Туган як

“Гаилә” паркында бәйрәм шәһәрчеге ачу тантанасы узды

Парк уртасындагы 16 метрлы “алтын” чыршыда утлар кабынды.

Бәйрәмне Түбән Кама мэры Айдар Метшин ачып җибәрде. Ул барлык кешеләргә дә сәламәтлек теләде. Аннары түбәнкамалылар өчен сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Чыршы шәһәрчегендә актив ял итәр өчен барлык шартлар тудырылган: таулар, лабиринтлар, шугалак һ.б. бар. Шулай ук чаңгылар, тимераяклар, сноубордлар арендага алу мөмкинлеге каралган.

Иртәгә кичке сәгать 6да Нефтехимиклар паркында һәм “Шинник” скверында бәйрәм узачак.

Фото: https://vk.com/tubenkama

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: