Туган як

Гаеплесе табылган

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Түбән Кама җылылык-электр үзәгенә (ТЭЦ) штраф салган.

2019 елның ноябрь аенда Прости авылы кешеләре резина-техник эшләнмәләренең ябылган полигонына кемнеңдер кызгылт-сары төстәге чүп китерүеннән зарланганнар иде. Тикшерү күрсәткәнчә, бу эштә ТЭЦ предприятиесе гаепле икәне ачыкланды. Бу шлакларны чыгаручы «Возрождение» компаниясе аларның табигатькә зыяны бик аз микъдарда булуына дәлилләр китерсә дә, Федераль хезмәт оешманың эшендә закон бозу очракларын тапкан. Нәтиҗәдә, участок начальнигы җаваплылыкка тартылган һәм 30 мең сум штраф түләргә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: