшләгән. СССР вакытында андый оешмаларда эшләүчеләрнең дәүләт серен ничек саклаганнарын, үзең беләсең шуңа күрә без аның турында белмибез, - дип сүзен дәвам итте Рәмзил абый.
Шушы әңгәмәдән соң, данлыклы авылдашымның язмышы белән кызыксына башладым. Олы яшьтәге кешеләр Рәфкать Нури улын яхшы белүләре турында искә алдылар. Тик СССР Дәүләт премиясе лауреаты икәнлеген әйтүче табылмады.
Бары тик Нурмѳхәммәтов Рамил абый гына данлыклы авылдашыбыз турында бик күп мәгълүмат бирде. Аның дәрәжәләре турында белмә-вебез бер дә гаҗәп түгел, Рәфкать Вәлиев үтә дә тыйнак кеше икән. Без андый дәрәжәгә ия булсак, авылга кайтып керү белән изүләрне ачып җибәреп, урамнарны аркылы-торкылы урап, минем кемлегемне беләсезме дип, ѳй саен кереп, кычкырып, күкрәк сугып йѳрер идек. Совхоздан берәр коттедж салдырткан булыр идек. Ә без Рәфкать абый турында бүген генә ишеттек», -диде.
Шулай да кем соң ул СССР Дәүләт премиясе лауреаты? Аңа мондый зур исем нинди хезмәтләре ѳчен бирелгән?
Рәфкать Нури улы 1931 елның 15 октябрендә Татарстан АССРның, Ширәмәт районы Ташлык авылында туа.
Туган авылында башлангыч, Шәңгәлчедә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыганда математика, физика фәннәрен үз иткән. Ә кѳндәлек тормышта ул, сугыш чоры баласы буларак, тормышның бѳтен ачысын-тѳчесен татыган, башка балалар шикелле үк колхоз эшендә, йорт тирәсендә дә эшләгән.
Рәфкать 1945 елда Алабуга педагогия кѳллиятенә укырга керергә бара. Ул елны анда 40ар укучыдан торган 4 тѳркем кабул ителә. Сугыштан соңгы бик авыр еллар, ачлык, ялангачлык. Бик күпләр, мондый шартларга чыдый алмыйча, укуны ташлап китәләр, ә кайберәүләр фәннәрне үзләштерә алмый. 1948 елда кѳллиятне тәмамлаган вакытта бары тик 20шәр укучыдан торган 2 тѳркем генә кала. Уку йортын уңышлы тәмамлаган Рәфкать Алабуга укытучылар институтының физика-математика факультетына кабул ителә. 1950-1951 елларда Мамадыш районында мәктәптә физика-математика укытучысы булып эшли.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1954-1956 елларда, Кызыл Чапчак урта мәктәбендә физика-математика укыта. 1956-1962 елларда Казан авиация институтының приборлар тѳзү факультетын тәмамлый. 1962-1992 елларда Уфа авиация приборлары тѳзү заводына (УППО) инженер, инженер-конструктор, конструкторлык бюросы җитәкчесе, баш конструктор ярдәмчесе, баш конструктор булып эшли. Аның җитәкчелегендә Уфа авиация приборлары тѳзү заводында «Восток», «Восход», «Союз» космик корабларына, «Салют», «Мир» орбиталь станцияләренә, «Прогресс» йѳк-транспорт корабларына исәп-хисап җайланмалары җитештерелгән. Заводта ул елларда 18 000 эшче эшләгән.
1981 елда космик эзләнүләр ѳлкәсендәге эшләре ѳчен Рәфкать Нури улы Вәлиевкә СССР Дәүләт премиясе бирәләр. Аны тантаналы рәвештә Мәскәү шәһәрендә тапшыралар. Тантанага Рәфкать үзенең бер туган абыйсы Хәбрине дә чакыра. Ул вакыттагы вакыйгаларны сѳйләгәндә, Хәбри абый бүләкләү чараларында 13 космонавтның катнашуын әйтә торган иде.
Гаиләдә ике малай үстерә, икесе дә - югары белемле. Зурысы Уфа авиация институтын тәмамлый, кечесе Уфа югары вертолет кѳллиятен тәмамлап хәрби очучы булып хезмәт итә. Авариягә эләгеп, армиядән инвалид булып кайта. Икесе дә гаилә корып, берәр кыз үстерәләр.
Рәфкать Вәлиев1993 елда пенсиягә китә. Бүгенге кѳндә Уфа шәһәрендә яши.
Совет чорында Уфа приборлар тѳзү заводында космос һәм авиация ѳчен җиһазлар җитештерелгәнен бик күпләр белгән. Ә чынлыкта, нинди җиһазлар чыкканлыгын бары тик шунда эшләүче белгечләр генә белгән. Үзгәртеп кору елларында, яшеренлек тамгасы алынгач, заводның эшчәнлеге киң җәмәгатьчелеккә билгеле була. 2006 елда Уфа приборлар тѳзү заводы турында китап басылып чыга. Менә шул китапта Вәлиев Рәфкат абыйның истәлекләре дә бирелгән.
- 1962 елның 15 апрелендә мин Казан авиация институтын тәмамлап, заводка килдем. Мине «Ритм», «Гранит» приборлары һәм вакыт исәпләү җайланмасы ѳчен җаваплы итеп куйдылар. Космос җиһазларының сыйфатына таләпләр бик зур иде. Кѳйләүче гаебе белән яраксызга чыгарган деталь ѳчен эшчене шунда ук башка тѳр эшләнмәләр чыгаруга күчергәннәр. Эшчеләрдән алып директорга кадәр эшкә зур җаваплылык белән карады, аларның эшендәге кечкенә генә җитешсезлек тә алда куелган мѳһим максатларны үтәүдә киртә булырга, зур һәлакәтләргә китерергә мѳмкин.
Шушы ук елны РКК «Энергия» СССР Авиация министрлыгына Уфа заводының «Восход» корабларына 3КВ һәм 3КД блокларын җитештерүдә ярдәм итүен үтенеп мѳрәҗәгать итә. Министрлык бик авырлык белән генә ризалыгын бирә, чѳнки завод болай да авиация заказларын кѳчкә җитештереп бара. Каршы килеп тә булмый, космик техника җитештерү ѳлкәсе белән КПСС секретаре Д.Ф. Устинов үзе җитәкчелек итә, җитмәсә, Баш конструктор С.П. Королевка да чиксез вәкаләтләр бирелгән.
Җитештереләсе комплектларга 15 тѳр исемдәге җиһаз керә, башлыча, ѳзеп ялгагыч (коммутация) җиһазлары. Завод тиз арада бу заказны үти, элеккеге зур урынны биләп торган җиһазлар янында, яңалары үзләренең кечкенә формада булуы белән аерылып тора. Беренче комплект пилотсыз эксперементаль «Восход -3КВ» корабында кулланыла.
Дүртенче комплектны 1965 елның 18 мартында космонавтлар Павел Беляев һәм Алексей Леонов идарә иткән «Восход-3КД» корабына урнаштыралар. Корабль Җир шарын икенче тапкыр әйләнгәндә, Алексей Леонов беренче мәртәбә ачык галәмгә чыга.
Алга таба - яңа үрләр, яңа эшләр. Кѳн кадагында галәм дә ике корабны тоташтыру (стыковка) мәсьәләсе килеп туа.
Аның ѳчен исәп машинасы (борт компьютеры) ясарга кирәк. Бу эш яңадан Уфа приборлар заводына йѳкләнә. Барысы да кѳненә 10-12 сә-гать эшли. Ниһаять «Кобра 2» дигән исем алган борт компьюторы ясала. Тик размерлары зур булу сәбәпле, аңардан баш тартырга туры килә. Әмма бу компьютерны ясаучылар ѳчен бик яхшы тәҗрибә була.
1965 елда заводта конструкторлар бюросы тѳзелә. Җитәкчесе итеп Рәфкать Вәлиевне билгелиләр. Ул анда эшләгән вакытта. «Союз» корабы очыш ясый. Әлеге кораб соңыннан ВДНХга тәкъдим ителә, ә Рәфкать Вәлиев ВДНХның бакыр медале белән бүләкләнә.
Галәмдә 220 вольтлы электр көчәнеше юк. Бѳтен исәпләү системасы, борт компьютерлары да 27 В эшләгән. Космонавтлар Уфа заводында эшләнгән электр бритвалары белән кырынган. Аның
бер башы 27 вольттака тоташтырылса, икенчесе тѳкләрне суыра торган махсус җайланмага тоташа.Әлеге электр бритвалар ВДНХ медальләренә лаек була. Уфа приборлар заводының тѳп эшчәнлеген белмәгән кешеләр, анда электр бритвалары эшлиләр дип уйлаганнар, чѳнки кѳнкүрештә без кулланган бик яхшы сыйфатлы «Агыйдел» кырыну приборлары, чыннан да, шунда чыгарылган.
Билгеле булганча, татарлар арасында космонавтлар юк. Әмма, безнең космонавтлар ѳчен борт компьютерлары, коммутация җиһазлары, электр кырынгычлары һәм башка күп тѳрле җайланмалар ѳстендә эшләгән авылдашыбыз Рәфкать Нури улы Вәлиев бар. Менә шушы урында тагын бер авылдашыбыз - җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Разил Вәлиевнең сүзләрен язып китү дѳрес булыр: «Мин еш кына татар теленең абруен күтәрү турында чыгышлар ясыйм. Чыгышлардан соң, күп кенә «акыллы егетләр» миңа сезнең татар телегез белән бакча артыннан ерак китеп булмый, диләр. Шундый чакларда мин аларга мисал итеп, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне, хәзерге президентыбыз Рѳстәм Миннехановны һәм гап-гади татар авылында туып-үскән, авыл мәктәпләрендә белем алган, берничә югары уку йортында укыган, космик эзләнүләр ѳлкәсендәге эшләре ѳчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек булган, бик күп орден-медальлар белән бүләкләнгән Рәфкат ага Вәлиевне китерәм. Яшь буынга менә бит нинди үрнәк. Үз кѳче, үз тырышлыгы, белеме белән нинди дәрәҗәләргә ирешкән. Тырышсаң, татар теле белән дә кеше булып була икән».
15 октябрьдә Рәфкать Нури улы Вәлиевкә 85 яшь тулды. Ташлык халкы исеменнән авылдашыбызны олы юбилее белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез. 21 октябрьдә Ташлык китапханәсе музеенда Рафкать Нури улына багышланган стенд ачылды. «Туган як» газетасы укучыларын чакырабыз.
Илүзә, Айдар ХӘМЗИННӘР

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: