Туган як

Этләрдән курыксаң... урамга чыкма

«Россиядә ике бәла – юллар һәм тилеләр» дияргә яратабыз. Түбән Камада да бәлалар икәү – берсе, һич йөреп китә алмый торган җәмәгать транспорты булса, икенчесе, шулай ук әлегәчә хәл ителмәгән хуҗасыз этләр проблемасы. Күптән түгел бу хакта газетабызда язып та чыккан идек. Ул чагында, хуҗасыз этләргә приют төзеләчәк, дигән хәбәр дә таралгач, ничектер, тынычланып калдык.

Тик менә НТРның милли бүлек хәбәрчесе Рушания Сибатова, эшкә килешли, урам тутырып йөрүче этләр көтүен күреп, аларны видеога төшереп алып килгәч, бу проблеманың әле һаман актуальлеген югалтмаганына тагын бер мәртәбә ышандык. Хәер, проблема хәл ителү генә түгел, киресенчә, соңгы вакытларда этләр тагын да күбәйде шикелле. Без караган әлеге видеода да, чабышып йөрүче этләр кечкенә авылның сарык көтүе кадәр булыр. Ә кадрларның берсендә аларның өерләре белән бер ир-атны чорнап алганнары кү-ренә. Һәм шунда ук күңелдә шундый сорау туды: әгәр бу урында мәктәпкә баручы бала булса!? Ул нишләр иде? Зур гәүдәле андый этләр көтү белән түгел, берсе генә очраса да, куркудан кая керер урын тапмассың.
Хәзер соң яктыра, иртүк эшкә барырга чыкканда әле караңгы була. Түбән Каманың алда әйтеп узган проб-лемаларының берсе – автобус-лар йөрмәгәнлектән, эшкә җәяү, йорт араларыннан ту-рылап йөрүчеләр дә җитәр-лек. Кичен дә шул ук хәл – караңгы төшкәч кенә кайтырга туры килә. Нигә соң, бу этләрнең кешегә ташланганын көтәргә?!
Этләр көтүенең бер урында гына түгел: шәһәрнең Гайнуллин, Гагарин урамнарында, Төзүчеләр бистә-сендә йөрүләре хакында да ишетеп торабыз. Бу хакта интернетның социаль челтәрләрендә дә күп язалар, телефоннан редакциягә шалтыратучылар да байтак.

Төзүчеләр бистәсе кешеләре хәзер, гомумән, көндез дә урамга кулларына таяк тотып чыгалар икән.
Проблема хакында тиешле органнарга хәбәр дә са-лынган. Тик әлегә кадәр бу хуҗасыз этләр мәсьәләсе хакында рәсми җавап юк. Димәк,чишелеш табылмаган, яки аны эзләп тә тормаганнар, дип уйлый кайбер шәһәрдәшләребез.
Хуҗасыз этләрне агуларга, атарга ярамый. Аларны стерильләштерәләр дә кире җибәрәләр. Тик андый процедурадан соң этләр кешегә ташланмый, алар юашлана, дигән сүз түгел бит әле. Аннан соң, хуҗасыз этләрне тотып алып, үрчемәслек итсәләр дә, аларның көннән-көн күбәя баруы да гаҗәпләндерә. Бәлки бу ысул дөрес түгелдер?!
Белеп торам, хайваннарны яклаучы кайберәүләр, хуҗасыз этләргә каршы кискенрәк ысуллар кулланырга кирәк, дип әйтергә җыенам, дип уйлаулары бар. Тик алар бик нык ялгыша. Мин дә, эт-мәчеләрне яратам. Күңелемдә аларга карата бернинди начарлык та юк. Тик урамда бернәрсәдән курыкмыйча уйнаудан мәхрүм ителгән балалар да кызганыч бит.

Этләрне тоту, стерильләштерү өчен каралган акчаны приют салырга файда-ланыргадыр, бәлки? Хуҗасыз этләрдән котылуның юлы шул приют ачу һәм эт асрау-чыларның хайваннарын исәпкә алу, дип уйлыйм.

Мин әле күптән түгел халык саны алуда катнаштым һәм квартирлар буйлап йөргәндә, ышанасызмы, этле квартирлар шактый күп булуына шаккаттым. «Бишкә – бер» туры киләдер, мөгаен. Алар арасында такса кебек кечкенә этләр дә, агрессив, сугышчан нәселлеләре дә бар... Озакламый салкын кышларга аяк басабыз. Этләргә ачлык һәм салкыннар яный. Хуҗасыз песиләрне туендыручы түбәнкамалыларның этләрне дә ашату җаен табачакларына ышанам. Ә яз җитүгә, табигать белән бергә эт-мәчеләр дә уяна, активлаша, аларның «туй» вакыты җитә һәм хайваннар агрессив була башлый. Шуңа күрә бу проблема мөмкин кадәр тизрәк хәл ителсә яхшы булыр иде. Бу бер минем фикер генә түгел, шәһәрдәшләр әнә шундый теләктә.
Р.S. Бу материал басы-лырга аз гына вакыт калгач, районның авыл җирлекләрендә, Кама Аланында һәм Түбән Камада якын көннәрдә хуҗасыз этләрне аулау һәм приютка урнаштыру өчен җаваплы оешма билгеләнде дигән хәбәр килеп иреште. Шуңа күрә якын көннәрдә эт асраучылар үз этләрен муенчаксыз урамга чыгармый торсыннар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: